16+

Яман шешне җиңүчеләрне берләштергән оешма вәкиле: «Безнең көрәшмичә генә яшисебез килә!»

Иң кыен вакытта берәрсе, иңнәреңнән кочып: «Без бергә!» - дисә, моңарчы Каф тавы шикелле тоелган авырлыклар да бәләкәйләнеп калырга мөмкин. Чөнки кеше өчен иң куркынычы - кыенлыклар алдында ялгыз калу. «Без бергә!» - бу тылсымлы гыйбарә әллә нинди могҗизалар эшләргә сәләтле.

Яман шешне җиңүчеләрне берләштергән оешма вәкиле: «Безнең көрәшмичә генә яшисебез килә!»

Иң кыен вакытта берәрсе, иңнәреңнән кочып: «Без бергә!» - дисә, моңарчы Каф тавы шикелле тоелган авырлыклар да бәләкәйләнеп калырга мөмкин. Чөнки кеше өчен иң куркынычы - кыенлыклар алдында ялгыз калу. «Без бергә!» - бу тылсымлы гыйбарә әллә нинди могҗизалар эшләргә сәләтле.

Онкологияне җиңгән көчле рухлы кешеләрнең оешмасы да шул тылсымлы сүз белән атала икән.
Әлеге оешманың җитәкчесе Юлия Ивашкевичка рак диагнозын болай да бик авыр чакларында - башта каенанасын, аннары үз әнисен җирләгән елны куйганнар. Аяз көнне яшен суккандай итә бу хәбәр. «Ике баламны, яраткан иремне ничек калдырырмын?» - дип кайгыра яшь ана. Һәм... авыруга бирешмәскә, яшәргә карар кыла. Әлеге максат аңа операция­ләрне дә, химия терапиясен дә уңышлы узарга ярдәм итә. Кадерлеләрен борчымас өчен, хәле бераз яхшыргач бизәнеп, матур яулыклар ябып йөри башлый. Хастаханәдә ятканда, төрле халәттәге авыруларны күреп: «Бездәйләрне бергә берләштерә торган бер оешма кирәк», - дигән карарга килә. Ахирәте һәм газапташы Ольга да хуплый бу тәкъдимне. 2015 елның декабрендә әлеге хыял тормышка аша. Бүген Татарстанда һәр 40 өлкән кешенең берсенә шундый куркыныч диагноз куелган. Димәк, бу проблема шәхси генә түгел, ә илкүләмгә әйләнеп бара.



Февраль башында Халыкара онкологиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелде.
- Мин көрәш дигән сүзне бик яратып бетермим, - ди Юля. - Ул сугыш мәйданын хәтерләтә. Ә безнең һәр көнгә сөенеп, әйләнә-тирәбездәгеләрне шатландырып, игелек кылып, көрәшмичә генә яшисебез килә.

Әйе, «без бергә»леләрнең үз фәлсәфәләре: «Кешегә ярдәм иткәндә, үзеңә дә булышасың!»
Мин аларны күбрәк белергә, аңларга теләп, ­ «ВКонтакте» челтәрендәге төркемнәренә дә кереп карадым. Бер-берсенең кү­ңелен күтәрергә тырышуларына, тормыш­ка мәхәббәт хисләренең чиксезлегенә шаккаттым. Һәр язмада, һәр җөмләдә, һәр фотосурәттә бу хисләр. Әйе, язмышларына үпкәләп, елап утыра торганнардан түгел алар: бассейнга, йогага да йөриләр, рәсем ясап та дәваланалар. Ярдәмгә мохтаҗ балалар янында да булалар. Ә бит бер карасаң, үзләренең дә диагнозлары бик катлаулы: яман чир кайсының умыртка баганасында, кайсының бавырына үрмәләгән. Бу мәкерле чир инде бетте дигәндә дә яңадан баш калкытырга сәләтле, ә җиңеләсе килми. Аларның да җиңәсе килә. Казанлылардан үрнәк алып, Тамбовта да шундый оешма төзелеп ята икән. Иң мөһиме шунда: анда да әлеге оешманы шулай татарча атаганнар. Ике оешма вәкилләре тиздән очрашыр­га ниятләп тора.

13 февраль көнне «Ак барс» концертлар залында, Бөтендөнья онкология авырулары көне уңаеннан әлеге оешмага ярдәм йөзеннән, «Яшәү көе» дип аталган хәйрия чарасы узды. Анда бу көчле рухлы ханым һәм әфәнделәр белән кабаттан аралаштым. Оешманың яңа әгъзалары белән дә таныштым. Әнисә, Катя, Оля, Гөлфизә... Концертлар залы фойе­сында һәркем теләгән эше белән шөгыльләнә. Кемдер рәсем ясый, кемдер белгеч-визажистлар янында. «Без бергә!» оешмасына йөрүче ханым-­апалар тәмле сумсалар, печеньелар пешереп килгәннәр, кунакларны чәй белән сыйлыйлар. Әлеге чара өчен махсус ясалган «Теләкләр агачы» тасмалар белән бизәлергә өлгергән. Аларның барысында да бер теләк - исән-сау булып, якыннарын сөендереп озын-озак яшәү.

Концерт искиткеч булды. Зал тутырып килгән тамашачы танылган артистлар һәм коллективлар белән бергә опера, рок, лирик җырлар тыңлап кына калмады, файдалы киңәшләр дә алды. Чараның иң югары ноктасы Республика онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин чыгышы булгандыр. Кайчандыр үзе дә шушы яман чир тырнагына эләккән табиб хәзер гомерен авыруларга ярдәм итеп үткәрә. Үзенең уй-теләкләрен гитарада уйнап җырлап биргәч, зал аны дәррәү килеп алкышларга күмде.

Яман шеш - хөкем карары түгел, ул бит дошман пулясы төсле бәреп екмый, яшәргә күпмедер вакыт калдыра. Ә ул вакытны үзеңә дә, кешеләргә дә шатлык китерерлек итеп мәгънәле, үкенмәслек итеп үткәрергә уйлый яңа танышларым. Планнары да, хыяллары да зурдан аларның. Исән генә булсыннар, берүк!

Елена Гредюшко фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading