16+

Разил Вәлиев: «Язлар кебек янып яшим җирдә»

Танылган әдипнең юбилеен - гомер бәйрәмен үткәрү аның үзеннән дә бигрәк укучысы өчен мөһим. Язучы туган халкына, үз укучысына никадәр якынрак булса, бәйрәм тантаналарының саны да, тәэсире дә шуның кадәр зуррак була, күрәсең.

Разил Вәлиев: «Язлар кебек янып яшим җирдә»

Танылган әдипнең юбилеен - гомер бәйрәмен үткәрү аның үзеннән дә бигрәк укучысы өчен мөһим. Язучы туган халкына, үз укучысына никадәр якынрак булса, бәйрәм тантаналарының саны да, тәэсире дә шуның кадәр зуррак була, күрәсең.

Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең 70 яшьлек гомер бәйрәме дә республикабызда зур колач белән үткәрелә. Әгәр дә ул бәйрәмнәр яшьләр аудиториясендә шаулап-гөрләп уза икән, бу язучы иҗатының озын гомерле булуын һәм киләчәккә баруы турында да сөйли. Разил ага бу яктан бәхетле әдипләрнең берсе - юбилеен Казан федераль университеты үзендә зурлап үткәрде. Халык шагыйре бәйрәменә зал тутырып килгән каләмдәшләре, туганнары-дуслары, хезмәттәшләре, университет галимнәре һәм студентлар бу залда мөһим тарихи вакыйганың шаһиты булдылар. Бу көнне университет ректоры Илшат Гафуров һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзара хезмәттәшлек килешүенә кул куйдылар. Ә бу Язучылар берлеге һәм университет телебезне саклау һәм әдәбиятыбызны үстерүдә киләчәктә дә кулга-кул тотынып эшләячәк дигән сүз.

Һәр гомер бәйрәме тантанасындагы кебек үк, монда да юбилярга ихластан әйтелгән матур теләкләр дә, истәлекле бүләкләр дә күп булды. Дустын һәм туган тел өчен көрәштәшен котларга халкыбызның тагын бер бөек шәхесе Туфан ага Миңнуллин да «килгән иде». Аның турындагы видеоязма тамашачыны үткәннәргә алып кайтып, күңелен нечкәртте. Мөхәммәт ага Мәһдиев «яшьлек җырчысы» дип атаган Разил Вәлиевне. кичәнең «Язлар кебек янып яшим җирдә» дип аталуы да һәм аның җиребезгә язлар ишек какканда яшьлек иле булган университетта узуы да 70 яшьнең әле егет чак икәнен искәрткәндер.

Аңарчы Разил аганың юбилее Татарстан Милли музееның Флюра Дәминова җитәкләгән әдәби салонында бик җанлы узган иде. Мондый очрашуларны Флюра ханым даими үткәрә. Аларга башлыча зыялы апа-ханымнар йөри. Абзыйлар да очраштыргалый. Разил ага Вәлиев кичәсенә дә алар зал тутырып килгәннәр иде. Арада яшьләрнең, студентларның булуы да сөендерде. Ә бит мондый әдәби салоннар ике як өчен дә бик файдалы: укучы әдип белән якынрак танышып кала алса, әдип тә үз укучысының күңеленә тагын да якыная. Очрашуга килгән тамашачы Разил аганы талантлы шагыйрь, язучы итеп кенә түгел, ә тапкыр сүзле, шаян табигатьле кеше буларак та белеп китте. Разил Вәлиев тамашачыларга үзе белән булган кызыклы хәлләрне искә алып сөйләде.

- Мин бер төркем Рәсәй язу­чылары белән Әфганстанга бардым. Бу вакытта анда сугыш бара иде. Китәр алдыннан бик ныклап: «Сәясәткә кагылмагыз, сез язучылар гына», - дип кат-кат тукып җибәрделәр. Әфган телевидениесе Рәсәйдән килгән әдипләр белән тапшыру оештырган. Хәйләкәр журналистлар: «Дошманнарга мөнәсәбәтегез ничек?» -дип сорагач, минем башыма иң беренче «сәясәткә кагылмагыз» дигән наказ килде. Сорауны җавапсыз да калдырып булмый. «Минем монда килгәнемә әле ике генә көн, шуңа минем монда дошманнарым юк. Бөтен дошманнарым туган илдә - Казанда калды», - дип җавап бирдем, - диде.

Әдипнең шаяртканын тамашачы аңлады, билгеле. Дошманнары булган кеше гомер бәйрәменә шуның кадәр дусларын җыя ала димени?! Хәер, әдип үзе аларның булуына рәхмәт әйтеп яши. Алар аңа яшәр өчен көч бирә икән. Көченә ышансак та, дошманнары булуына бер дә ышанасы килми күңелендә кояшлы җырлар яшәгән шагыйрьнең.

«...йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм...» дип, беренче шигырьләрендә үк үз тавышын ишеттереп, халык мәнфәгатен кайгырткан, милли мәдәниятебез, туган телебез сагында торган. ул бит Дәүләт Советында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык язучысы юбилей мөнәсәбәтләре илә очрашулар, кичәләр уздырып, бәйрәм итеп кенә тора алмый. Ул әле күптән түгел генә ябылган, ләкин халыкныкы дигән исеме булган «Тәртип FМ» радиосын яклап тыңлаучылар кул куйган ун меңләп имзаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырган. Хәзер бергәләп җавап көтәләр. уңай җавап килсә, халык шагыйренең олуг гомер бәйрәменә иң зур бүләк шул булыр иде.

Фото: kpfu.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading