16+

Журналистика музее бүләк көтә

Ә тарихи әһәмияткә ия булган андый байлык ветеран журналистлардадыр инде ул. Тиздән Казанда ачылачак Татарстан журналистикасы музеена, һай, кирәк булачак та инде алар...

Журналистика музее бүләк көтә

Ә тарихи әһәмияткә ия булган андый байлык ветеран журналистлардадыр инде ул. Тиздән Казанда ачылачак Татарстан журналистикасы музеена, һай, кирәк булачак та инде алар...

Шуны истә тотып, бүген 12.00 сәгатьтә Декабристлар урамы, 179 нчы йорт адресы буенча урнашкан Журналистлар йортында «Бүләк итү көне» дип аталган акция узачак. Татарстан журналистикасы тарихын чагылдырган сирәк экспонатлар, төрле документлар һәм фотосурәтләрне кадерләп саклап та, үзләреннән соң аларны кемгә биреп калдырырга белми торучыларга менә дигән мөмкинлек бу. Аларны булачак музей өчен тапшырып, кадерле экспонатларның алдагы язмышы өчен борчылмый торырга мөмкин.
Андый музейны ничек ачарга уйлаганнар әле, дисезме? Журналистлар берлеге, ТР Иҗтимагый Палатасы тарафыннан оештырылган социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар арасында ТР Министрлар Кабинеты грантын отар өчен, республика бәйгесендә катнашкан иде. «Татарстан журналистикасы тарихы музее» проекты «Мәдәни җәмгыять чәчәк атучы дәүләт» номинациясендә җиңүчеләр арасында урын алды. Музейны ачу ТР Журналистлар берлегенә нигез салынуга 95 ел тулуга багышланачак. Ул 2013 елның 26 декабрендә эшли башлар дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading