16+

Виталий Мутко үзенең премиясен инвалидларга бирде

Россиянең спорт министры Виталий Мутко «Казанның мактаулы гражданины» исеменә кушып бирелгән премиясен инвалидларның «Крылья барса» баскетбол клубына тапшырып игелекле гамәл кылды.

Виталий Мутко үзенең премиясен инвалидларга бирде

Россиянең спорт министры Виталий Мутко «Казанның мактаулы гражданины» исеменә кушып бирелгән премиясен инвалидларның «Крылья барса» баскетбол клубына тапшырып игелекле гамәл кылды.

Ратушада узган тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Президент Универсиадага әзерлек барышында шәһәр инфраструктурасының уңай якка сизелерлек үзгәрүен искәртте. «Иң мөһиме - безнең проект дәвам итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Күптән түгел Сез, Премьер-министр Дмитрий Медведев тарафыннан, 2015 елда узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча оештыру комитеты рәисе итеп билгеләндегез. Моннан тыш, безне тагын бер зур проект - 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты көтә».
Үз чиратында, башкала мэры Илсур Метшин да, Казанда узган Универсиаданың тарихта иң яхшысы булып танылганлыгын ассызыклап: «Һәр чараның да үз геройлары була. Без бу спорт бәйрәмен берничә ел әзерләдек. Көн саен оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов һәм Россиянең спорт министры Виталий Мутко җитәкчелегендә хезмәт куйдык», - диде.
Виталий Мутко җавап сүзендә: «Универсиада-2013 хәзерге замандагы Россия тарихында иң уңышлы проект булды. Әзерлек барышында Татарстан һәм Казан халкы, республика һәм шәһәр җитәкчелеге, федераль хакимият зур бердәм команданы тәшкил итте. Казанда баручы уңай эшләр илебезнең барлык шәһәрләренә дә үрнәк», - дип белдерде.
Ул үзенә бирелгән премия сертификатын «Крылья барса» командасы капитаны Алексей Чугуновка тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading