16+

Яуды яңгыр, дулады җил...

Бер тамчы яңгырга, бераз җиләс һавага тилмергән Татарстан халкына синоптиклардан хәбәр килеп иреште: 17-18 июль көннәрендә давыл көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казанда җилнең тизлеге 23-28 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтте.

Синоптикларның фаразлары өлешчә дөрес булып чыкты. Башкалабыз халкы көчле җил, салкын яңгыр шаһиты булды. 17се көнне Казан читендәге Васильево бистәсендә купкан давыл агачларны, коймаларны аударган, электр чыбыкларын өзгән. Нәтиҗәдә, бистәнең бер өлеше утсыз калган, ауган агачлар машиналарның юлын бүлгән.
Шул ук төндә көчле җил Чаллы шәһәренә дә кагылып узган. Юл читендә калдырылган машиналар өстенә агачлар ауган. Арча, Буа, Яшел Үзән районнарында да көчле җил чыккан. Урыны белән боз яуган, агачлар ауган, чыбыклар өзелгән, түбәгә ябылган шиферлар купкан.
Бәхеткә, җил-давыл зур корбаннарсыз гына узган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кизү пультына фаҗигале хәлләр турында хәбәрләр килмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading