16+

Йорт төзелеше тәмам, ә ызгыш-талашның чиге күренми

Казанда Завойский урамында өлешчеләр катнашында гамәлгә ашырылган 17 нче һәм 9 нчы санлы күпкатлы йортлар төзелеше Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан ахырынача башкарып чыгылды.

Йорт төзелеше тәмам, ә ызгыш-талашның чиге күренми

Казанда Завойский урамында өлешчеләр катнашында гамәлгә ашырылган 17 нче һәм 9 нчы санлы күпкатлы йортлар төзелеше Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан ахырынача башкарып чыгылды.

Татарстан Республикасы Прокуратурасының федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек буенча бүлеге җитәкчесе Модест Фатыйхов сөйләгәнчә, әлеге йортларны 2000 елда «Защита» ябык акционерлык җәмгыяте күтәрә башлаган булган. 17 нче санлы йорт төзелеше 79 процентны тәшкил иткән, ә 9 нчы санлы йортның әле субайлары гына кагылган. 2006 елда исә эш тулысынча туктап кала. Генераль директор Казаков 2007 елда «Защита» җәмгыятен «банкрот» дип игълан итә. «Шушы хәбәрдән соң, прокуратура тикшерү эшләренә кереште. Генераль директор Казаков, аның урынбасары Новожилов, баш бухгалтер Павлова, йортлар төзелешенә җыелган акчаларны үзләштерүдә һәм финанс законнарын бозуда гаепләнелеп, судка бирелделәр. Ләкин суд аларны аклады. Прокуратура, бу хәл белән килешмичә, кабат судка бирде. «Защита» ЯАҖ җитәкчеләренең шәхси милкенә арест салынды», - диде Модест Хәсәнович.
2000 елда Завойский урамындагы ике йорт төзелешенә өлешчеләрдән фатирның 1 квадрат метрына 6-7 мең сум исәбеннән акча җыелган. Бүгенге бәяләр инде 1 квадрат метрга 26-27 мең сум чикләренә җиткән. Татарстан Президенты Завойский урамындагы «сакаллы» төзелешне үз контроленә алгач, йортлар язмышы Дәүләт торак фондына тапшырылган. Төзелешне тәмамлау өчен, өстәмә рәвештә 1 миллиард 8 миллион сумнан артык акча тотылган. Өлешчеләргә, йортларны төзеп бетерү өчен, инде 1 квадрат метрга 20 мең 371 сум 36 тиен исәбеннән исәп-хисап ясарга тәкъдим ителгән. Бу - фатир өчен түләнгән баштагы бәягә тагын 1 миллион сумнан артык акча бирергә кирәк дигән сүз. 15 ел дәвамында аз-азлап түләү мөмкинлеге дә каралган. Завойский урамындагы 17 нче һәм 9 нчы санлы йортлардагы 599 өлешченең күбесе әлеге шартларга, ничарадан-бичара дигәндәй, ризалашкан. 96 кеше исә өстәмә рәвештә акча бирергә риза түгел. «Дәүләт, үз ярдәмен күрсәтеп, төзелешне ахырына җиткерде. Дәүләт тә, инвестор да йорт төзелешенә керткән акчаны бушка өләшә алмый. Бу очракта фатир бәясендәге өстәмә өлешне 15 елда аз-азлап түләп бетерүдән башка чара юктыр, мөгаен. Өлешчеләр әле һаман судлаша, суд нинди карар чыгарыр... Гражданнар, өлешле торак төзелешләрендә катнашыр алдыннан, документларны җентекләп карасыннар, Татарстан Прокуратурасыннан да сорашсыннар иде, - диде М.Фатыйхов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading