16+

«Янабыз!» - дип кычкырышканда соң була

Татарстанда 3 728 мәгариф учреждениесе ибар. Сентябрьдә "белем учаклары"на 1 035 230 кеше җыелышачак, шуларның 407 244е - мәктәп укучылары. Беренче сыйныфка 48 195 бала килә.

«Янабыз!» - дип кычкырышканда соң була

Татарстанда 3 728 мәгариф учреждениесе ибар. Сентябрьдә "белем учаклары"на 1 035 230 кеше җыелышачак, шуларның 407 244е - мәктәп укучылары. Беренче сыйныфка 48 195 бала килә.


- Янгын куркынычсызлыгы бик җитди мәсьәлә. Республикадагы мәгариф учреждениеләре "Стрелец-Мониторинг" челтәре, шулай ук янгын турында автомат хәбәр бирү челтәре белән җиһазландырылган, - дип ышандырды Мәгариф һәм фән министрлыгының эшләр идарәчесе Айрат Харисов.

Гадәттән тыш хәлләр белән Мәгариф һәм фән министрлыклары 20 сентябрьгә кадәр "Балалар иминлеге айлыгы" профилактика чарасы үткәрә. Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылачак, ата-аналар җыелышларында да лекцияләр уку планлаштырылган.
Татарстан Республикасында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин әйткәнчә, мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен сакламаганнары өчен быел 288 җитәкче һәм җитәкче вазифаларын башкаручы, шулай ук 48 юридик зат 6 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штрафка тартылган.
Яңа уку елы алдыннан 1716 мәктәп тикшерелгән, аларның 1654е кабул ителгән. Ләкин, янгын куркынычсызлыгы комиссиясе 42 мәктәпкә "брак"тамгасы чәпегән. Биектау, Минзәлә һәм Сарман районнарында берәр мәктәп комиссияне уза алмаган. Әлки районында 37 мәктәпнең уникесе, ә Балык Бистәсе районында, гомумән, 27 мәктәпнең 27се дә янгын куркынычсызлыгы комиссиясе тарафыннан кабул ителмәгән.

- Балык Бистәсе районындагы мәктәпләрдә янгын турында автомат хәбәр бирү челтәренә хезмәт күрсәтү буенча янгын сакчылыгы белән килешү вакыты гамәлдән чыккан. Сентябрьгә кадәр килешү яңартылыр дип өметләнәбез, - дип аңлатты сәер хәлне Айрат Харисов.
Казанда 9 мәктәп янгын куркынычсызлыгы комиссиясен узмаган. Башкаладагы өч мәктәптә әле капиталь ремонт эшләре бара.

- Барлык кимчелекләр 1 сентябрьгә бетерелергә тиеш. Кабул ителмәгән мәктәпләр исемлеге прокуратурага тапшырылды, - дип кисәтте Масим Трущин. - Җәйге чорда балаларның сәламәтләндерү лагерьлары күәзтчелектә тотылды, янгын чыгуларга юл куелмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading