16+

100 яшьлек әби: «Яңа шәл янына яңа пәлтә дә кирәк инде!»

100 яшьтә дә шаянлыгын, җор теллелеген югалтмаган кешеләргә сокланып карыйсың. Бүгенге көндә Апаста яшәүче Зәйнәп Ибраһимова да шундый шаян да, зирәк тә әбекәй. Аның белән сөйләшеп алган мизгелдә дә ул безне берничә тапкыр көлдереп алды.

100 яшькә кадәр яшәүче кешеләрне хәзерге заманда бик еш очратмассың. Республикада да аларны бармак белән генә санарлыктыр. 100 яшь - бер гасыр дигән сүз бит ул! Шушы вакыт аралыгында ниләр генә булмаган?! Зәйнәп әбинең дә тормышы гадәти генә түгел. 1914 елда туган кызга узган гасырларда барлык тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Зәйнәп әби гомер буе колхозда эшли. Ә эш барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Бөтен кыенлыкларны, тормыш сынауларын җиңел итеп үткәреп җибәрә алу озак яшәүнең бер сере дә булып торадыр. Тумышы белән Апас районының Сатмыш авылыннан ул. «Балаларым бик күп булмады - җидәү генә», - дип шаяртып алды әбекәй. Бүгенге көндә үзен карап торучылардан да уңган ул - Апаста улы Заһит, килене Гөлфия тәрбиясендә яши. Гөлфия апа үзе дә: «Әнкәйне шулай тәрбияли алганга сөенәбез», - ди.
«Бик күптәнге инде мин», - ди Зәйнәп әби үзе турында. Шуңа да карамастан, үзен яхшы хис итә, хәтере дә яхшы, күзләре дә әйбәт күрә. Зәйнәп әбине туган көне белән котларга Апас муниципаль район хакимияте башлыгы Рәшид Заһидуллин да килгән булган. Аңа ул ак шәл бүләк иткән. Зәйнәп әби анда да шаянлыгын югалтмаган: «Хәзер бу шәл янына бер пәлтә дә кирәк инде!» - дип көлдереп алган. Зәйнәп әбигә сокланып кайттык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading