16+

«ВИЧлы кешеләрнең дә үз хокуклары бар»

Татарстан, ВИЧ-инфекция таралу буенча, Россиядә 25 нче урында торса, Идел буе федераль округында ул 8 нче баскычта. Бүгенге көндә республикада ВИЧ-инфекциясе йоктыручыларның саны 14759га җитә (әмма бу әле рәсми саннар гына). Күрсәткечләрнең елдан-ел начарая баруы бик аяныч. Мәсәлән, узган елның бу вакытында 712 кешенең авыру йоктырганы билгеле булса, быел бу...

Җәмгыятьтә ВИЧлы кешеләрдән курку, аларга сагаеп карау да бар. Авыруларның хокукларын бозу очраклары да юк түгел. Бүгенге көндә ВИЧ авырулы кешеләр күптөрле проблемаларга юлыга. Бу үз хокукларыңны яклау өлкәсендә дә, тиешенчә дәваланырга барлык мөмкинлекләрне булдырмауда да күренә. Шушы мәсьәләләрне хәл итәр өчен, Татарстанда «ВИЧлы кешеләрнең дә хокуклары бар» дип аталган яңа проект эшли башлаячак. Ул үз эшен август аенда ук башлар дип көтелә. Проектны Казанның «Светлана Изамбаева» исемендәге хәйрия фонды белән Санкт-Петербургның «Позитив дулкын» социаль ярдәм күрсәтү һәм сәламәтлек саклау фонды, Калининградның «Юла» оешмасы берлектә оештыра. Проектны Европа берлеге финанслый. Бу турыда «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта хәбәр иттеләр.
Проектның төп максаты - ВИЧлы кешеләрне үз хокукларын якларга һәм моннан курыкмаска өйрәтү. Моның өчен хокукый портал да булдырылачак, ягъни консультацияләр интернеттан онлайн режимда алып барылачак, аннан соң укулар да оештырылырга тиеш. Шулай ук авыруларның хокукларын бозу турында да мәгълүматлар җыелачак. Ә Казан хокук саклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов әйтүе буенча, андыйлар бар. Бу бигрәк тә ВИЧлыларга медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә очрый.
Яңа проект Россиянең тагын берничә төбәгендә тормышка ашырылачак. «ВИЧлы кешеләрнең дә хокуклары бар» проекты 2014 елның көзендә тәмамланачак, диделәр очрашуда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading