16+

Айдар Галимовның әнисе – Бибинур апа: “Артык мактамагыз Айдарны”

Бибинур апа гомерен балалар укытуга багышлый. Ул 38 ел буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, үз эшенең остасы. "Айдарны башка укучылардан аерып, җәлләгәнем булмады", - ди ул. Галимовлар барысы да шундый гадел һәм дөреслекне ярата.

Айдар Галимовның әнисе – Бибинур апа: “Артык мактамагыз Айдарны”

Бибинур апа гомерен балалар укытуга багышлый. Ул 38 ел буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, үз эшенең остасы. "Айдарны башка укучылардан аерып, җәлләгәнем булмады", - ди ул. Галимовлар барысы да шундый гадел һәм дөреслекне ярата.

- Айдар бишектән үк җырларга яратты. Беренче сыйныфка барганда ук җитди җырлар белә иде. 6 яшьлек чагында "Шайморатов генерал"ны хәтта, зур сәхнәдә - район үзәгендә җырлап йөргәнен хәтерлим.

Айдар һәрвакыт "5"легә генә укыды. Бүгенге көнгә кадәр аның көндәлеге саклана, еш ачып карыйм: «бишле»ләре тезелеп тора. 1 сыйныфка җитәкләп барганымны әле дә хәтерлим. Кып итеп киенгән, кып итеп торган егетне тәүге укытучылары - Сәгыйдә апаларына тапшырдым. Мин дә укытучы булып эшләгәч, Айдар белән бергә укыдык дисәң дә була.

Ул заманда хоккей аеруча популяр иде. Укучыларында спортчы күрергә теләпме, өлкән класслардагы сыйныф җитәкчеләре Нәсимә Хәмзә кызы Галиева аларны спортка җәлеп итте. Балалар хоккей дип җенләнеп үсте. Ул вакытта Айдарның кушаматы да "Харламов" иде.

Айдар һәрвакыт төпле фикер йөртте, белемле булды. Беркайчан да аны кыстап, өй эшен эшләткәнем булмады. Бар бирелгән биремнәрен эшләмичә, өстәлдән торып китми иде. Кайвакыт хәтта үзем: "Әнә, иптәшләрең тышта уйнап йөри, бар син дә", - дип китапларыннан аермакчы була идем, әмма ул үзенекен эшләде. Мәктәпне тәмамлагач, мактау грамотасы да бирделәр. Техникумга имтихансыз керде һәм кызыл диплом алып чыкты. Армиядән соң тарих фәненнән имтиханны "биш"кә тапшырып, Башкортстан дәүләт университетының хокук факультетына укырга керде.

Айдарның мәктәптән елап кайтып кергәнен хәтерләмим. Тәрбия башы - гаиләдән, диләр бит. Әтисе кырыс кеше, кайвакыт аның күз-карашы гына да җитә иде. Айдар үзенең проблемаларын һәрвакыт үзе хәл итте, өйгә кайтып зарланганын хәтерләмим.

Бу һич кенә дә мактану түгел. Артык мактамагыз Айдарны. Нормальный егет ул.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading