16+

Яңа җитәкчеләр килде

КАЗАН Кремлендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасарын тәкъдим итү булды. Ул - 2009 елдан алып шушы көннәргә кадәр Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасын башкарган Марат Моратов. Ул ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, дини оешмалар, ММЧ белән багланышлар идарәсе эшчәнлеген җитәкләр дип фаразлана. Моратов Марат...

Яңа җитәкчеләр килде

КАЗАН Кремлендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасарын тәкъдим итү булды. Ул - 2009 елдан алып шушы көннәргә кадәр Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасын башкарган Марат Моратов. Ул ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, дини оешмалар, ММЧ белән багланышлар идарәсе эшчәнлеген җитәкләр дип фаразлана. Моратов Марат...

КАЗАН Кремлендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасарын тәкъдим итү булды. Ул - 2009 елдан алып шушы көннәргә кадәр Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасын башкарган Марат Моратов.
Ул ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, дини оешмалар, ММЧ белән багланышлар идарәсе эшчәнлеген җитәкләр дип фаразлана.
Моратов Марат Яшәр улы 1965 елда Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк шәһәрендә туган. «Журналист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 1998-2003 елларда - ТР Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы администрациясе башлыгының урынбасары, беренче урынбасары; 2003-2009 елларда - «Татмедиа» ТР массакүләм мәгълүмат агентлыгының генераль директоры (2003 елның 12 маенда ТР Президенты Указы белән билгеләнә); 2009 елдан - Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе. Өйләнгән, ике кыз үстерә.
* * *
КИЧӘ Казанда «Татмедиа» ААҖ бинасында акционерлык җәмгыятенең генераль директорын тәкъдим итү булды. Ул - Ирек Миннәхмәтов.
Республика ММЧ җитәкчеләренә «Татмедиа» ААҖнең яңа җитәкчесен ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Тантанада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов катнашты.
Ирек Миннәхмәтов 1980 елның 25 декабрендә Казанда туган. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, 2008 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. 2010 елның 10 августыннан - «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары. Моннан тыш, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә һәм «Чингисхан» ҖЧҖнең генераль директоры булып тора. 2008 елдан алып 2010 елга кадәр - Казан шәһәре Думасы депутаты. Өйләнгән, кыз үстерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading