16+

Юлларда иминлекне тәэмин итү – төп бурыч

Дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен 1,3 миллион кешенең гомере өзелә, 500 миллион кеше төрле авырлыкта имгәнү ала.

Юлларда иминлекне тәэмин итү – төп бурыч

Дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен 1,3 миллион кешенең гомере өзелә, 500 миллион кеше төрле авырлыкта имгәнү ала.

Казанда 28-29 февральдә булган «Тормыш эшчәнлегенең заман проблемалары: теория һәм гамәл» II халыкара фәнни-гамәли конференциясендә әлеге саннарны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров китерде.
«Юлларда тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү» секциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов Казанда 15 урында үзкөйләнелешле (адаптив) светофорның инде кулланылуын, аларның 100 берәмлеккә җиткереләчәген, юл-транспорт хәрәкәтен идарә итүдә электрон технологияләрнең актив кертеләчәген әйтте. Конференциядә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән тыш, Франция, Германия, Италия, Финляндия, Польша һәм БДБ илләреннән экспертлар катнашты. Казан юл хәрәкәтен автоматлаштырылган идарә итү челтәрен камилләштерүдә Австриянең Test&Training компаниясе белән хезмәттәшлек башланган инде. Россиянең транспорт министры Игорь Левитин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин юл хәрәкәтен автоматлаштырылган идарә итү челтәре пунктында булып, юл хәрәкәтен көйләү эшчәнлеге белән таныштылар. Игорь Левитин техник җиһазланышка югары бәя бирде. Универсиадага кадәр барлык урамнар һәм юл киселешләре видеокүзәтүгә алыначак.
29 февральдә «Корстон» комплексында конференциянең пленар утырышы булды. Иминлек тудыру юнәлешендә Россия, Татарстан, чит илләр фирмалары җитештергән технологияләр күрсәтелде. Россия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Швецов, Татарстан буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров күргәзмәне җентекләп карап чыктылар. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков: «Казанда 2013 елда узачак Универсиадада иминлек булдыру бик мөһим. Гомумән, безнең төп бурычыбыз - халыкның иминлеген тәэмин итү. Шушы максаттан заманча техника һәм технологияләр белән кораллануга нык әһәмият биреләчәк», - диде.
Конференциядә катнашучылар Берләшкән Милләтләр Оешмасының «2010-2020 елларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшчәнлек унъеллыгы» идеясен хупладылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading