16+

Ялган хәйриячеләр тозагына ничек эләкмәскә?

Соңгы өч айда хәйрия фондларына ярдәм итүчеләр саны кимегән. Сәбәбен төгәл генә аңлата алмый белгечләр: бәлки кризис үзенекен итәдер, диләр.

Ялган хәйриячеләр тозагына ничек эләкмәскә?

Соңгы өч айда хәйрия фондларына ярдәм итүчеләр саны кимегән. Сәбәбен төгәл генә аңлата алмый белгечләр: бәлки кризис үзенекен итәдер, диләр.

Әллә кеше игелек кылырга ашкынып тормый башлаганмы, хәйрия өчен дип акча җыючы мошенниклар күңелне кайтарамы? «Татмедиа» агентлыгында узган «Интернет һәм хәйриячелек: игелекме, әллә вәсвәсәме?» дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә мохтаҗларга ярдәм күрсәткәндә чын хәйрия фондларын ялганыннан ничек аерыр­га, алдакчылар кулына эләкмәүдән ничек сакланырга кирәклеге турында киңәшләр бирделәр.

Хәйриячелек - элек-­элек­тән килә торган изге гамәл. Хәзер барлыкка килгән яңа төшенчә - краудфандинг та үз эченә хәйриячелек төшенчәсен ала. Инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, бу сүз «төркем белән ярдәм итү» мәгънәсен аңлата. Крауд­фандинг - төрле өлкәдәге кешеләрнең үз ирекләре белән оешмаларга, проект­ларны гамәлгә ашыруда, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуда бергә берләшүе дигән сүз. Бу ярдәм күбесенчә интернет аша башкарыла. Бер яктан, яңа технологияләр үсеш алган заманда, интернетсыз булмый да кебек. Шул ук вакытта интернетта чикләр юк, кәкре каенга терәтүчеләр дә еш очрый.

- Соңгы арада хәйрия эшенә ярдәм итүчеләр саны кимеде. Без бер тапкыр алдандык, башка бу эшкә алынырга теләмибез, диючеләр дә бар. Чынлап та бу зур проб­лема. мошенниклар, авыру баланың тарихын күчереп алалар да, ярдәм сорап, үз реквизитларын күрсәтәләр. Йә, булмаган авыруларны уйлап чыгарып, электрон кошелеклар аша акча җыялар, -ди «Бәхетле көн» хәйрия фонды генераль директоры Евгения Мякушкина.

Халык ничек булдыра, шулай ярдәм итә. Гади кеше күрсәтә торган ярдәм уртача 100 сум тирәсе. Тик тамчыдан күл җыела дигәндәй, мошенниклар кеше кайгысыннан шактый акча эшли.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының «К» бүлеге җитәкчесе Максим Максимов әйтүенчә, интернетта хәйриячелек өлкәсендә алдалауларның иң еш очрый торганы - фишинг сайтлар. Ягъни мошенниклар таныл­ган хәйрия фондларының сайтларын үзгәртә. Бер генә хәрефнең үзгәрүе дә аяныч нәтиҗәләргә китерер­гә мөмкин. Сайтларны җимерүчеләр дә бар. Бөтен мәгълүматларны алып, алдакчы оешмалар акчаны үз адресларына күчерә.

- Хәйриячелек фондларына сайтларын бары ышанычлы программа ясаучыларга гына эшләтергә, доменнарын, ул-бу була калса, хокук саклау органнары күзәтеп бара алсын өчен ­Россия федерациясендә теркәргә кирәк. Ә гади халыкка аеруча игътибарлы булу сорала. Социаль челтәрләр, беренче чиратта, нидер сату, алу максатында түгел, аралашыр өчен уйлап чыгарылган, - ди Максим Максимов.
Кибеттә сәдака җыела торган әрҗә күрдегез икән, андагы мәгълүматны тикшерергә иренмәгез. Бәлки ул савыт монда инде ун еллап торадыр, сәдаканың кем өчен, нинди максатларда җыелганын әрҗәдә күрсәтелгән адреслар буенча тикшереп алыгыз. Бүген һәркемнең кулында интернетка тоташтырылган телефон лабаса, - ди Евгения Мякушкина.

Түгәрәк өстәлдә Интернет - игелек һәм гуманизм меморандумы имзаланды. Аның нигезендә, республиканың хәйрия фондлары бар кешене дә ялган хәйриячеләр белән көрәшергә чакыра. Хәйрия фондлары сайтларында мошенникларны аеру хакында белешмәлекләр урнаштыру, бу мәсьәләдә «кайнар элемтә» телефоннары булдыру кебек чаралар кү­рергә кирәклегенә басым ясалды.

Татарстанда барлыгы 300 хәйрия фонды исәпләнә, тик аларның 40 проценты гына чынлап торып хәйриячелек белән шөгыльләнә. Күбесе ябылмаган да, эшләми дә. Ярдәм кирәк кешеләр, чарасызлыктан, хәйрия фондларына мөрәҗәгать итә. Кемнеңдер бу игелекле эшне үз файдасына кулланырга омтылуы аяныч. Югалган 100 сум бер хәл, алдалап акча җыючылар хәйриячелек эшенең дәрәҗәсен төшерә, ышанычны киметә дип саный белгечләр. Ничек кенә булмасын, ихлас күңелдән бирелгән сәдака бу ярдәмгә мохтаҗның иясенә барып ирешсен иде.

Казанда хәйрия фондлары мониторингын булдыру белән шөгыльләнгән «Игелек адреслары» дип аталган проект башланып китәчәк. Фонд юристлары хәйрияче оешмалар турында мәгълүматларны тикшерәчәк. Бу хакта теләгән һәркем «кайнар элемтә» телефоны аша белә алачак.



Интернеттагы ялган хәйриячеләр тозагына ничек эләкмәскә?


Акча сорап мөрәҗәгать иткән һәр хәбәрне тикшерегез. Инвалид балалар, гадәттә, исәптә тора. Сырхауханәгә шалтыратып, бу бала турында сорашырга була.


Сайтның адресына игътибарлы булыгыз. Билгеле хәйрия фонды исеме белән аталган икән, аны яндекс, google чыганаклары аша эзләп табып, чагыштырырга була.


Гадәттә, берәр фаҗига була калса, шуңа бәйле рәвештә бер көнлек хәйрия фондлары туа. Алар электрон кошелек аша акча күчерүне сорый. Бу очракта фонд турындагы мәгълүматны тикшерү комачау итми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading