16+

Журналистларга таләпләр кайда да бер

Төрле ил журналистларының материалны әзерләүдә үз алымнары булуга карамастан, аларның һәрберсе белергә тиешле универсаль принциплар бар.

Журналистларга таләпләр кайда да бер

Төрле ил журналистларының материалны әзерләүдә үз алымнары булуга карамастан, аларның һәрберсе белергә тиешле универсаль принциплар бар.

Бу атнада ТР Журналистлар йортында Россия һәм Европа белгечләре катнашында узган семинарда шул турыда сөйләштеләр. Татарстан матбугаты вәкилләре өчен мастер-классны ММЧда күптөрлелек институты (Бөекбритания) директоры Милица Пешич белән Россия Журналистлар берлеге секретаре Владимир Касютин уздырды.
Журналистлар - теге яки бу проблеманы ачык фикер алышуга чыгаручылар. Шуңа күрә, Милица Пишич фикеренчә, аларны һәр як үзенә тартырга, басым ясарга тырыша. Дәүләтнең журналист репортажында үзе теләгәнне генә күрәсе килә, ММЧ хуҗаларының - үз мәнфәгатьләре. Милица Пешич игътибарны мультикультурализм, ягъни дини, этник, социаль статус төрлелеге хөкем сөргән бүгенге җәмгыятьтә журналист этикасының зур роль уйнавына юнәлтте. Проблемаларны яктыртканда таләпләр Европа каләм ияләренә дә, Россиянекенә дә бер үк - толерантлык, объективлык, үзеңдә булган стереотипларны җиңә белү, шулай ук фикер төрлелегенә дә зур урын бирү.
«Сүз ул - көчле корал, аны бик сак кулланырга кирәк. Материалда утырткан агачлар санында төгәлсезлек җибәрү бер мәсьәлә, аны соңыннан гафу үтенеп төзәтеп тә була. Ә менә хаталар милли, дини мәнфәгатьләргә кагылганда, алар кичерелми. Кайбер илләрдә журналистларга моның өчен гомерләре белән түләргә туры килә», - ди ул. Үзе дә озак еллардан бирле журналистика өлкәсендә эшләгән лектор раславынча, XXI гасыр журналистикасында, традицион формада бәян итү белән беррәттән, истә калырлык детальләр белән кыска итеп сурәтләү киң урын ала бара. «Бүген кешенең озын форматны кабул итәргә вакыты юк, шуңа күрә, социаль челтәрләр форматы елдан-ел популярлаша бара», - ди ул.
Милица Пешич фикеренчә, журналистика - гомер буе белем күтәрүне таләп итә торган өлкә. Шуңа да Европа вәкиленең республика журналистларына теләкләре оригинальлеге белән аерылып тормады, без совет чорыннан ишетергә күнеккән «укырга, укырга һәм укырга» булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading