16+

Вильямс Әхмәдуллин: «Сызгырыр алдыннан пәрәмәч ашыйм» (ВИДЕО)

Казанда яшәүче елга флоты ветераны Вильямс Әхмәдуллин - Татарстанда сызгыру осталыгын сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәргән бердәнбер кеше. Ничә еллар инде Татар дәүләт филармониясе, Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында, Камал театрында чыгышлар ясый ул. Аның кабатланмас сандугачтай сайравын чит төбәкләрдә дә беләләр. Татар эстрадасында да, уенын‑чынын бергә кушып, Татарстанның халык сызгыручысы...

Вильямс Әхмәдуллин: «Сызгырыр алдыннан пәрәмәч ашыйм» (ВИДЕО)

Казанда яшәүче елга флоты ветераны Вильямс Әхмәдуллин - Татарстанда сызгыру осталыгын сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәргән бердәнбер кеше. Ничә еллар инде Татар дәүләт филармониясе, Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында, Камал театрында чыгышлар ясый ул. Аның кабатланмас сандугачтай сайравын чит төбәкләрдә дә беләләр. Татар эстрадасында да, уенын‑чынын бергә кушып, Татарстанның халык сызгыручысы...

Казанда яшәүче елга флоты ветераны Вильямс Әхмәдуллин - Татарстанда сызгыру осталыгын сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәргән бердәнбер кеше. Ничә еллар инде Татар дәүләт филармониясе, Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында, Камал театрында чыгышлар ясый ул. Аның кабатланмас сандугачтай сайравын чит төбәкләрдә дә беләләр. Татар эстрадасында да, уенын‑чынын бергә кушып, Татарстанның халык сызгыручысы диләр аның турында. Шунысы да бар, бары майлы пәрәмәч ашагач кына, матур сызгырып була, ди Вильямс абый. Ирен, сулыш юллары «майлангач», һава алу җайлырак икән.
Җырлап узган балачак
Кечкенәдән балаларга, сызгырырга ярамый, акча керми, ут чыга, дип кисәтергә ияләнгән татар халкы. Ә Вильямс абыйны тыючы булмый. 5 яшеннән бирле сызгыра ул.
- Бу ышану гына. Ул хәрам акчалары булган кешеләр куркып әйткән сүздер, мөгаен. Киресенчә, моңлы, матур итеп сызгырсаң, акча эшләп тә була, ди Вильямс абый. Гомеренең күп өлеше Казанда узса да, үзен Арчаныкы дип саный ул. Чөнки балачагы үги әтисенең туган ягы Арча районының Иске Ашыт авылында узган. Нәкъ менә шул якларда кошлар сайравын, чишмәләр челтерәвен барлык нечкәлекләренә кадәр отып калган ул. Язмыш сынавыдыр, малайга 3 яшь тирәсендә әтисе әнисе белән аерым яши башлый, Вильямс үги әтисе белән үсә. Вил (әңгәмәдәшем исемен шулай кыскартып әйтә) мәктәпкә укырга кергәнче, гаилә Казанга күченеп килә. Дальнее Устье - елгачылар бистәсендә яши башлыйлар. Үги әтисе шундагы агач клубның мөдире була. Шуңа да Вил күп вакытын клубта уздыра. Сызгыра торгач, көйләр чыгара башлый, ишеткән җырларын сызгыруга күчерә. Аның талантын тирә-юньдәгеләр дә сизеп ала. Малайны концертларга чакыра башлыйлар. Сүз уңаеннан, әңгәмәдәшемнең яңгырашлы исеме белән кызыксынам.
- Мине ни өчен Вильямс дип кушканнарын үзем дә белмим, апам да Альянора. Абыем да Альянс булган минем. Кызык инде, - ди.
Мәдәни чараларда Вильямс абый моңлы итеп җырлый да. Бу сәләт аңа әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Нурикамал апа телгә оста хатын булган, бик матур итеп, сузып җырлаган.
1958 елларда Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, Дальнее Устье бистәсе су астында кала. Вильямс абыйлар гаиләсе дә Казан үзәгенә күченә. Малай яңа мәктәптә дә җыр түгәрәгенә йөри башлый. Уен коралларында уйнарга өйрәнә.
Ике рәтле гармун - тугры дустым
Урта мәктәпне тәмамлагач, елга техникумына укырга керә. Яшь белгечләрне уку вакытында практикага җибәрәләр. Вильямс дусты белән Себергә Иртыш якларына юл тота. Кая гына барсалар да, ике рәтле гармунын үзеннән калдырмый ул. Елга ярында урнашкан татар авыллары янына причалга килеп туктагач, еш кына шул гармунны сузып җырлый яшь егетләр, чыгышларын тыңларга бөтен Себер татары җыела торган була.Ул яшел гармун әле хәзер дә Вильямс абыйда саклана. Ябык, тыйнак кына егет ерак сәяхәтләрдән көч җыеп, матурланып, буйга үсеп кайта. Белемен тирәнәйтү өчен, Горький исемендәге Су транспорты институтына укырга керә. Анда инженер-механик белгечлеген үзләштерә. Җиде еллап елга флотында эшләгәч, корабльләрне бер читкә куеп, фәнгә бирелә. Химия белән кызыксына башлый. Икенче югары белем ала. Каучуктан төрле элементлар җитештерү белән шөгыльләнә, хәзер дә әле нефтьчеләр мөрәҗәгать итәләр икән аңа, кирәкле теләсә нинди полимер запчастьны тиз арада эшләп бирә тәҗрибәле инженер. Аны үзенчәлекле идеяләре, тырыш хезмәте өчен үз вакытында СССРның ВДНХ медале белән дә бүләклиләр.
Зур сәхнәгә Вильямс абый көтмәгәндә килә. Киров мәдәният йортына җыр түгәрәгенә йөргәндә, искиткеч оста педагог, Татарстанның атказанган артисты Люция Хәсәнова белән таныша. Ул Вильямс абыйга дөрес тавыш куярга өйрәтә. Сызгырганын белеп, бу өлкәдә иҗат итү мөмкинлекләре ача. Әңгәмәдәшем Татарстанның халык инструментлары дәүләт оркестры дирижеры профессор Анатолий Шутиков белән киңәшләшә дә Алябьев, Моцарт, Штраус, Глинка репертуарындагы көйләрне сандугач теле белән җырлый башлый. Күп тә үтми, аңа тынлы оркестр да кушыла. Нәтиҗәдә, тиңе булмаган үзенчәлекле концерт номерлары туа башлый. Бу чыгышларны карарга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә килә торган булган. Аның сызгыру элементларын кертеп, республикада берничә фильм да төшергәннәр. Режиссер Зөлфия Асадуллина да дәүләт телевидениесе өчен Вильямс абый катнашында роликлар әзерләгән булган. Әңгәмәдәшем ветераннар арасында үткәрелгән «Балкыш» республика бәйгесе лауреаты да.
Түгәрәк кирәк
Сөйләшкәндә дә сызгырып җибәрә Вильямс абый. Аның кесә телефонына шалтыратсаң да, үзе башкаруындагы «җыр» яңгырый. Ярты сәгать бертуктамый сызгыра алам, ди Вильямс абый. Моны ничек булдыра алганы үзе өчен дә сер.
- Бөтен кеше дә сызгырырга өйрәнә аламы? - дим.
- Сызгыру ул иренне очландырып, һава өрү генә түгел. Бу - тулы бер сәнгать, осталык, бәлки сәләттер дә. Еш кына миңа, синең кебек берәү дә сызгыра алмый, диләр. Бормаландырып, көйне тибрәтеп, русча әйткәндә, трель белән үзем дә тәҗрибә туплагач кына сызгырырга өйрәндем. Шулай да тикшереп карыйсым килә әле, сызгыра белүчеләр бармы икән, үземнән соң дәвамчылар калдырасым килә, шуңа да хәзер берәр мәктәптә сызгыру түгәрәге ачарга йөрим. Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына мөрәҗәгать итеп караган идем, игътибарсыз калдырдылар. Ә минемчә, бу жанрны күтәрергә кирәк. Бу бит сәнгать төре. Урамда трай тибеп, кычкырып сызгырып йөрү турында бармый бит сүз. Мәктәпләргә чыгыш ясарга баргач, укучылар алкышлап туя алмыйлар. Бу түгәрәккә кызыксынып йөрерләр иде, укучыларны классик музыкага тартуның бер юлы булыр иде бу, - ди.
Хәзер ул сызгыру методикасын эшләү белән мәшгуль. Ничек дөрес сулыш алырга, телне ничек куярга, иренне нишләтергә һәм башкалар. Музыкаль белеме булмаган артист өчен болар барысы да үзенә кызык. Вильямс абый 68 яшендә булса да, дәрте ташып тора, аны чыгыш ясарга, тәҗрибә уртаклашырга Германиягә дә чакыралар икән. Тик ул: «Бар белгәнемне, беренче чиратта, Татарстанда өйрәтеп калдырасым килә», - ди.
Сызгыруга килсәк, безнең илдә моңа әллә ни игътибар бирүче булмаса да, чит илдә, әйтик, Парижда консерваториядә сызгырырга өйрәтә торган махсус курслар бар, Америкада, мәсәлән, сызгыручылар ансамбле оешкан. Гомумән, Европа илләрендә сызгыручылар популяр. Бездә дә әлеге жанр буенча бәйгеләр, фестивальләр үткәрергә хыяллана Вильямс Әхмәдуллин.
Вил яшьлегемә алып кайта
Вильямс абыйның тормыш иптәше Валентина ханым - Вахитов районының 14 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы. 20 елдан бирле мәгариф системасында ул. Валентина ханым да иҗат кешесе. Хорда җырлап йөргән, шулай ук сызгыра да ала. Җыр, музыка очраштырган да аны Вил абый белән. Валентина ханым милләте буенча рус булса да, татарларны бик хөрмәт итә. Кечкенәдән катнаш гаиләдә, татарлар арасында үскәнгәме икән? Татарның киләчәге өчен дә борчыла. Рус мәктәпләрендә татар телен укыту өчен дәреслекләрнең җитәрлек булмавы кызганыч, ди. Үзе татарча бер акцентсыз сөйләшә.
Вильямс абый белән алар сызгырып аралашалар, бер-берсен әнә шулай сүзсез аңлыйлар. Кибеттә югалышсак та, сызгырып табышабыз, диләр.
- Ирегезнең сызгыруы комачауламыймы соң? - дим.
- Юк. Иртән сызгырып җибәрә ул. Мине яшьлегемә алып кайта. Ул бит ретро җырлар башкара. 1960 еллар күз алдыма килеп баса. Хәтта кайчакта баш авыртуы да бетеп китә аны ишеткәч, - ди Валентина апа.
Элекке тасмалардан Вильямс абый белән Валентина ханымның чыгышларын карап утырабыз. Әнә Польшада төшерелгән клип. Хатыны җырлый, ире сызгыра. Ул да түгел, Валентина апа шул чакта кигән күлмәген тотып, безнең янга чыгып җырлый да башлады, аңа Вильямс абый да кушылды. Моңсуланырга ирек бирми болар. Шул арада концерт та куярга өлгерәләр.
- Вильямс кебек сызгыручы булганда, бернинди телевизор да кирәкми, бакчага баргач та, гел көй яңгырый, иң мөһиме - рекламага бүленмисең, теләгән теләсә кайсы җырны сайратырга була, - дип шаярта Валентина апа.
Вильямс абый берәр көйне сызгырырга өйрәнер алдыннан аудио тасмадан шул арияне берничә тапкыр тыңлый. Хәзер тавышсыз репетиция ясарга да өйрәнгән инде ул. Бер төрле генә сызгырмый, тамак төбе белән, думбрада уйнаганны хәтерләтеп, скрипка кылы тавышына охшатып, тургай, сандугач кебек тә көйли ала. Салих Сәйдәш, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов әсәрләрен бик яратып башкара. Үзе пешергән коймаклар белән чәй эчкән арада, аның сандугач җырларын тыңладык.
Вильямс абыйның сызгыру осталыгын сез дә тыңлагыз:

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading