16+

Вакыт, артка!

«Кышкы» вакыттан баш тарту аркасында, без кыш буе йокыбыз туймаудан зарландык, иртәнге караңгыда күзләребезне дә ача алмыйча, йокылы-уяулы килеш эшкә чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Анда баргач та көне буе үзебездә сүлпәнлек, арыганлык сиздек. Шул рәвешле, халыкның күпчелеге, шул исәптән белгечләр дә сәгать укларын артка күчермәүнең дөрес булмавы турында сөйли башлады....

Вакыт, артка!

«Кышкы» вакыттан баш тарту аркасында, без кыш буе йокыбыз туймаудан зарландык, иртәнге караңгыда күзләребезне дә ача алмыйча, йокылы-уяулы килеш эшкә чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Анда баргач та көне буе үзебездә сүлпәнлек, арыганлык сиздек. Шул рәвешле, халыкның күпчелеге, шул исәптән белгечләр дә сәгать укларын артка күчермәүнең дөрес булмавы турында сөйли башлады....

«Кышкы» вакыттан баш тарту аркасында, без кыш буе йокыбыз туймаудан зарландык, иртәнге караңгыда күзләребезне дә ача алмыйча, йокылы-уяулы килеш эшкә чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Анда баргач та көне буе үзебездә сүлпәнлек, арыганлык сиздек. Шул рәвешле, халыкның күпчелеге, шул исәптән белгечләр дә сәгать укларын артка күчермәүнең дөрес булмавы турында сөйли башлады. Чынлап торып караганда, сәгать укларын күчермәүгә карата ризасызлык бөтенләй үк нигезсез дә түгел.
СССР вакытында, электр энергиясен янга калдыру максатыннан, сәгать укларын күчереп «уйнау», белгечләр әйтүенчә, әллә ни отышлы алым да булмаган. Имештер, ул илдә җитештерелә торган энергиянең 0,5 процентын гына тәшкил итә. Исегездә булса, «Декрет вакыты» нигезендә Кояштан бер сәгатькә алдан бара башласак, 1981 елда исә «җәйге» вакыт та барлыкка килеп, аерма ике сәгатькә җитте. Узган елның көзеннән бу аерма кышкы чорда да сакланып калды.
Россия медицина фәннәре академиясе галимнәре сәгать пояслары вакытыннан ике сәгатькә алда бару эшкә һәм укуга сәләтлелекне 10 процентка киметә дигән фикердә тора. Моңа бәйле рәвештә, тулаем эчке продуктның югалтулары 300-600 млрд сумга кадәр җиткән.
Россия сомнологлар җәмгыяте җитәкчесе Владимир Ковальзон да сәгать укларын артка күчерү ягында. Аның әйтүенчә, гел-гел йокы туймау, хроник арыганлык аркасында, төрле авырулар барлыкка килергә, хәтта инвалидлыкка һәм вакытыннан алда үлүгә кадәр җиткерергә мөмкин икән. Боларга өстәп, кешенең иммун, нерв һәм эндокрин системасы да тиз «туза». Бу кышкы чорда юл һәлакәтләре, арыганлык һәм стрессларны бетерү өчен наркотикка, тәмәкегә һәм исерткеч эчемлекләргә тартылу күренеше арту да шуның турыда сөйли. Балаларның психик сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә, алар арасында агрессивлык, укырга теләмәү арткан. Шуңа да сомнолог-белгечләр сәгать укларын ике сәгатькә артка күчерүне сорый.
Халыкның сәгать укларын күчерү-күчермәү турындагы фикеренә килгәндә, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, россиялеләрнең 26 проценты көз көне сәгать укларын артка күчермәүгә ризасызлык белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading