16+

Универсиада көннәрендә «Спорт фильмнары марафоны» көтелә

Быел Казанда Универсиада гына түгел, «Спорт фильмнары марафоны» да узачак. Сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт темаларын яктырткан фильмнарны Универсиада барган көннәрдә «Мир» кинотеатрында күрсәтәчәкләр.

Бу хакта «Халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» фестиваленең PR-менеджеры Альбина Нәфигова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде. Спорт темасына күрсәтеләчәк төрле жанрдагы һәм төрле форматтагы фильмнар республика халкына һәм кунакларга үзенчәлекле бүләк булырга тиеш. «Татаркино» ДУ директоры Владимир Батраков, кунакларга болардан тыш Татарстан һәм Казан турындагы фильмнар да күрсәтеләчәк, дип белдерде. Кешеләр, аларны карагач, Казанда нәрсәләрне күрми китү мөмкин түгеллеген аңларга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading