16+

Язлар алып та китте

Соңгы вакытта театрларда югалтулар шактый булды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының өлкән актеры, Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Фарсинның йөрәге тибүдән туктады.

Язлар алып та китте

Соңгы вакытта театрларда югалтулар шактый булды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының өлкән актеры, Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Фарсинның йөрәге тибүдән туктады.

Шушы көннәрдә аңа 82 яшь тулган булыр иде. Дөньяга аны язлар китергән һәм язлар алып та китте.
Фердинанд Фарсин башкарган төп рольләрне санап бетерерлек түгел. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» спектаклендә - Искәндәр, И. Юзеевның «Кыр казлары артыннан»ында - Халик, М. Гафуриның «Кара йөзләр» ендә - Закир һ.б. күп рольләрен үзенә генә хас темперамент белән башкарды ул. Ә инде
Р.Ишморатның «Үлмәс җыр»ындагы Муса Җәлил образы белән ул озак еллар тамашачы күңелендә саклана. Аның турында үзе белән бергә сәхнә юлы үткән артистларның берсе - Татарстанның халык артисты Сания Исмәгыйлева болай дип сөйли:
- Без Фердинанд белән театр училищесында да бергә укыдык. Диплом спектаклендә партнерлар булып уйный башлаганнан соң тагын бик күп спектакльләрдә бергә уйнау насыйп булды. Ул төрле холыклы рольләр башкарды. Без аның белән гел аралашып яшәдек. Моннан берничә көн элек кенә телефоннан сөйләшкән идек.
Хаҗәр Шәкүрова, Татарстанның халык артисты:
- Безнең театрда Люция белән Фердинанд Фарсиннарны алыштырырдай артист булганы юк. Ул ихлас сәхнә кешесе иде. Театрның тоткасы булган кеше. Ничә буын артистлар алар мәктәбен үтте. Без алардан өйрәндек. Ни кызганыч, үзенә генә хас холык-табигате аркасында, ул күп нәрсәне югалтты.
Фердинанд Фарсинның туганнарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын без дә уртаклашабыз. Авыр туфрагың җиңел булсын, Фердинанд абый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading