16+

«Яңа Тура» дөрләп яна

Без газетаны басмага тапшырыр алдыннан, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин вакыйга урынына барган, янгынны сүндерү өчен Ми-8 вертолеты җибәрелгән, дигән хәбәр таралды.

Гомуми мәйданы 1,5 квадрат метрлы боксның якынча 200 квадрат метрын ут чолгап алган. Янгынны сүндерүдә 80 кеше һәм 23 берәмлек техника катнаша, шул исәптән вакыйга урынына ТР МЧСының укыту үзәгеннән дә, янгын сүндерү буенча укыту җитәкчесе белән берлектә, курсантлар (20 кеше) җибәрелгән. Һәлак булучы һәм зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Әле кайчан гына Яшел Үзән юлы өстенә салынып, матбугат битләрендә бертуктамый макталып торган күмәртәләп һәм берәмтекләп кием-салым сату ярминкә комплексы куркынычсызлык таләпләренә тулысынча җавап бирмәгән, күрәсең. Әле ярый янгынга каршы ябып куелган ишекләр утның башка боксларга сикерүенә юл куймый дип кенә сөенәсе кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading