16+

Яхшылык эшлә дә...

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында филармония коллективларының хәйрия концертлары инде традициягә әйләнгән, аларның саны дистәгә җитә. Концертлар вакытында җыелган акчалар ел да адреслы һәм бернинди дә фондлар исәбенә түгел, ә мохтаҗларның үз кулларына тапшырыла.

Яхшылык эшлә дә...

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында филармония коллективларының хәйрия концертлары инде традициягә әйләнгән, аларның саны дистәгә җитә. Концертлар вакытында җыелган акчалар ел да адреслы һәм бернинди дә фондлар исәбенә түгел, ә мохтаҗларның үз кулларына тапшырыла.

Быел филармония паркында ике хәйрия концерты узды. 20 июньдә паркта Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры чыгыш ясады. Программа төрле таләпле һәм зәвыклы тамашачылар күңеленә хуш килерлек иде: классик музыка да, рус һәм татар композиторларының популяр әсәрләре дә яңгырады. Концерт вакытында җыелган акча ДЦП авырулы 14 яшьлек Саша Мозаффаров гаиләсенә тапшырылды. Сашада - авыруның катлаулы формасы. Ул тулаем кеше ярдәменә мохтаҗ, мөстәкыйль рәвештә йөри дә, башка хаҗәтләрен дә үти алмый. Гаилә төрле-төрле хәйрия фондларында теркәлгән. Шунсыз, үз көче белән генә, гаилә һәрдаим кирәк ярдәмне баласына күрсәтә дә алмас иде. Сашага дәва да кирәк, коляскасы да күптән кечерәйгән.

Концертка Мозаффаровлар бөтен гаиләләре белән килделәр. Сәхнәдән үз исеме яңгыраганда, Сашаның куанулары, музыка тыңлап шатланулары... Музыканың үз дәва көче бар шул. Бу гаилә өчен ул кичне 35050 сум акча җыелды.

27 июньдә бакча уртасында көйләнгән хәйрия сәхнәсенең хуҗалары - Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры музыкантлары һәм танылган җырчылар булды. Бу кичтә татар, инглиз, рус телләрендә джаз хитлары яңгырады. Концерт вакытында җыелган акча ДЦП авырулы җиде яшьлек Әнисә Гариповага дип тәгаенләнде. Кызның әнисе Айгөл Әнисәне ялгызы үстерә, өстәвенә ипотека түли. Баланы реабилитация үзәгендә бер курс дәвалау өчен 35000 сумга якын акча кирәк икән, ә курслар бер елга дүрткә җитә. Әнисә - актив тормыш белән яши торган бала, быел мәктәпкә барырга җыена. Ат спорты белән шөгыльләнә икән.Әнисә өчен горур бахбайларның да дәва көче бардыр.

Оркестрның җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтованың активлыгы нәтиҗәсендә, Әнисә өчен акча алдан ук - концерт көне җиткәнче җыела башлаган. Гает көннәрендә кызның әнисе Айгөлнең исәп-хисап счетына 2800 сум акча килгән. Концерт вакытында оркестр музыкантларыннан, тамашачылардан, филармония хезмәткәрләреннән махсус тартмага салынган акчаны да кушкач, гаилә өчен барлыгы 36650 сум җыелды.

Филармония бакчасы ачык һавада концертлар уздырырга үзе үк чакырып тора ул. Элегрәк, без студент булып, әлеге паркта «татарча пятачок»лар оештырып йөргән заманнарда, биредә әле «Эстрада» дип аталган кечкенә генә стационар сәхнә дә бар иде. Биредә коляска этеп, балаларын җитәкләп яшь әниләр йөри, өлкән яшьтәге апалар һәм абыйлар ял итә, яшьләр дә күп. Лепер-лепер килеп юкәләр сөйләшә, яшь чыршылар күркәгә чәчәкләнгән, аллы-гөлле чәчәкләр күзне иркәли. Биредә яхшылык эшлисе килә. Тимер ишекләр, калын диварлы фатирлардан чык та яхшылык эшлә, мохтаҗларга ярдәм ит йә булмаса бары яхшылык кына уйлап йөр. Ихластан кылынган хәйрия, ихлас уйның кемгә дә булса барыбер ярдәме тия...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading