16+

Данир Сабиров: «Үземне надан дип сүгәргә яратам инде...»

«Шәһри Казан газетасында кунакта – юмор остасы, җырчы Данир Сабиров

Данир Сабиров: «Үземне надан дип сүгәргә яратам инде...»

«Шәһри Казан газетасында кунакта – юмор остасы, җырчы Данир Сабиров

– Данир, сәхнәдән син бер проблемасыз, уйнап-көлеп кенә яшәүчегә охшагансың. Ә чынында ничек?

– Сәхнәдә кеше бертөрле күренә, ә чынында бөтенләй башка булырга мөмкин. Мәсәлән, Филүс Каһировны сәхнәдә бик җитди образда күреп, аны тормышта да шундый дип уйлаучылар бар. Ә юк. Ул – көндәлек тормышта мәзәк артыннан мәзәк сөйләп көлдерә торган кеше. Аның кызыкларын тыңлап, авызны җыеп алып булмый.

Ә мин тормышта гел көлеп яшим дип әйтә алмыйм. Кайчак күңел төшенкелегенә дә бирелеп алам. Үз-үземә урын таба алмаган чаклар да була. Белмим, рәхәткә чыдый алмау микән инде ул?! Тулай торакта үскән бала буларак, үз йортымны төзегәч, машина алгач, күңелем тынычланыр төсле иде. Алай булып чыкмады. Йорт төзелде, машина да йөреп тора, әмма хикмәт башкада. Тик нәрсәдә икәнен әле дә аңлый алмыйм.

– Ел әйләнәсендә гастрольдә йөрисең, арыйсыңдыр да. Сиңа ял итү өчен нәрсә кирәк?

– Йокыны туйдыру. Елына ике тапкыр диңгезгә дә барабыз. Ялга чыксак, минем өчен иң мөһиме – күңелле компания. Балаларны алып, гаилә дуслары белән бергәләп, атна-ун көн ял итеп кайтудан да рәхәте юк.

– Гастрольләргә хатының белән бергә чыгып китәсез, балалар әбиләре белән кала. Балаларны әби тәрбияләү бик үк дөрес тә түгелдер...

– Безнең әби белән бик дөрес ул (көлә). Хатыным Миләүшәнең әнисе – бик дөрес кеше, балаларны тәртипкә өйрәтә. Ә без кайтсак, график дигән әйбер югала: кайчан телиләр – шул вакытта ашыйлар, йоклыйлар.

– Балаларны сагынып кайткач, аларны ачулана да алмыйсыңдыр инде?

– Юк, мин алар янында юашка әйләнәм. Алар миннән курыкмый да. Безнең өйдә «Әниеңә әйтәм», – дигән сүздән генә дә шүрлиләр. Алар да мине әниләре белән куркыта. Шулай да Миләүшәне усал димәс идем. Бик гадел кеше ул. Ансыз гастрольләргә чыгып булмый, чөнки исәп-хисап эшләрен хатын алып бара. Бөтенләй дә акча саный белмим. Мин «ыштансыз»: эчемдәге – тышымда.
Әтием – үзбәк, ә үзбәкләр алар бик үткен кешеләр, тик менә никтер аның үткенлеге миңа күчмәгән. Әти, оешмаларга кереп, концертыма билетлар да сатып чыга. Кеше белән уртак тел таба белә. Ә әни – оялчан. Мин күбрәк аңа охшаганмындыр. Әни, җитәкче вазифасын башкарса да, идарә итәргә яратмый. Эш бүлмәсендә идәнне начар итеп юып чыгалар икән, бер сүз дә әйтмичә, үзе яңадан юа торган кеше ул.

– Кешене елатудан бигрәк, көлдерү кыен, диләр.

– Килешәм. Юморны туплау җиңел түгел. Кайчак хәтта: «Киләсе елда тамашачыга нәрсә сөйләп көлдерермен икән?» – дип тә борчыла башлыйм. Әлегә, Аллага шөкер, барысы да халыкка ошый. Аннары, ничә ел гастрольләрдә йөреп, бер нәтиҗәгә килдем: һәр юморны эләктереп алып, рәхәтләнеп көлә белә торган кешеләр Чаллыда, Азнакайда һәм Башкортстанда яши.

– Китаплар күп укыйсыңдыр?!.

– Юк шул. Нәрсә укыганымны аңлый алмыйм, уйлар чуалып бетә. Аннары, бер урында тик кенә утырырга да яратмыйм, түземлек дигән нәрсә бөтенләй юк. Тик шулай да, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары»н укып чыктым әле, «Кеше китә – җыры кала»ны да укый башладым...

Үземне надан дип сүгәргә яратам инде. Тик сүккәндә, хатыным, мине бүлдереп: «Надан түгел син. Надан булган булсаң, мин сиңа кияүгә чыкмаган булыр идем», – ди. Шулай дигәч, тынычланып куям.

– Кемгә пародия ясавы җиңелрәк?

– Айдар Галимов һәм Салават Фәтхетдиновка, Рәшит Сабировка пародияләрне яратып эшлим. «Мумий Троль»гә дә... Ә менә Фирдүснең тавышын охшата алмыйм. Әмма кыланышларын шартын китереп, кызык текст сөйләп, халыкны барыбер көлдерәм.

– Син – Салават укучысы. Укытучың синең белән горурланадыр?

– Белмим, моны аның үзеннән сорарга кирәк. Салават абыйны бик хөрмәт итәм. Киңәшләрен кызганмый, иҗатта гына түгел, психологик яктан да ярдәм итә, булыша ул. Кайчак аның юморын концертларымда да файдаланам.

Фирзәр абый белән Фирдүс турындагы «Пока прет» дигән мәзәкне ишеткәнең бармы? Фирзәр абый юбилеенда сәхнәдән шул мәзәкне сөйләдем. Кызык мәзәк ул. Бервакыт Фирзәр абый Фирдүскә шалтырата икән: «Фирдүс, авылга Сабан туена килеп җырлый алмассыңмы, бәясе күпме?» – дигән. «50 мең», – дигән Фирдүс. Фирзәр абыйның бюджеты бераз кысынкырак булган, күрәсең: «Әйдә, 30 меңгә», – дигән. Фирдүс: «Юк, Фирзәр абый, «пока прет» шундый бәя», – дигән. Бер-ике ай вакыт узгач, җыр сорап, Фирдүс Фирзәр абыйга шалтырата икән. Композитор аңа үз бәясен 50 мең дип әйткән дә, җырчы аптырап калган: «Фирзәр абый, 15 мең генә иде бит әле», – дигән. Фирзәр абый аңа: «Пока прет, шундый бәя», – дип җавап кайтарган ди.

Ә чынында исә Фирзәр абый ул бик юмарт һәм кызык шәхес. Мин элек аннан бер җыр сатып алган идем, миннән соң ул аны Рөстәм Закировка саткан да, хәзер ул җырлап йөри. Үз ризасызлыгымны белдертмәкче идем, Фирзәр абый: «Ярар, кайгырма, яңаны язып бирермен!» – ди. Менә аңа ничек үпкә тотасың инде?!

– Хорафатларга ышанасыңмы? Сәхнәгә чыгар алдыннан нәрсә дә булса эшлисеңме?

– Элегрәк, көрәшкәндә, келәмгә уң аяктан чыгу гадәте бар иде. Хәзер сәхнәгә чыгу алдыннан бар белгән догаларымны укыйм. Миләүшәнең дәү әнисе Миннегаян әби дә минем өчен хәер-догада. Тугызынчы дистәсен тутырган әбиебез, концертларга озатканда: «Хозыр Ильяс юлдаш булсын. Мәхәббәтле булып күрен. Ходай тел ачкычлары бирсен», – дип озатып кала. Әбинең теләк теләгәннәрен тыңлап тору – үзе бер рәхәт. Аның күңелендә бары тик яхшылык кына.

– Сәхнәдә сөйләвеңчә, син ике кызың, хатының, аның әнисе, Миннегаян әби белән бергә яшисең.

– Әйе, хатын-кызлар батальоны белән яшим! Сәхнәдән «Кайвакыт шул матрешкаларымны бер-берсе эченә җыеп, Миннегаян әбине үзен генә калдырырга иде ул!» – дип шаяртып сөйләгәнем дә бар. Кемгәдер бәлки алай яшәү уңайсыз да булыр иде, әмма миңа рәхәт һәм берсе дә комачауламый. Һәркайсы белән уртак тел табып, рәхәтләнеп яшибез.

– Кызың Мәрьям турында да сорамый булдыра алмыйм.

– Кызым, үзе теләп, өч яшеннән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Көн дә күнекмәләргә йөри, атна саен ярышларда катнаша. Мин матди ягын гына кайгыртам, калган нечкәлекләрен әнисе белән хәл итәләр: костюмын да тектертәләр, башка шәһәрләргә ярышларга да йөриләр.

– Данир, синең өчен бәхет нәрсә ул?

– Күңелең тыныч булып, үзең һәм якыннарың сау-сәламәт булса, шул иң зур бәхеттер! Яратып башкарган эшең халыкка ошый икән, бу да – бәхет. Яңа чыгыш әзерләп, тамашачыны көлдерә алам икән, бу да – бәхет! Әти-әни исән-сау, хатыным янымда, балаларым үсеп килә... Димәк, мин – бәхетле!

Язмага реакция белдерегез

111

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    1

    Молодец Данир

    • аватар Без имени

      2

      1

      Без сине яратабыз Данир?Бэхетле бул???

      • аватар Без имени

        2

        1

        Данир, сине, гаилэнне, дусларынны бик яратабыз!!!!! Сэламэт бул! Эшлэ, жырла, уйна-кол, пока прет!!!! ?????

        • аватар Без имени

          0

          0

          Каты эшлисең ай яй

          Мөһим

          loading