16+

Әхәт Гаффар: «Бу хакта сөйләшәсе килми, кирәк тә түгел. Әллә кайчан булган үбешүеңнең балын эзләгән шикеллерәк»

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат итеп язучы Әхәт Гаффар да тәкъдим ителде. Бүләккә аның «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» романы, «Олы юлның тузаны», «Богау» исемле романнарын, Тукайның бала чагы турындагы «Дәрья башы» повестен, хикәяләрен бергә туплаган «Дәрья башы» дигән китабы күрсәтелде.

Әхәт Гаффар: «Бу хакта сөйләшәсе килми, кирәк тә түгел. Әллә кайчан булган үбешүеңнең балын эзләгән шикеллерәк»

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат итеп язучы Әхәт Гаффар да тәкъдим ителде. Бүләккә аның «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» романы, «Олы юлның тузаны», «Богау» исемле романнарын, Тукайның бала чагы турындагы «Дәрья башы» повестен, хикәяләрен бергә туплаган «Дәрья башы» дигән китабы күрсәтелде.

- Иң әүвәл, Әхәт әфәнде, синең, язучы буларак, заман һәм замандашларыбыз турында фикерләреңне беләсе килгән иде. Нигә дигәндә, илдә әллә ниләр башланды бит һәм дәвам итә. Ә халык көтә…
- Уйлаган уй күп инде ул. Тик менә хәзер соравыңа каршы җавапны кыска гына әйтеп бирүе кыенрак. Дөресен әйткәндә, заманалар шактый ук болгавыр, замандашларыбыз исә юл маякларыннан язган кебек.

- Ә халык барыбер җавап көтә, эзли.
- Авырткан чакта һәм бу авыртуны чиксез бер түземлек белән кичерергә кирәк булса, халык… эндәшми ул. Табигать биргән бөтен хис-кичерешләрен эшкә җигеп эндәшми. Күзе дә, рухы да эндәшми. Әмма менә шушындый эндәшмәү халыкның асылын тәшкил итә дә инде. Аның эндәшмәвендә бар көче, җиңелмәслеге һәм мәңгелеге чагыла. Үз халкының эндәшмәвен кәгазьдә сурәтләгән язучы бөек була алыр иде. Каләмен үз халкының эндәшмәве мәгънәсенә көйләп язган язучы гына чын. Татар дөньясында шундый шәхесләрдән берсе - даһи Тукай.

- Әгәр хәзер шундый бер шәхес килеп чыкса, ул нидән башлар иде икән?
- Беләсеңме, Гәрәй абый, безнең ­көнкүрешебезгә, тормышыбызга, яшәвебез­гә авыр бер тимер ­богау салынган. Чылбыр, ­зын­җыр. Җитмәсә, ул ­чылбыр баш-­башыннан йозаклап бикләп куелган. Бөтен хик­мәт шунда: безнең кулыбызда шул йозакны ачардай ачкыч юк. Шуңа күрә, икътисадта булсын, сәясәттә булсын, рухи дөньябызда булсын шундый ачкыч таба алмаганга, без әлеге богауның үзен өзмәкче булып азапланабыз, ничек тә муендагы чылбырдан котылырга исәплибез. Яхшы, ничек кирәк алай баштан салып ташладык ди. Ә богауның йозагы барыбер бикле кала лабаса! Яңа Тукай безнең арабызга әнә шул ачкычны йөрәгеннән, җаныннан алып, халык арасында пәйда булыр шикелле. Безгә рух бөеклеге кирәк. Рух - җиңелмәс көч һәм яшәү ул. Ә рухсызлык - җиңелү һәм үлем.

- Әлегә исә син теләгән яңа Тукай офыкта күренми. Алай да татар халкы үз рухының әйдәүчеләре саналырдай әдипләргә һичкайчан ярлы булмады.
- Әлбәттә. Татар халкы фидакяр, тугры, үз ка­ләмнәрен үз җаннарының иманнарына турылап язучыларга бүген дә шактый бай, моның белән горурлана ала һәм бәхетле. Күпме хәзинә! Әмма ул хәзинә башлыча татар халкының фәкать үз күңел түрендә генә ята. Ә дөнья халыклары өчен ул рухи байлык XX гасыр пиратлары тарафыннан ниндидер бер утрауга илтеп күмелгән кебек билгесезлектә, яшереп тотыла. Хәзер әдәбиятыбызның иң камил үрнәкләрен ил һәм дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итеп тарату мәслихәт. Моңа кадәр без, асылда, әсәрләребезнең урысча нәшер ителүенә канәгать­ләнү белән чикләндек. Чит илләрдә безне әллә ни белмиләр. Ул гынамы соң, китапларыбызны тугандаш төрки халыкларга ирештерү белән дә чынлап торып шөгыльләнмәдек һәм якын-тирә арада шөгыльләнмәбез дә, ахрысы. Кешелек дөньясының рухи дәрьясына таба юлга чыгар чак җитте. Мокытланып, манкортланып, алма пеш, авызыма төш, дип тик утырмыйк. Шушыны эшли алмасак, без язучылар түгел, ә бәлки мазутчылар гына шикелле.

- Инде үз иҗатыңа якынрак килик…
- Үпкәләмә һәм ачулан­ма, бүлдерәм. «Язучының үз иҗаты». Бездәме? Моңа кадәр ул юк диярлек иде бит. Әле кайчан гына «соц. реализм» дигән камчы белән язучыны, чын иҗат болынына кертмичә, кысыр җирләрдә генә йөрттеләр. Тәнкыйтьчеләребезнең мә­каләләре «Тиеш!» дигән боерык белән тулып тора иде. Язучы һәм… «Тиеш». Ни өчен тиеш ул? Кемгә? Күпме? Язучы беркемнән бернәрсә әҗәткә алмаган һәм алмый лабаса. Юньле хезмәт хакы алмыйча, йокысын калдырып, йөрәген бетереп, миен черетеп яза-яза да - тиеш каламы? «Тиеш» дигән авызлык - язучыны дилбегәләп тотар, буйсындырыр өчен кирәк нәрсә. Ә чын язучы фәкать үз талантына гына буйсына ул. Язучы - цирк җәнлеге түгел. Ул һичкайчан һичкемгә буйсынмый. Ул хәтта үз-­үзенә дә буйсынмый. Аннары соң әлеге дә баягы «Тиеш!» үзе үк ахмаклык, тилелек галәмәтеннән килә. Язгы елгага «Тын гына ак!» дип боерып буламы? Тау астыннан бәреп чык­кан салкын чишмәгә «Суың җылы булсын!» дип кушып буламы? Язучыга да шулай.

… Без курыкмаган нәрсә бик аз иде. Кирәк булмаган икән. Яшисе калган, яшисе.

- Син үзеңнең язган әсәрлә­реңнән канәгать каласыңмы?
- Моңа чын-чынлап, тәфсилләп тә җавап биреп булыр иде. Әмма күп очракта бу хакта сөйләшәсе килми. Кирәк тә түгел. Әллә кайчан булган үбешүеңнең балын эзләгән шикеллерәк.

- Әгәр бүген иҗатың халкыбыз арасында гаять хөрмәт ителгән Тукай премиясенә тәкъдим ителгән икән, димәк, синең элеккеге әсәрләреңне кемдер - укучы һәм җәмәгатьчелек әйбәт кабул иткән, алар әдәби уңыш буларак бәһаләнгән дигән сүз. Син язучының төп максаты нидән гыйбарәт дип уйлыйсың?
- Мин язучыларны аналарга тиңләр идем. Ана кеше баласын авыр тән газабы белән таба. Китап та җан газабы белән дөньяга килә. Аналар балага бишек җыры көйли. Язучылар исә кешеләрнең бөтен гомерләре буена җырлый. Аерма шунда гына: ана кеше баласы йокыга китсен өчен көйли, ә язучы кешеләр йокламасын, уяу торсын өчен яза.

- Остазларың дип кем­нәрне саныйсың?
- Башкалар артыннан ияреп барган кеше бернәрсә тапмый ул, чөнки эзләми. Нидер эшлисең икән, шул эшне тиешенчә эшли белүчедән өйрәнергә кирәк. Ә синнән остараклар һәрчак бар. Алар ирешәсе маяк кебек гел-гел алда, чакырып тора.

- Язу эшендә синең өчен иң авыры нәрсә?
- Язмау. Бөек Болгарның бер гаскәр башлыгы үз сугышчыларына яулап алынасы кирмәнне күрсәткән дә болай дигән, имеш: «Анда барып җитүегез бик кирәк, әйләнеп кайтуыгызның хаҗәте юк»… Мин үземне шундый сугышчылар арасында итеп күрәсем, тоясым килә. Ә моның өчен үзеңдәге бик күп кимчелекләрне, хаталарны төзәтергә кирәк. Без еш кына үз-үзебезне төзәтәсе урында Аллаһы Тәгаләне төзәтергә теләп ялгышабыз.

- Киләчәктә нәрсәләр язарга уйлыйсың?
- Бөркет оясында һәр­вакыт яшел агач ботагы тора, диләр. Нигә икәнен беркем белми. Шуны беләсем һәм укучыларыма халыкның оясында ни ятканын әйтәсем килә.

- Синең язганнарың Татарстанда гына түгел, элегрәк заманны искә төшерсәк, СССРдагы, чит илләрдәге төрле халыклар телләрендә нәшер ителде. Инде, ни­һаять, иҗат үрнәкләреңнең Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителүен мин рухланып кабул иттем, ихлас күңелдән шуңа лаек дип саныйм.
- Ышанычың өчен рәхмәт яусын, Гәрәй абый!

Гәрәй Рәхим, Татарстанның Тукай исемендәге премиясе лауреаты, халык шагыйре.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading