16+

ӨЗЕЛГӘН ЮЛ (Зәй фаҗигасе турында тулы язма)

2 июль бәйрәм көне буласы иде. Шимбә көнне авылларда башланган Сабан туйлары якшәмбе, гадәттәгечә, район үзәкләрен гөрләтергә тиеш иде. Тик бәйрәмчә бизәлгән мәйданнар буш калды, телевизордан сәгать саен күңелсез яңалыклар җиткерелеп торды... Бәйрәм көне республикада матәм көненә әйләнде. Зәй янында «Самара - Ижевск» маршруты буенча барган шәһәрара автобустагы 14 кешенең...

ӨЗЕЛГӘН ЮЛ (Зәй фаҗигасе турында тулы язма)

2 июль бәйрәм көне буласы иде. Шимбә көнне авылларда башланган Сабан туйлары якшәмбе, гадәттәгечә, район үзәкләрен гөрләтергә тиеш иде. Тик бәйрәмчә бизәлгән мәйданнар буш калды, телевизордан сәгать саен күңелсез яңалыклар җиткерелеп торды... Бәйрәм көне республикада матәм көненә әйләнде. Зәй янында «Самара - Ижевск» маршруты буенча барган шәһәрара автобустагы 14 кешенең...

Кәгазьдә бар да әйбәт...
Төнлә сәгать 00.37дә Зәйдән чыкканда, Әлмәткә бару юлында, «Неоплан» пассажир автобусы «КамАЗ» йөк автомобиле белән бәрелешә. Бәрелешүдән соң «Самара - Ижевск» шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый. Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган 14 кешенең дүртесе - балалар. Абыйлы-энеле бертуганнар (16 һәм 1 яшьлек) - әниләре белән, 13 яшьлек кыз - әбисе белән, ә менә 15 яшьлеге юлга ялгызы гына чыккан булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче, автобусы һәлакәткә очраган «Автовокзаллар Евразия корпорациясе» акционерлык җәмгыятенең балаларны йөртүгә лицензиясе бөтенләй дә булмаган. Һәлакәткә юлыккан автобус йөртүчесе бик тәҗрибәле булган, транспорт чарасы исә сәфәр алдыннан тикшерү узган һәм төзек дип танылган. Бу хакта «Автовокзаллар Евразия корпорациясе» генераль директоры Фәния Хәкимова хәбәр иткән. Аны фаҗига булган көнне үк кулга алдылар. «Йөртүче бик шәп, бу «Самара - Ижевск» маршрутында эшләгән безнең иң яхшы экипаж, аларга беркайчан да шелтәләр булмады», - дип белдергән ул.
Юл-транспорт һәлакәтенә тарыган автобус һәм йөк машинасы шоферлары тоткарланган иде. Сорау алганнан соң аларны, беркая да китмәү шарты белән, әлегә өйләренә җибәрделәр. Һәлакәт вакытында руль артында булган шофер хастаханәдә кала бирә. Аңа карата процессуаль эшчәнлек ул терелеп чыккач башкарылачак.
Юл фаҗигасенең беренче сәбәпләре дә билгеле булды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Сергей Добряков җиткергән мәгълүматлар буенча, һәлакәт вакытында автобусның тизлеге сәгатенә 70 километр урынына 87 километр булган. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүченең арыган булуын да кире какмый. Шаһитларның сүзләренә караганда, Тольяттидан чыкканнан бирле руль артында машина йөртүче шул булган.
Россия эчке эшләр министры урынбасары Александр Романов күрсәтмәсе буенча, автоһәлакәт белән бәйле рәвештә ачылган җинаять эше министрлыкның Тикшерү департаментына тапшырылган. Тикшерү өчен махсус төркем оешкан, аның составына Татарстан полицейскийлары, шул исәптән республиканың ун тикшерүчесе кергән.
«Өйгә» дигән җылы сүз...
Үлүчеләр, нигездә, Самара һәм Ижевск кешеләре. Татарстаннан бу кайгылы исемлектә Зәй кызы - 24 яшьлек Мария Галимова бар. Кыз Самара медицина университетында белем алган, аны уңышлы тәмамлап, өенә диплом алып кайтуы була. Автобуска утырдым дип, смс белән автовокзалдан фото да җибәрә. Әнисе әйтүенчә, Мария телефоннан аралашып тора, кыз Зәйгә якынлашуларын әйтә. Алар аны каршы алырга юлга урам чатына чыга. Соңгы хәбәрләшүләре Якты Күл (Светлое озеро) авылы янында була.
- Юлда нинди авыл-тукталышларын узганын язып барды. Аның гадәте шундый иде. Без әтисе белән юлга каршы алырга чыктык. «Син кайда?» - дип тә язды әле ул. «Тукталышта торабыз», - дидем мин аңа. Автобусны да күреп алдык без. Нишләп шулай кискен борыла бу дип гаҗәпләнгән идек, күрәсең, алдындагы машинаны куып узарга теләгән вакыты булгандыр. Менә шунда автобус шартлады. Исән калган пассажирлар әйтте: кызым чыгарга дип әзерләнгән дә булган, ишек янына барып баскан, башына нәрсәдер төшеп, шунда ук аңын югалткан. Без килеп җитәргә биш метр кала, автобус дөрләп яна иде инде. Ирем, кызны коткарып калам дип, шунда ук автобуска ташланды. Калганын хәтерләмим дә инде. Бәлки исәндер дип, кыр буйлап караштырып йөргәнебезне генә беләм. Аны эзләгәндә, автобустан очып чыккан бер хатынга юлыктым. Ул исән иде. Соңгы минутка кадәр кызыбызның үлеменә ышанмадык. Автобусны җыеп алып киткәч тә, якын-тирәдән эзләвебезне дәвам иттек. Әле хәзер дә аны югалтканыма ышанмыйм, - ди Мариянең әнисе Регина Галимова.
Мария әти-әнисе янына еш кайтмаган, алар үзләре кызлары янына барып йөргән.
- Беркөнне, мин сиңа крокслар (аяк киеме) алдым, дип шалтыратты. Бересе көнне тагын сөйләштек: төш күрдем, сиңа алган кроксларның тартмасын ачтым, анда алар юк, ди. Бу ниндидер бер билге булгандыр инде... - ди Регина Михайловна. Шунда ук кызының нинди ярдәмчел булуын искә ала: - Марияның хыялы реаниматолог булу иде, кешеләргә ярдәм итәргә теләде, укуын ординатурада дәвам итәргә иде исәбе, - ди үзе дә озак еллар район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче ханым.
Ул, автобус югары тизлектә барган, дигән фикердә. Аның югары тизлек белән баруын күрүчеләр дә булган. Регина Галимованың танышы да, шул автобуска утырып, Ижевскига китәргә тиеш булган.
- Ул да тукталышта көткән. Минем үземнең дә, башка танышларымның да Самара - Ижевск автобусына утырып йөргәне бар. Алар гел куып йөриләр. Алдагы урындыкларга утырган вакытта, зинһар, кумагыз, дип гел әйтеп бара идем. Танышымның да, куркудан күземне йомып бара идем, дип сөйләгәне бар. Автобус йөртүчегә, тагын бер рейска чык, дип шалтыратканнарын да ишеткәнем булды. Аның: «Мин ничә тәүлек йокламаган», -дип карышканын да үзем ишеттем бер юлы. Алар да тиз йөрергә мәҗбүр булганнардыр инде. Хәзер кызымнан килгән смсларны карыйм: Акташны уздык, Сәвәләй авылын, Светлое озероны үттек дип язган. Вакытларын карадым: унбиш чакрымны алты минутта үткән булып чыгалар, - дип сөйләде ул безгә.
Марияны якыннан белүчеләр һәрберсе аның мөлаем, ярдәмчел, бик тә тәрбияле булуын әйтәләр. Ул Зәйнең татар гимназиясендә һәм 4нче мәктәптә урта белем алган. Ә татар гимназиясендә башлангыч белем алган чорда исә республикада билгеле «Мирас» ансамбленә йөргән.
- Марияның һәрчак көләч йөзе әле дә күз алдымда тора. Ул безнең ансамбльгә бәләкәйдән йөри башлады. Биш ел дәвамында тырышлыгы, сәхнәдә үзен матур тотуы белән үрнәк булды. Тормыш сөючән, төшенкелеккә бирелергә яратмаучы бу кызның хәзер арабызда булмавын тою йөрәкне әрнетә, - ди ансамбль җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина, аның турында җылы хатирәләре белән уртаклашып.
Марияның социаль челтәр битендәге фотолары да аның һәрчак елмаючан кыз булганлыгы турында сөйли. Кыз югары белем алган чорда, туган йортыннан читтә булган вакытта «туган җир» дигән төшенчәнең никадәр зур мәгънәгә ия булуын ассызыклап, соңгы постында болай дип язган: «Сезнең «өйгә» дигән сүзнең нинди җылы сүз икәнлеге турында уйланганыгыз булдымы...». Аңа өенә кайтып җитәргә бары берничә чакрым ара кала...
«Искә төшерергә дә куркыныч»
Автобуста Чаллы кешесе Юрик Симонян да булган. Бәхетенә, ул исән, хәзерге вакытта шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана. 27 яшьлек Юрик Самарага туганнарына кунакка барган булган.
- Мин автобус салонының арткы рәтенә утырган идем. Салон тулы түгел иде. Хатыныма шалтыраттым. Ул мине Чаллыда «Автостанция» тукталышында машина белән каршы алырга тиеш иде. Шуннан соң йокыга киткәнмен, - дип сөйләгән ул «Челнинские известия» газетасы хәбәрчесенә.
Юрик Симонян автобусның һәлакәткә ничек очравын, салонда ниләр булганын күрми дә калган. Шартлау дулкыны аны ватылган тәрәзәгә очырган.
- Күземне ачканда, мин урамда идем, киемнәрем ертылып, канга буялып беткән, кулларым яраланган иде. Автобус берничә минут эчендә күз алдымда янып бетте. Әйләнә-тирәмдә елаш-үкереш, авыртудан ыңгырашу... Искә төшерергә дә куркыныч, - ди ул.
Юрик улын сагына. Аның ике ай элек кенә Арсен исемле улы туган. Хатыны уллары белән хастаханәгә килеп киткән. Тормыш иптәше аны биредән үзе эзләп тапкан. Телефонына шалтыратып булмый, янган. Үзенең исә шалтыратып әйтергә хәле дә булмаган.
2 июльне Юрик Симонян икенче туган көне дип саный. Телефоннан кала, аның автобуста документлары да янган.
Гомере бетмәгән була
Фаҗигадә зыян күрүчеләрне кабул иткән хастаханәләрнең берсе - Әлмәттәге «Татнефть» медсанчасте. Бирегә алты кешене алып киләләр.
- Беренче авыруларны иртәнге өчләр тирәсендә китерә башладылар. Һәлакәткә юлыгучылар төрле дәрәҗәдә зыян күргәннәр. Баш сөяге һәм миләре имгәнгән, травматик шок алганнар. Ике кеше хастаханәгә ятудан баш тартты, дүртесе табиблар күзәтүе астында калды. Икенче көнгә икесенең хәле әйбәтләнеп, өйләренә җибәрелделәр. Ике егет исә әле дә реанимациядә. Зыян күрүчеләрнең барысы да үз аңнарында булсалар да, төгәл генә ни булганын хәтерләмиләр, - дип ачыклык кертте «Татнефть» медсанчасте баш табибы урынбасары Артур Бакиров.
1994 елгы Дмитрий Захаров та табибларга һәлакәт булган вакытта йоклавын һәм нәрсә булганын абайламый калуын белдергән. Әлегә аның янына беркемне дә кертмиләр. Хәле яхшыру белән, аны палатага чыгарачаклар.
Дүшәмбе көнне иртән-иртүк аның янына Тольяттидан туганнары һәм Ижевскидан әнисе килеп җитә. Дмитрий автобуска Тольяттида кичке сигезләр тирәсендә утыра. Иртәнге бишләргә-алтыларга ул әнисе янына кайтып җитәргә тиеш була.
- Улымның фаҗигагә юлыгуы турында МЧСтан хәбәр иттеләр. Реанимациядә диюгә, коелып төштем. Соңрак кына интернет аша нинди зур бәлагә тарыганнарын аңладык, - дип сөйләде Дмитрийның әнисе Ольга ханым.
Егет Тольяттида плитәләр җитештерә торган заводта шофер-йөк төяүче булып эшләгән. Өч айга бер тапкыр әнисе янына кунакка кайта торган булган. Гадәттә, гел шушы рейс белән йөргән.
Дмитрийның һәлакәткә юлыгуын белү белән, Тольяттидан туганнары да Әлмәткә юл тота.
- Чит кайгы булмый, диләр. Шулкадәр җылы кабул иттеләр безне! Чит шәһәрдә булсак та, такси йөртүчесе ни өчен килгәнебезне белгәч, хәтта акча алмыйча, хастаханәгә илтеп куйды. Дмитрийның тизрәк савыгып чыгуын телибез. Ачык йөзле, яшь, типсә тимер өзәрлек егет бит ул. Авариядә үлүчеләр санын белгәч, йөрәк тетрәнде. Безнең Дмитрийның гомере бетмәгән, күрәсең, исән калуына сөендек, - дип, Әлмәт халкына рәхмәтләрен җиткерде туганнары.
Бәхетле очрак
Әлеге автобуска Оренбургтан Ижевскига кайтып килүче солдатлар да утырырга тиеш булган. Тумышлары белән Ижевскидан булган егетләрнең армия хезмәтен тәмамлап кайтып килүләре икән. Алар автовокзалга ун минутка соңарып килгәннәр, дип яза Ижевск мәгълүмат чаралары.
- Без Самарага килеп кергәндә, сәгать 18.20 иде, ә автобус 18.30да кузгалган. Шәһәр эчендә бөкеләр булганга, без өлгерми калдык. Өч иптәшебез поезд белән кайтырга булды, икесе үз юллары белән китте, ә без дүртәү Ижевскига кадәр такси ялладык. Төнлә трасса буйлап кайтып килгәндә, һәлакәт булган урында туктадык һәм шунда автобусның без утырасы 804нче рейс икәнен аңлап алдык. Шәһәр эчендәге бөке безнең гомерне саклап калган икән. Юлдагы без күргән хәлне сөйләп-аңлатып булмый, - дип сөйләгән солдат егетләрнең берсе Данил.
Ә менә җырчы, пародияче Алсу Фаракшинаны исә соңга калуы түгел, киресенчә, юлга иртәрәк чыгуы коткарып калган дияргә була. Ул көнне Алсу Әлмәттә туй алып барган.
- Сәгать 23:47дә Әлмәтне чыктык һәм шул юл белән Чаллыга юл тоттык. Әлмәт белән Зәй арасы якынча 30-35 минут. Авария исә 00:30да булган. Безнең исәпләп чыгару буенча, шул юлны биш-ун минут иртәрәк үткән булып чыгабыз. Ходай саклаган! Гел юлда йөрибез, төнлә дә бик күп йөрелә. Аллага тапшырган инде, - дип сөйләде ул безгә.
Сүзен-сүзгә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:
«Коточкыч фаҗига күпме кеше гомерен өзде. Бу хәлләрне ачыклар өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Һәлак булганнарның гаиләләренең кайгыларын уртаклашам. Сезнең белән бергә хәсрәтләнәбез».
Сергей Добряков, Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары:
- Пассажирлар йөртүче автобуслар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре арта. Шундый һәлакәтләр 63 процентка арткан, аларда үлүчеләр - 54 процентка, ә зыян күрүчеләр саны 59 процентка үскән. Зәй районында булган юл фаҗигасе пассажирлар йөртүнең иминлеген тәэмин итәрлек чараларны кичекмәстән күрергә кирәклеген күрсәтә. Соңгы елларда зур торак пунктларында шәһәрара автобуслар рәсми рәвештә рөхсәт ителмәгән урыннардан китә башлады. Шул ук вакытта даими рейслар заказ рәвешендә үтәлә, ә транспорт чараларының техник торышына һәм машина йөртүчеләргә медицина тикшерүе үткәрелми.
Автоһәлакәттә һәлак булган 14 мәет республиканың суд-медицина экспертизасы бюросына китерелде. Зыян күрүчеләр белән психологлар һәм тикшерүчеләр эшләвен дәвам итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, һәлак булганнарның барысының да шәхесе ачыкланган. Авариядә зыян күргән 12 кеше хастаханәгә җибәрелеп, тугыз кеше бүгенге көндә анда дәвалана. Республика клиник хастаханәсендә ятучы ике кеше авыр хәлдә. Аларның тәннәренең 25 проценты янган, өске сулыш юллары, эч, баш, күкрәк читлеге, аяк-куллары зыян күргән. Калган авырулар Әлмәт, Чаллы хастаханәләрендә дәвалана.

Татарстан хөкүмәте һәлак булганнарның гаиләләренә бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә, зыян күрүчеләргә, имгәнү дәрәҗәсенә карап, җиңелрәк яралыларга - 100 мең, уртача дәрәҗәдә булганнарга - 200 мең, авыр җәрәхәт алучыларга 300 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. Акчалар республика бюджетыннан бүленә. 1 миллион сум матди ярдәм һәр һәлак булган кеше исәбеннән карала.


3 июль көнне Бавариядә дә зур юл-транспорт һәлакәте булды: автобус йөк машинасы белән бәрелешеп, транспорт янып киткән, кешеләр аннан чыгарга өлгермәгән. Башлангыч фаразлар буенча, җирле вакыт белән иртәнге 7.00дә Саксония туристлары утырган Нюрнберг юнәлешендәге автобус Чехия чигеннән ерак түгел җирдә әкрен генә барган йөк машинасы белән бәрелешкән һәм аннан аңа ут капкан. Автобус тулаем янып беткән, тимерләре генә калган. Шулай ук фураның туристлар бәрелгән прицебы да янган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, салонда 46 пассажир һәм ике машина йөртүче булган. Туристлар арасында балалар юк. 18 кеше тереләй янган. 30 кеше зыян күргән, алар хастаханәгә озатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading