16+

Яратырга килдек без бу җиргә...

Инде ничәнче көн телдә шул җыр сүзләре әйләнә. Яһудиннар белән очрашкач искә төште. Кирәк бит тормышны шулай яратырга! Сирәк була ул андый кешеләр. Күпчелеге: «90 яшь - яшисе яшәлгән, күрәсен күргән инде, яшьләр яшәсен», - диләр. Ә Габделхәй абый Яһудин (күрешеп сөйләшкәч, бабай дип әйтергә тел әйләнми башлады!) мине: «100...

Яратырга килдек без бу җиргә...

Инде ничәнче көн телдә шул җыр сүзләре әйләнә. Яһудиннар белән очрашкач искә төште. Кирәк бит тормышны шулай яратырга! Сирәк була ул андый кешеләр. Күпчелеге: «90 яшь - яшисе яшәлгән, күрәсен күргән инде, яшьләр яшәсен», - диләр. Ә Габделхәй абый Яһудин (күрешеп сөйләшкәч, бабай дип әйтергә тел әйләнми башлады!) мине: «100...

Сугыш
Мин аларга килеп җиткәндә, төш уртасы узган инде. Габделхәй абый иртәдән көткән. Зәңгәр күлмәге өстеннән шуңа төс итеп галстугын тагып (гомер буе җитәкче эшләрдә эшләвенең тәэсире. - Авт.), ярты көн утырып торган. Каршындагы өстәлдә - уй-фикерләрен теркәп куйган кәгазьләре. «Төннәрен йокыдан торып та яздым. Онытылып калмасын дип курыктым», - ди үзе. Ә сөйләр сүзләре күп. 90 ел буена күңел сандыгына шактый җыелган шул.

Кайсыннан башларга соң? Бала чагын урлаган сугыш елларыннанмы? Яңалык ачмассың дияргә ашыкмагыз әле. Ул чор балаларының һәрберсенең йөрәгенә уелган, мәңге онытылмаячак хатирәләр бит. Ун ел элеккеге вакыйгаларны онытсалар да, 1941нең 22 июнен кабергәчә хәтерләрендә саклаячак алар. Әнә Хәй абый да (исемен кыскартып шулай дип тә йөртәләр үзен. - Авт.) гомеремне өч этапка бүләм, ди. Сугыш башланган көннән 1945 елга кадәрлесе - икенче этабы.

- Язгы чәчү әйбәт булган иде, ә менә уңышны җыеп алырга, көзгә сукаларга кеше калмады. Ирләр бар да сугышка китеп бетте. Хатын-кызлар да без - бала-чага калдык. Яшь егетләр дә дошманга каршы китте. Корчаңгыдан атлар үлеп бетте. Үгезләрне җиктек. Аннан саранча басты. Аларны зур чокырлар казып күмә идек. Аннан трахома таралып, бөтен тирә-як халкы сукырайды. Чын әгәр, авыл-авыл сукырайдык менә. Врачка барабыз, тик ни файда: ниндидер мазь сөртеп чыгаралар да, ятабыз шунда бульнис кырыенда җирдә аунап. Эчтә яталмыйбыз, чөнки шыплап тулган... Аннан соң башка авырулар. Сугыш андый авыруларны күп алып килде шул, тылда да эшелонлап кешене алып китте...

Аңа хәтле балачагы бар бит әле сугыш тиз генә үстергән Габделхәйнең. 1927 елның 15 августында Самара өлкәсенең Иске Фәйзул авылында туа ул. Революция-колхозлаштыру еллары, күмәк хуҗалыклар төзелү чоры. Әтисе Афзал беренче колхоз председателе була.

Үзенең абыйсы, ике сеңлесе, хатынының дүрт ир, өч кыз туганы белән бергәләп колхоз эшен башлап җибәрә. «Яһудиннар династиясе бит! Эшне оештыра белгәннәр. 1942нең көзендә әти браты белән сугышка китә. Туганлык җепләрен ул елларда әни берләштереп тора», - дип язар 90 яшен тутыручы Габделхәй абый үзенең хатирәләрендә.

Җитәкче
Әтисенең - беренче күмәк хуҗалык оештырган кешенең - дистә еллар узгач, колхоз председателе булып китүе гаҗәп тә түгел кебек. Тик аңа хәтле 17 яшьлек егет Габделхәйнең, сугышта Калининград астында бомбардировкага эләгеп, бөтен составлары тулысынча юк булган җирдә каты яраланып кайтасы бар әле.


Габделхәй Яһудин 75 яшенә кадәр эшли.

Могҗиза белән исән кала ул. Госпитальдә дәваланганнан соң, сугышка яраксыз дип табылып, өенә кайта. Озак вакыт аягына да баса алмый, тагын дәвалана...

Ярасы каты, авыртыну-сызлаулары көчле булса да, рух ныклыгы җиңә: егет, аякка басып, башта - Чистай педагогика училищесын, соңрак Казан университетының тарих факультетын тәмамлый. Училищедан соң Аксубай районының Яңа Ибрай мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп җибәрәләр. Аннан соң 1953 елда Үзи мәктәбенә завуч итеп билгеләнсә дә эшли алмый кала, шул ук елны Урмандеево мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

- Ә мин, ул кая барса да, арба артындагы дегет чиләге кебек булдым, - дип сүзгә кушыла моңа кадәр иреннән узып бер сүз әйтми утырган 90 яшьлек Сәрвәрия апа («әби» дигәнне бик яратмый, «апа» дип дәш, диделәр. - Авт.). - Ул кая барса, без балалар белән шунда. Балалар төрле авылларда туды.

Урмандеевода дүрт авылга бер татар-чуваш мәктәбе. Балалар саны 700гә якын, укыту - ике сменада. Эшен яратып, тыныч кына эшләп яткан җирдән Габделхәй Яһудинны райкомга чакырып алалар: Ибрай авылына колхоз председателе итеп билгеләргә.

Алдынгы хуҗалык, районның иң зур авылы. Каһарманыбыз ризалашмый. Бер атнадан кире чакыралар да: «Яхшы хуҗалыкка ризалашмадың, димәк, начарын алырсың. Йә партбилетыңны өстәлгә сал!» - дип, ике сөйләшмәслек итәләр. Ул Яңа Үзи авылына «Ышанычлы юл» хуҗалыгы җитәкчесе итеп билгеләнә. Бу - 1968 еллар.

- Ибрайга барырга курыктым, шуңа ризалашмаган идем, - ди бүген Габделхәй абый. - Бигрәк зур хуҗалык иде ул.

Курыкканыңны алдыңа чыгарып бирер, диләрме әле? Күпмедер вакыттан яшь җитәкченең булдырганын күреп, «Ышанычлы юл»га тагын бер артта сөйрәлгән колхозны кушалар да хуҗалыкны «Дуслык» дип үзгәртәләр.

«Районда төрле колхозлар бар иде, - дип язар соңыннан Габделхәй абый. - Яңа Үзи авылы колхозы еле-еле бара иде. Үләр-үлмәс кенә. Бер нәрсәләре юк. 100 сыер, 20 баш дуңгыз, 1000 тавык. Иген кырлары бар, эшләргә техника юк. Фермада сыер саварга чиләк тә, вазилин да, ашатырга сәнәк тә юк. Икенче елны шундый ук артта калган колхозны куштылар. Тора-бара начар, артта калган ике колхоз бердәм булып үсә башлады, чувашлар, татарлар бердәм эшләделәр».

17 ел эшли Габделхәй Яһудин әлеге хуҗалыкта. Терлек фермалары, трактор парклары, он тегермәне, ток, пилорама, ит комбинаты, кече элеватор, ашханә төзелә, машина-тракторлар алына. Техника дигәннән, «Башта биш машина бар иде, - дип искә ала героебыз. - Тик бишесенең берсенең кабинасы йөрерлек түгел. Танышлар аша Түбән Тагилдан 84 кабина (!) кайтарттым. Башка колхозлар да миннән килеп алдылар. Шулай итеп йөрерлек техникабыз булды».

Савым сыерлары 18 көтүлек булып, 1200 башка җитә, 2800 баш мөгезле эре терлек була. Дуңгызлар 5000 башка җитә, 7000 баш сарык. Авылларда йортлар салына, алдынгылар колхоз хисабына шифаханәләргә йөри башлый, яшьләрнең туйларын уздыру чыгымнарын хуҗалык үз өстенә ала. Гөрләп яшиләр, кыскасы. Иң арттагы урыннардан «Дуслык» 1-2нче урыннарга менә.

Юлсызлыктан чиләнгән халык юллы да була. Бер сезонда олы юлга кадәр, күтәртелеп, 5 чакрым юл салына. Моның өчен колхоз рәисенә «Волга» машинасын сатып җибәреп, үзенә мотоциклга утырырга, машина сатканнан кергән акчага бульдозер алырга туры килә.

Габделхәй Яһудин - Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Үзенең эшенә бирелгән бәягә бик зур хөрмәт белән карый ул. Балалары әйтүенчә, һәркөнне иртән торгач, беренче эш итеп, стенада пыяла астында эленеп торган шул таныклыкны сөлге белән сөртеп куя, аны алырга гариза биргән министр Марат Әхмәтовны рәхмәт белән искә ала, ди. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләгәнне исә, гомумән, утырган урыныннан торып басып тыңлый икән. Президентлар Минтимер Шәймиевне республиканы дөрес юлга чыгарганы өчен хөрмәт итә, ә Рөстәм Миңнехановка бүгенге югары дәрәҗәгә җиткергәненә соклана, Татарстан - ышанычлы кулларда, ди. «Бер яңалыкны да калдырмыйм, республика тормышы минем өчен мөһим», - ди Хәй абый.

Балалар
- Эштән арып киттем мин, - ди Габделхәй абый. - Кешеләрдән түгел, эштән арыдым. Йөрәгем авырта башлады. Сугыш ярасы да бар бит, үзен сиздереп торды. Халык яратты үземне. Мин дә аларга бик рәхмәтле, аңлашып эшләдек.

Аңлашканнардыр, аңлашмасалар, Габделхәй Яһудин берьюлы ике районның - Аксубай һәм Нурлат - почетлы гражданины булыр идеме?!

Тик улмы соң арыдым дип өйдә утыра торган кеше! Колхоз рәислегеннән китсә дә, эштән китми Габделхәй абый. 75кә кадәр эшли! Хөкүмәт эшләреннән ялга киткәч, улларыннан сорап алып, аларның хуҗалыкларында да эшләргә өлгерә. «Булды, туктыйсың дигәч, үпкәләп тә йөрде әле, - ди улы Шамил. - Тик туктатмыйча ярамый. Йөрәге авырта, сәламәтлеге начарланды. Әти кирәк бит безгә!»

Ә аннан... хуҗалык акрынлап өйгә күчә. Берничә баш сыер, егермеләп сарык тота улы-килене белән яшәгән шәһәрчә йортта. Кирәктән, мохтаҗлыктан түгел - үзенең дә барлыгы бар, балаларын әйтеп тә торасы түгел: бернәрсәдән өзмиләр. Эшсез тора алмаганга тота ул аларны. Әле сарыкларын бетергәнгә бер генә ел. Сыерсыз калганына да өч ел да юк. Тавыклар хәзер дә бар. Үзе, шаяртып: «Мин бүген - тавыклар начальнигы», - ди. «Көн саен дистәләп күкәй сала тавыкларым», - дип мактанып алырга да онытмый.


Уллары төзеткән мәчет ачылышында.

Хуҗалык акрынлап өйгә күчә дип яздым да язуын... Аның бит беркайчан да беткәне дә булмаган. Колхоз председателе булган елларда да үзләре терлекләр тотканнар. Җиде баланы үстерәсе, укытасы, киендерәсе бар бит. Шуның белән бергә эшкә дә өйрәтергә кирәк. Ә эшне ярата Габделхәйнекеләр. Җидесе дә - эштән тәм дә, ямь дә табып эшләүчеләр. Шул җиденең өчесе - фәннәр докторы, икесе - фәннәр кандидаты. Бишесе үз өлкәләрендә - Татарстанның һәм Россиянең атказанган хезмәткәрләре. Җиденең һәркайсы турында горурланып сөйли әти белән әни.

Иң олылары Җәмилне алыйк. Ул - милиция полковнигы. «Кайнар нокта»ларны узган кеше. Югары класслы юрист. Ике чакырылыш Дәүләт Советы депутаты. Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган юристы.

Наилләре - төзүче. Үзенең шәхси төзелеш компаниясе бар. Татарстанның һәм Россиянең атказанган төзүчесе, техник фәннәр докторы.

Шамил - нефтьче. «Зүзәйнефть» ширкәте генераль директоры. Татарстанның атказанган төзүчесе, Россиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре. Техник фәннәре докторы. Өч чакырылыш Дәүләт Советы депутаты.

Рамил - табиб. Медицина фәннәре докторы, Татарстанның атказанган табибы.

Вил - нефтьче, абыйларыннан калышмаска тырыша, шулай ук атказанган хезмәткәр.

Әлфияләре Чехиядә яши, программист, фәннәр кандидаты.

Суфия кызлары үз тормышын «КамАЗ» белән бәйләгән.

Габделхәй абый белән Сәрвәрия апа бүген Шамил уллары белән Гөлзида киленнәре тәрбиясендә, алар белән яшиләр. «Аларның хөрмәте, кадере әйтеп бетергесез, - ди әти кеше. - Рәхмәттән башка сүз юк!»

Шамил абый үзе дә әтиләренең алар белән яшәвенә горурлана.

- Институтны тәмамлагач, абыйлар белән утырып сөйләштек тә мин алар янына кайтырга тиеш дигән фикергә килдек. Әти белән әнине миңа ышанып тапшырганнары өчен, мин туганнарыма рәхмәтле, - ди ул. - Хатыным Гөлзидага да рәхмәттән кала сүз юк. Үз әти-әнисен хөрмәтләгән кебек хөрмәтли минекеләрне, «эһ» дип тә авырсынганы юк.

Балалар барысы да бер сүз белән тәрбияләнгән: «Фамилиянең абруен байрак тоткан кебек тотыгыз!» Алар шулай эшли дә. Бу эшкә мөнәсәбәттә дә, бер-берләренә мөнәсәбәттә дә чагыла. Әти белән әниләренең: «Аларны тәрбияләүнең сере бер генә - үзебезнең үрнәк», - диюләре буш сүзләр түгел. Сугыштан соң үз туганнарына өлкән булып калган Габделхәй белән Сәрвәриянең балаларында да шул сыйфат: бер-берең өчен үлеп тору. Бертуганнар арасында гына түгел, буыннар арасындагы элемтәне өзмәскә тырыша алар. Нәсел дигән сүзнең мәгънәсе Яһудиннарда бик тирән. Җиде баладан гаилә бүген инде, оныклар һәм оныкчыкларны да кертеп, 45 кешегә җиткән!

- Сүз белән акыл өйрәтмәделәр безгә, - ди Шамил абый. - Әти белән әни үрнәк булды. Эш бүленгән иде, һәркем үзенең нәрсә белән шөгыльләнергә тиешлеген белеп торды. Әти белән әни гомер буе мал-туар тотты, председатель балалары дип тормадык, печән чаптык, көтү көттек, су ташыдык. Иркәләмәделәр. Бердәм булдык. Бер-беребезгә терәк булып үстек. Әти-әнигә хөрмәт зур бездә. Тәртип тә алардан. Аларның сүзе - бүген дә закон. аларның каршында нинди тәмәке тарту, аракы эчү ди, артык сүз дә әйтмибез - дәрәҗәләре бик зур безнең өчен.

Гаилә
- Ирне ир иткән - хатын, - ди Габделхәй абый һәм өстәп куя: - Мин хатыннан уңдым. Өйдә тәртип булмаса, дөньяңны онытып, хөкүмәт эшендә йөреп булмый. Өйдә балалар каралган, хуҗалык эшләре эшләнгәнне белгәнгә күрә, миңа үз эшемә тулысынча бирелергә мөмкинлек булды. Хатын-кыз - муен, ир кеше - баш. Хатын-кыз ничек кенә борырга теләсә дә, ир кеше башын тотарга тиеш, үз сүзен сүз итәргә тиеш. Хатын-кыз сүзе белән йөрсә, яхшыга бармый. Икесе дә бер сүздә булса, әйбәт торачаклар. Бездә шулай булды. Балаларда да шулай.


Алар бүген уллары Шамил белән киленнәре Гөлзида тәрбиясендә.

Сәрвәрия апа 45 ел мәктәптә башлангыч классларны укыткан. ТАССРның атказанган укытучысы. Җиде баласы да башлангыч белемне аңарда алган, димәк, барысына да югары белемгә юлны ул салган. Бүген инде ул да 91енчегә бара. Ире кебек үк: «100не тутырам әле, - ди, - иншалла».

Сәрвәрия апа белән Габделхәй абыйның бергә яшәүләренә - 70 (!) ел. Икесе дә, беравыздан: «аңлашып яшәдек», - диләр. Һәм... 90 яшьтә мәхәббәт турында сөйлиләр.

- 70 ел бергә яшәү өчен мәхәббәт кирәк, - ди Габделхәй абый.

- Хөрмәт кирәк, - ди Сәрвәрия апа.

- Шул әйберләр булмаса, икең ике сүздә йөрсә, тормыш туза ул. Безнең тормыш тузмады һәм туздырмыйбыз да, - ди Габделхәй абый.

- Тузмаслык нигезе бар аның, - дип эләктереп ала Сәрвәрия апа. - Габделхәй гомер буе эшләде, тырышты, безне мохтаҗлыкта яшәтмәде. Ир - ир урынында, хатын хатын урынында булды.

Озак утырдык без алар белән. Эшне ярату, кешеләрне ярату турында сөйләштек. Тик күпме генә утырсак та, сөйләшер сүз күп калды. 90 еллык сүз бит ул. «Әле Шамилләр белән Үзидә хуҗалар тавын төзекләндерү турында сөйләмәдем, - ди героем. Шунда ук улына эш кушарга да онытмый: - Беркөнне барып килгән идем, язулары тоныкланган, баскыч тоткаларының буявы купкан. Син аларны эшләт инде! - Аннан кабат миңа дәшә: - Әле тагын әллә ниләр сөйлисе идем, юлга чыгасың бар, соңга калма»

... «Кызым, 100 яшькә килерсең бит?» - дип вәгъдә ала миннән Габделхәй абый белән Сәрвәрия апа озатып калганда. «Килермен, алла теләсә», - дим. Шуннан үз эчемнән генә теләк телим: «Шул картларга биргән кебек сабырлык, тырышлык һәм тормышны яратуны безгә дә бирсәңче, Ходаем!»

Кайта-кайта, Габделхәй абыйның кулдан язган истәлекләрен укыйм: «Без хәзер 21 гасыр кешеләре. Гомерләр үтеп бара. Кеше дөньяга туа, яши. Килә бер вакыт, теге дөньяга китә. Яшь вакытта уйланып тормыйсың әле, картайгач, уйларга туры килә. Без - бәхетле картлар. Бергә яхшы гомер үттек. Эчмәдек, тәмәке тартмадык, эшләдек тә эшләдек. Эшләгән урында биткә кызыллык килмәде. Халык якын күрде, почетлы булдык, хөрмәт иттеләр. Мин 90 яшемә хөрмәтле кеше булып керәм.

90 яшь тулган көн, юбилей көне. Бу яшь күп кешегә бирелми дә әле. Бу яшькә җитәр өчен, кешегә зур тормыш юлын үтәргә кирәк. Машиналарга утырып, күпердән елга аша чыгу гына түгел ул. Тормыш ул кешене күп нәрсәгә өйрәтә. Ничек кенә булмасын, без әби белән бүгенге көнгә килеп җиттек...»

Төп рәсемдә: Сәрвәрия апа белән Габделхәй абый бергә 70 ел гомер кичерәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading