16+

Йокыларны качыручы көньяк трасса

Казанда узган кышта җылылык белән тәэмин итүдә 114 мәртәбә өзелеп тору очрагы теркәлгән булган.

Казанда узган кышта җылылык белән тәэмин итүдә 114 мәртәбә өзелеп тору очрагы теркәлгән булган.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин чыгышында әйтелгәнчә, башкаланың көньяк-сәнәгать зонасына җылылык һәм җылы су җибәрүдә кыенлыклар күзәтелгән. Егерме ел хуҗасыз яткан үткәргеч, ниһаять, «Казан җылылык челтәре компаниясе»нә тапшырылган. Модель урамыннан Техника урамына кадәрге арада җылылык трассасын яңартып төзү эшләрен быел тәмамлау бурычы йөкләнгән. «Көньяк-сәнәгать зонасындагы җылылык үткәргечтә берәр хәл була күрмәсә ярар иде, дип, төннәрен дә уйлана идем. Чөнки трасса нык искергән, ә бу микрорайонда күпфатирлы 45 торак йорт урнашкан, 12 мең кеше яши», - дип әйтеп куйды мэр Илсур Метшин.
Җәйге айларда «Казан җылылык челтәре компаниясе» 36 километр озынлыкта үткәргечләрне һәм 42 бинаны төзекләндереп чыгачак. «Казэнерго» Чехов, Бутлеров, Үзәк Мариуполь, Каштан урамнарындагы һәм Оренбург трактындагы котельныйларына реконструкция ясаячак, 35 казан яңартылачак. Юл-транспорт чишелешләре һәм күперләр төзү сәбәпле, Ленин дамбасында, Эсперанто белән Тихомирнов, Җиңү проспекты белән Рихард Зорге урамнары киселешләрендә җир асты инженерлык челтәрләрен күчерү эшләре бара. «Казанлылар төзелешкә бәйле рәвештә җылы су килми торуын аңлап кабул итә. Ләкин су бирүнең алдан әйтелмичә туктатылуы аларның ачуын китерә. Шунлыктан мәгълүмат һәр йортка җиткерелгән булсын», - дип искәртте Илсур Метшин.
Киләсе җылыту чорына Казанда күпфатирлы 5100 торак йортны әзерлеккә кую зарур. Эшләр 1 сентябрьгә, ә документлаштыру 1 октябрьгә тәмамланырга тиешле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading