16+

«Языл һәм телевизор от!» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Бүген «ТАТМЕДИА" акционерлык җәямгыяте үз укучылары арасында үткәргән «Языл һәм телевизор от!» бәйгесенә йомгак ясады.

«Языл һәм телевизор от!» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Бүген «ТАТМЕДИА" акционерлык җәямгыяте үз укучылары арасында үткәргән «Языл һәм телевизор от!» бәйгесенә йомгак ясады.

Исегезгә төшерәбез, монда 2017 елның беренче яртыеллыгына кимендә өч басмага язылган абунәчеләр катнашты. Татарстанның 39 районыннан барлыгы 213 гариза кабул ителгән. Шулай ук Башкорстан, Әстерхан һәм Пенза өлкәләреннән дә катнашучылар булган. Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйгедә Вәлиева фамилияле алты кеше катнашкан. Шуларның дүртесе - үз районнары тормышында бик актив катнашучылар. Аларга "ТАТМЕДИА"ның махсус бүләкләре тапшырылды.

- Әлеге акция алтынчы тапкыр уздырыла. Абунәчеләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Мондый чаралар киләчәктә дә оештырылыр дип өметләнәм. Укучыларыбыз арасында биш-алты басмага язылучылар бар. Ә бер тугры дустыбызның өенә инде берничә ел рәттән 10-11 газета-журнал килеп тора, - диде "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Әлфия Адиятова.

Җиңүчеләр катнашучыларның тәртип номерларын уйнату юлы белән ачыкланды. Бәйгедә ун таба, өч фотоаппарат һәм төп приз - телевизор уйнатылды. Әлеге зур бүләк Арчада яшәүче Фирдания Мифтахетдиновага китте. Шунысы уңайлы: бүләкләрне алыр өчен җиңүчеләргә Казанга килеп йөрергә кирәк булмаячак. Аларны һәр район газетасы редакцияләреннән алып китәргә мөмкин. Ә республикадан читтә яшәүчеләргә почта аша җибәреләчәк.

Бәйрәм рухын алган әлеге чарага өч абунәче дә чакырылган иде. Шуларның берсе 78 яшьлек Галишан Нуриәхмәт, мәсәлән, сигез басмага язылган. Алар арасында "Шәһри Казан" газетасы да бар.



- "Шәһри Казан"ны беренче саныннан ук укыйм. Мин газеталарда милләт язмышын, татар халкының үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген яктырткан язмаларны укырга яратам. Шуңа күрә сезнең газетада да иң беренче чиратта проблемаларны күтәреп чыккан җитди мәкаләләрне эзлим, - диде ул.



Фото: salavatkupere.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading