16+

Займ алсаң, фатир синеке

Социаль ипотека программасында катнашучылар бүгеннән үк үз фатирларының хуҗасы була ала. Моның өчен Дәүләт торак фонды белән исәп-хисапны тулысынча ябарга да кирәкмәячәк.

Займ алсаң, фатир синеке

Социаль ипотека программасында катнашучылар бүгеннән үк үз фатирларының хуҗасы була ала. Моның өчен Дәүләт торак фонды белән исәп-хисапны тулысынча ябарга да кирәкмәячәк.

Элек әлеге программа буенча фатир алганнар кредитларын тулысынча түләп бетергәннән соң гына милек хокукына ия була алалар иде. Бу якынча 15-20 елдан соң гына дигән сүз. Ә хәзер Дәүләт торак фонды фатир алу кагыйдәләрен үзгәртергә булган.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин әйтүенчә, яңа кагыйдәләр буенча милеккә хокукны хәзер үк теркәргә мөмкин. Торак фонды белән исәп-хисапны бурычка акча алып та ясарга була. Займ, ягъни мәсәлән, бурычка акча алу милеккә ия булу хокукын бирә. Мидхәт Шәрифуллин ышандырганча, займ рассрочка кебек шул ук 7 процентка бирелсә дә, фатирны яңача алуның файдалырак юлы. Ул уртача 250 мең сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Займны алыргамы-юкмы - халык аны үзе хәл итә. Аны алу өчен Торак фондының Казандагы, Чистай, Чаллы, Түбән Кама, Арча, Әлмәт һәм Буа районнарындагы төбәкара офисларына мөрәҗәгать итәргә була. Торак фонды белән килешүне, түләү графигын һәм түләнгән акча квитанцияләренең күчермәләрен алырга онытмагыз.
Займ бары тик социаль ипотека программасы буенча фатир алган кешеләргә генә бирелә. Фатир отып, кулларында әлегә башлангыч протоколы гына булучылар аны төп протокол алгач кына алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading