16+

Юныс Әхмәтҗанов: «Пешекче ул – артист та, табиб та, рәссам да» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Казан» ипподромында, атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышлап, халыкара кулинария бәйгесе уза. Анда аш-су пешерүчеләр милли ризыкларны әзерләү буенча һөнәри осталыкта ярыша. Бәйгене Казан һәм Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Казан мэриясе оештырган.

Юныс Әхмәтҗанов: «Пешекче ул – артист та, табиб та, рәссам да» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Казан» ипподромында, атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышлап, халыкара кулинария бәйгесе уза. Анда аш-су пешерүчеләр милли ризыкларны әзерләү буенча һөнәри осталыкта ярыша. Бәйгене Казан һәм Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Казан мэриясе оештырган.

Бәйге ачылышында Юныс Әхмәтҗановның кызы - мастер-кондитер Фәридә Давыдова да бар иде.
- Бик күп бәйгеләрне күргәнем, анда катнашканым бар. Әмма монысында үзем катнашмасам да, аеруча дулкынланам. Әтием белән бик горурланам. Ул мине үз һөнәренең дәвамчысы итеп күрергә теләде. Үзем дә, улым да аның эшен дәвам итәбез. Әтинең әнисе, дәү әниебез - Зәйнәп тә аш-суга бик оста булган. Әтиебез унбиш яшендә завод ашханәсендә эшли башлаган. Бөтен гомере аш-су тирәсендә узды. Өйдә бик сирәк булды, көне-төне эштә буды. Авылдан авылга йөреп, татар ашлары рецептларын җыйды. Оста пешерүчеләрне бик хөрмәт итте, алар белән күрешеп, рецептларын язып ала иде. Ул язган китап һәр өйдә булды, аны Казан урамында танып, килеп эндәшәләр иде. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-суга оста булган, шөкер, традицияләр дәвам итә, - ди ул.

Татар милли аш-суның сыйфатын күтәрү, аларны популярлаштыру, әзерләү осталыгына караган идеяләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан оештырылган чарада Пензадан килгән татар диаспоралары вәкилләре дә көч сынаша.

Пенза өлкәсенең "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Эльмира Васильева сүзләренчә, Татарстаннан читтә яшәсәләр дә, алар татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын сакларга тырыша.
- Татар ашлары бездә дә бик популяр. Аларны башка милләт вәкилләре дә яратып ашый. Бүген исә жюрига өй токмачы, кияү пилмәне, пәрәмәч, кабак бәлеше һәм торт пешереп күрсәтәбез. Бездә пилмәннең формасы аз гына башкачарак, ул тамчыга охшаган, - ди ул.

Бәйгедә һөнәри уку йортларында укучы яшьләр дә күп иде. В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова да туризмның үсеше кайбер һөнәрләрнең популярлашуына, шул исәптән пешекче булырга теләүчеләрнең саны артуын билгеләп үтте.
- Пешекче һөнәренә кимсетеп карарга кирәкми, бу бик җаваплы һөнәр. Юныс Әхмәтҗанов та бит: «Пешекче ул - артист та, табиб та, кеше сәламәтлеге аның осталыгыннан да тора», - дип әйтә торган булган, - ди ул.

Аның сүзләрен жюри рәисе - аш-су остасы Резеда Хөсәенова да аның сүзләрен җөпләде.
- Элек пешекче һөнәрен үзләштерергә икелегә-өчлегә укыган балалар килә иде, бүген исә башкача. Югары әзерлекле, чын пешекче булам дип килүче яшьләр күп. Берара - 90 нчы елларда татар ризыкларын тәкъдим итүче ресторан-кафелар да калмаган иде. Ә бүген татар өчпочмагын, чәкчәген таныту өстендә күпме эш бара. Моны күреп торган яшьләр дә һөнәри уку йортларына тартыла. Әлеге бәйгеләр нәкъ менә яшьләр өчен бер стимул булып тора, - ди ул.
Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова да әлеге чараны үстереп, киләчәктә аның билгеле бер көнен булдырып, вакыйга туризмы итеп күрсәтергәдер, бәлки, дигән фикердә тора.

***
Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре, «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе:
- Халыктан күтәрелгән ике бөек кешене беләм мин, аның берсе Әсгать Галимҗанов, икенчесе - Юныс Әхмәтҗанов. Юныс абый генерал да, министр да, популяр җырчы да түгел, гап-гади бер аш-су остасы иде, шуның белән танылды да. Бөтен гомерен татар кухнясына багышлаган кеше ул. Үз өлкәсендә Юныс абыйны халык академигы дип тә әйтергә була. Татар ашларын тәртипкә китереп, китап итеп бастырып, аны халыкка җиткерде. 70-80 елларда ул Казанда иң билгеле кеше булды. Кайсы гына газетаны ачсаң да, аның турындагы мәкаләне күреп була иде. Казанга зур кунаклар килә калса, ризыкларны аш-су остасы йөзне кызартмаслык итеп әзерли белде. Ә үзе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әнисе Вәсига апаның коймакларын ашарга яраткан. Юныс абый белән Нургали абый дуслар булган. Юныс абый аларда еш кунак булган. Ул алдан ук шалтыратып, сезгә кунакка киләм, дия торган булган, Вәсига апа коймак пешереп торган. Юныс абый һәрвакыт, мин бик күп тәмле әйберләр пешерә беләм, әмма синең коймагың кебекне пешерә алганым юк әле, дип әйтә торган булган. Кызганыч, 90 елларда без аның турында онытып тордык. Киләчәктә аның исемен берәр урамга биреп, бюстын да ясатып куярга иде. Без аны онытмаска тиешбез. Әлеге уңайдан мин ике телдә «Тәмле ашлар җырчысы: Юныс Әхмәтҗанов» дигән китап чыгардым.

***
Пешекче - ул артист, кунагының күңелен табу өчен, аңа, нәкъ сәхнәдәгечә, сәнгать остасы булырга туры килә. Йөзеңдә һәрчак елмаю. Усалланып йөрүче кеше тәмле аш пешерә белми ул.
Пешекче - табиб. Аңа кешенең сәламәтлеге тапшырылган.
Пешекче - рәссам. Аның ашы тәмле генә түгел, бик матур да булырга тиеш. Пешекче философ та, педагог та, сәгатьләр буе утлы плитә янында торучы металлург та.

Юныс Әхмәтҗанов

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading