16+

Вазада чәчәкләр, йөзләрдә елмаю...

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне икәне йокыдан торышка ук сизелә инде, әйеме? Вазада лалә һәм розалар, мәхәббәт сүзләре язылган открыткалар, кыштыр-мыштыр әзерләнгән бүләкләрнең чишелеп, елмаю булып йөзгә ягылулары... Рәхәт! Хатын-кыз, гүзәл зат, көчсез булуга ни җитә? Әле шулар янәшәсендә: «Әнием, мин сине яратам», - дип, песи баласы кебек куенга...

Вазада чәчәкләр, йөзләрдә елмаю...

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне икәне йокыдан торышка ук сизелә инде, әйеме? Вазада лалә һәм розалар, мәхәббәт сүзләре язылган открыткалар, кыштыр-мыштыр әзерләнгән бүләкләрнең чишелеп, елмаю булып йөзгә ягылулары... Рәхәт! Хатын-кыз, гүзәл зат, көчсез булуга ни җитә? Әле шулар янәшәсендә: «Әнием, мин сине яратам», - дип, песи баласы кебек куенга...

Ялтыравык журналлардагы, ыспай хатын-кыз сурәтләре, аларның кадер-хөрмәттә яшәүләре турында ассызыклап язулары сәбәпче, күрәсең, хәзер 8 Март ир-аттан бүләк өмет иткән хатын-кызлар бәйрәменә әверелә бара төсле. Ә аның иң элгәре әниләр, кадерле дәүәниләр-әбиләр бәйрәме булуының төсе уңа башлады. Мәктәптә укыганда ук качып-посып әниләргә-әбиләргә үзебез чәчәкләр, открыткалар ясый идек бит. Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке - ана булуда, дип язган Такташ сүзләрен генә искә алыйк. Башта кадерлеләребез - әниләрне, әбиләрне зурлау бик кирәк! 8 Март иң элгәре алар бәйрәме.
Ә Туфан абый Миңнуллин әйтмешли, янда әниең булганда, ата каз чепуха ул! Ничә яшьтә, кем генә булуыбызга карамастан, алар исән вакытта без әле һаман бала, һаман кечкенә. Катлы-катлы уйлар чоңгылыннан да аларның киңәшеннән башка чыгам димә, сайлау алдында калганда да аларның фатихасы кирәк, бала тәрбияләгәндә дә - алар сүзе закон. Әле ярый әниләребез, әбиләребез исән-сау, әле ярый алар бар, дип сөеник.
Бәйрәм белән сезне, кадерлеләребез! Гел яшь, матур, сәламәт, кадерле булып калыгыз. 8 Мартта гына түгел, Ходайның һәр бирмеш көнендә бала-оныкларыгыз игелеген тоеп яшәргә язсын Сезгә! Бу көнне балаларыгыздан игътибар, наз тоярга, түгәрәк табын артында утырырга насыйп булсын. Ә оныклары-оныкчыклары булган дәү әниләр, әбиләр өчен бу көнне капка келәсе шалтырап, өйгә шау-гөр килеп балалар көлүе, шатлыклы күрешү бәхете йөгереп керсен иде.
Актаныш районының Яңа Әлем авылындагы кадерле әбекәем Фатыйма Сәрвәрова өчен дә шундый көн булырдыр, Алла боерса. Кайтабыз, әбекәем, чәеңне яңарттыңмы?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading