16+

Яңа прокурор килде

ТР Дәүләт Советы Илдус Нәфыйковны ТР прокуроры вазифасына раслады.

Яңа прокурор килде

ТР Дәүләт Советы Илдус Нәфыйковны ТР прокуроры вазифасына раслады.

Әлеге кандидатура РФ генераль прокуроры тарафыннан тәкъдим ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР прокуроры вазифасына Илдус Нәфыйковны раслау турындагы Указны имзалады.
Илдус Сәет улы Нәфыйков 1960 елның 12 июнендә ТАССРның Куйбышев районы Кузнечиха авылында туган. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Төрле елларда Куйбышев АТПсында слесарь, Брежнев (хәзер Чаллы) шәһәре Комсомольск районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, Брежнев шәһәре прокуратурасының өлкән тикшерүчесе булып эшләгән. 1988-1990 елларда - КПССның Чаллы шәһәр комитетының идеология бүлеге инструкторы, 1990-1995 елларда - Чаллы прокуроры урынбасары, 1995-1996 елларда - Автошәһәр прокурорының беренче урынбасары, 1996-2000 елларда - Түбән Кама прокуроры, 2000-2007 елларда - Чаллы прокуроры, 2007 елның февраленнән - Казан прокуроры. Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading