16+

Әйтер сүзен әйтеп китте

Тагын бер күңелсез хәбәр килеп иреште. Газетабызның күптәнге авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Әхмәтҗанова 86 яшендә арабыздан китте.

Әйтер сүзен әйтеп китте

Тагын бер күңелсез хәбәр килеп иреште. Газетабызның күптәнге авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Әхмәтҗанова 86 яшендә арабыздан китте.

Нәсимә апа тормышның ачысын-төчесен татыган, сабыр, көчле рухлы шәхес булды. Озак еллар буе Татарстан дәүләт радиосында хезмәт куйган журналист Нәсимә Әхмәтҗанованың гомеренең соңгы көннәренә кадәр халыкка әйтер сүзе булды. Илдә-көндә барган вакыйгаларга һич битараф булмады ул. Милләт язмышы, тел мәсьәләләре борчыды аны. Укучыларыбыз да аның саллы мәкаләләрен көтеп ала иде. Үзенең язмаларын туплап, «Яшәеш кайтавазы», «Йөрәгемдә дөрләп учак яна», «Китә алмыйм шуны әйтмичә...» дигән җыентыклар да чыгарырга өлгерде. Моннан берничә ел элек журналистларның «Бәллүр каләм» бүләгенә лаек булгач, редакциябезгә кош тоткандай куанып кергән иде. Бер ай элек кенә аның хәлебезне белешергә килүе соңгы күрешүебез булган икән.
Нәсимә Әхмәтҗанованың исеме безнең күңелләрдә озак сакланыр. Авыр туфрагың җиңел булсын, Нәсимә апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading