16+

ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Казанга килде

Бүген Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде.

ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Казанга килде

Бүген Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде.

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.
Кыска каршы алу тантанасында РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Яңарыш" республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.
Ирина Бокованың Татарстанга килүенең төп максаты - Зөя утрау-шәһәрлегенең Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру.
Сертификат тапшыруга багышланган тантаналы чара 21 августта "Пирамида" комплексында узачак.
ЮНЕСКО генераль директоры шулай ук Зөя утрау-шәһәрлегенең Успение соборы һәм монастыренда, борынгы Болгар шәһәрендә, Болгар ислам академиясендә булачак һәм Казан Изге Ана иконасы соборын кабат булдыру эшләренең барышы белән танышачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading