16+

Яшьләр коррупциягә каршы көрәшә

«Коррупция объектив­та» - Казан Кремлендә шундый исемдәге бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Яшьләр коррупциягә каршы көрәшә

«Коррупция объектив­та» - Казан Кремлендә шундый исемдәге бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бәйгенең максаты - республика яшьләре арасында коррупциягә каршы күзаллауны пропагандалау. Социаль роликларның авторлары да нәкъ менә алар - 14 яшьтән 35 яшькәчә булган Татарстан яшьләре. Бәйгегә республиканың 8 шәһәреннән 50дән артык гариза килгән. Казан Кремлендә җиңүчеләрне ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Р.М.Гарифуллин һәм «ТР Иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы президенты Т.А.Бәхтиаров бүләкләделәр.
«Коррупция объектив­та» социаль видеороликлар бәйгесе «ТР Иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы һәм ТР Яшьләр эш­ләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан өч этапта үткәрелде: беренчесе - 1 февральдән 25 апрельгә кадәр, икенчесе - 28 апрельдә. Әлеге этаптан соң, бәйгенең финалчылары сайлап алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading