16+

Журналистлар музейлы булды

Татарстан журналистикасының тарихы гаять бай. Бу байлыкны туплап, киләчәк буыннарга тапшыру өчен музей кирәклеге көн кебек ачык.

Журналистлар музейлы булды

Татарстан журналистикасының тарихы гаять бай. Бу байлыкны туплап, киләчәк буыннарга тапшыру өчен музей кирәклеге көн кебек ачык.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова хәбәр иткәнчә, Журналистлар берлеге Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия булган. ТР Журналистлар берлеге бинасындагы Татарстан журналистикасы музеен да шуның ярдәмендә ачканнар.
«Музейга материаллар җыя алмабыз дип курыккан идек. Татарстан Республикасы Милли музее архивына да мөрәҗәгать иттек. Бик күп журналистлар үзләренең материалларын, әйберләрен, кенәгәләрен алып килде. Кыйммәткә ия булган 500ләп экспонат җыелды. Журналистларның материалларын да санасаң, экспонатлар берничә меңгә тула», - диде Римма Ратникова.
Музейны оештыручыларга «Татмедиа» агентлыгы матди яктан да, экспонатлар белән дә ярдәм иткән. «Мондый музей кайчан да булса барлыкка килергә тиеш иде инде. Әмма, миңа калса, аның мәйданы бик кечкенә. Татарстанның яңа медиаүзәк ачарга планы бар һәм анда, һичшиксез, Татарстан журналистикасы музее өчен дә урын бүленеп бирелер», - диде «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча респуб­лика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading