16+

Яшьләр подвалдан чыкты

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр клубларында (түгәрәкләр, секцияләр) барлыгы уналты меңгә якын кеше шөгыльләнә. Аларның өч мең ярымы халыкара, бөтенроссия һәм республика масштабындагы чараларда катнашып җиңү яулаучылар.

Татарстан башкаласында хәзерге вакытта барлыгы алтмыш алты яшьләр клубы эшләп килә. Аларда алты яшьлек балалардан башлап унтугыз яшькәчә егетләр һәм кызлар шөгыльләнә. Казан мэриясенең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Мироновның әйтүенә караганда, тагын шунысы да куанычлы хәл, соңгы биш елда яшьләр клублары подвал һәм башка шуның ише уңайсыз урыннардан капиталь төзекләндерелгән биналарга күченделәр.
Мондый клубларда, төрле профильләр белән шөгыльләнүдән тыш, закон бозуларга, тәртипсезлек, җинаятьчелек, спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тартуга каршы да профилактик чаралар еш үткәрелә. Быел, мәсәлән, клублар үз тәрбиясендәгеләргә җәйге чорда эш табарга да ярдәм иткәннәр.
2012 елда яшүсмерләр клубларына йөрүчеләр барлыгы дүрт йөздән артык халыкара, бөтенроссия һәм республика масштабындагы чараларда катнашканнар. Алар арасында «Созвездие-Йолдызлык-2012», «Зажигаем звезды», «Содружество талантов» кебек киң күләмлеләре дә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading