16+

Зөядән гыйбрәт алып кайттык

Милләтне хәтер яшәтә, шуңа күрә дә тарихыбызда булган горурланырлык вакыйгаларны гына түгел, гыйбрәтле елларны да белеп тору һәм онытмау изге бурычыбыз. Әйтергә кирәк, бу эштә беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең керткән өлеше бик зур. Соңгы берничә ел эчендә ул Болгардагы һәм Зөя утравындагы тарихи-архитектура музей-тыюлыкларын саклау һәм төзекләндерү эшенә ныклап кереште.

Беренчесенә һәр елны, милләтебезнең ислам динен кабул итү датасын искә алу йөзеннән, Болгар җыенына барып йөрсәк тә, Зөя утравына барып чыгу өчен әлегәчә җай табылганы юк иде. Ә бу ялларда, ниһаять, мондый форсат та чыкты, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы журналистикада һәм полиграфия системасында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызны быел Зөягә экскурсиягә алып барды, аларга без дә кушылдык.
Менә тиздән, 12 октябрь көнне татар милли хәрәкәте Казан ханлыгының Явыз Иван тарафыннан талануына һәм җимерелүенә, ата-бабаларыбызның бәйсез татар дәүләте өчен сугышып шәһит китүенә 461 ел тулуын матәм чаралары белән елдагыча билгеләп узачак. Ә без пенсионер хезмәттәшләребез белән бу датага бәйле чиркәүле кирмән эченә юл тотабыз, әле реставрацияләнеп бетәргә дә өлгермәгән биналар белән танышабыз. Кечкенә генә авыл биләмәсендә ничәмә чиркәү калкып чыккан (бөтенесе дә хәзергәчә сакланмаган). Шулар арасында агачтан гына торучы «Изге өчлек» дип исемләнгәне дә бар, аның буралары XVI гасыр бүрәнәләреннән гыйбарәт.
Бүген биредә рус ишегалды төзеп, аранга ипподромнан дүрт ат та китереп япканнар, тимерче белән чүлмәкчене дә эшкә җиккәннәр. Ә «Ленивый торжок» дигән тыкрыкта, сувенирлар сату белән беррәттән, туристлар, җәя һәм арболетлардан ук атып, төз тидерү сәләтен дә сыный ала. Биредә борынгы киемдәге сугышчыларның кылыч алышуын да күрү мөмкинлекләре тудырылган. Әлеге «Гладиаторлар сугышы» уздырылучы урыннан ерак түгел рус ашханәсе дә ачып җибәргәннәр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading