16+

Йөрәкләрне әрнетеп китте

Сәнгатебез тагын бер танылган артистын югалтты. Күренекле артист Исламия Мәхмүтованың сыңар канаты сынды. Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов 28 сентябрь көнне җомга иртәсендә күзләрен мәңгегә йомды. Аңа 73 яшь тулган иде. Савыгып аягына басарга насыйп булмады аңа.

Йөрәкләрне әрнетеп китте

Сәнгатебез тагын бер танылган артистын югалтты. Күренекле артист Исламия Мәхмүтованың сыңар канаты сынды. Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов 28 сентябрь көнне җомга иртәсендә күзләрен мәңгегә йомды. Аңа 73 яшь тулган иде. Савыгып аягына басарга насыйп булмады аңа.

Х.Мәхмүтов үзенең 40 елдан артык гомерен элекке Күчмә, хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышлады.
Мамадыш районының Катмыш авылында туып үскән Хәлил Мәхмүтов түбәннән - тормышның төбеннән күтәрелгән артист. Театр училищесына килгәнче үк ул тәҗрибәле эшче булып өлгерә. Аннары Казан дәүләт университетында белем ала. Хәлил Мәхмүтов соңгы елларда мәктәпләрдә балаларны сәхнә серләренә дә өйрәтте.
Хәлил абый театрны, үзенең хезмәтен яратканга, аннан аерыла алмады. Хастаханәгә дә аны «Бала баласы балдан татлы» дигән спектакльне уйнаган җиреннән озаттылар. Исламия апа һәм аның кызлары әтиләрен аякка бастыру өчен күп көч куйдылар. Аның сәламәтләнәчәгенә ышанычларын җуймаганнар иде. Ни кызганыч, аянычлы үлем артистны арабыздан алып китте. Хәлил абый турында сәхнәдәшләре бары тик әйбәт артист, яхшы күңелле кеше буларак кына искә ала.
Сания Исмәгыйлева, Татарстанның халык артисты: «Мин Хәлилне театрга килгәненнән бирле беләм. Ул искиткеч изге күңелле кеше иде. Сәхнәдә чын күңелдән бөтен көчен биреп уйнады.Аңа хөрмәтем бик зур булды. Ул беркайчан да хилафлык кыла торган кеше түгел иде. Урыны оҗмахның түрендә булсын».
Нуретдин Нәҗмиев, Татарстанның халык артисты: «Без Хәлил белән 40 елдан артык дус булдык. Аның белән партнерлар булып та уйнадык. Бик талантлы, кешелекле актер иде. Аны югалткач, йөрәк әрни».
Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты: «Без «Исә Болгар җилләре» фильмына бергә төшкән идек. Ул анда баш роль - Чыңгызханны гаҗәеп оста уйнады. Кызганыч, ул кино дөньяга чыкмады. Хәлил үзе исән чакта К.Тинчурин артистлары турында искиткеч тапшырулар эшләп калдырды».
Сәхнәдә үзең гәүдәләндергән Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар»ындагы - Биктимер, «Башмагым» ында - Кәрим бай,
М.Мәһдиевнең «Борчулы өч көн»ендә - Үтәев, Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге»ндә - Ислам һәм башка күп кенә образларың белән безнең күңелләрдә гомер буе сакланырсың, Хәлил абый!
Мәрхүмнең җәсады Мөселман зиратына җирләнде.

К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры коллективы, Татарстанның халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовның вакытсыз арабыздан китүе сәбәпле, хатыны - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтованың, балаларының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading