16+

Җылылык сентябрь ахырында биреләчәк

«Казан җылылык челтәрләре компаниясе» ААҖ 10-12 сентябрь көннәрендә җылылык үткәргечләрдә һәм җылылык бүлгеч челтәрләрдә гидравлик сынау уздыра. Шул сәбәпле, ул чорда башкаладагы 1903 күп фатирлы йортка, 184 балалар бакчасына, 132 мәктәпкә, 93 хастаханәгә кайнар су бирү туктатылып торачак.

Казан шәһәре башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләреннән аңлашылганча, әзерлек эшләре тәмамланып килә. 2 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, күп фатирлы торак йортларның 93 проценты ягу сезонына әзер. Социаль өлкә объектларының әзерлеге 95 процент. «Казэнерго» предприятиесе барлык 125 муниципаль котельныйны ягу сезонына инде әзерләгән. Ул ремонт, гидравлик сынау эшләрен җәй дәвамында башкарган. Ә төрле ведомстволарга караган 10 котельный әлегә 71 процентка гына әзер. И.Гыйниятуллинның белдерүенчә, кагыйдә буларак, йортларга һәм объектларга җылылык бирү һава торышына бәйле рәвештә сентябрь ахырында башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading