16+

5 бала әнисе Альмирә Баһаветдинова: «Балалар белән озак­лап декрет ялында утыр­ганым да юк, олылары кечкенәләрен миннән бер дә ким карамый»

- Аягыңа уралып, тешсез авызы белән: «Әннә, мәммәм», - дип кабатлап торган, ишектән үк: «Әни, «бишле» алдым», - дип сөенеп кайтып кергән, ишегалдында балта-чүкеч тотып, әтисе артыннан бер дә калмый ияреп йөри торган ул-кызларың булмаса, нинди гаилә ди инде ул.

5 бала әнисе Альмирә Баһаветдинова: «Балалар белән озак­лап декрет ялында утыр­ганым да юк, олылары кечкенәләрен миннән бер дә ким карамый»

- Аягыңа уралып, тешсез авызы белән: «Әннә, мәммәм», - дип кабатлап торган, ишектән үк: «Әни, «бишле» алдым», - дип сөенеп кайтып кергән, ишегалдында балта-чүкеч тотып, әтисе артыннан бер дә калмый ияреп йөри торган ул-кызларың булмаса, нинди гаилә ди инде ул.

Олылары үсеп җитеп кул астына керә башлагач, телевизордан сабый бала күргән саен, безнең дә тупырдап торган бала сөясебез килә башлый. Башта өчесе янына дүртенчесе дә сыяр, аннары булган булган бер йодрык кебек булсыннар инде дия-дия, бишенче балабызны да алып кайттык. Күптән түгел генә безгә «Татнефть» микроавтобус бүләк итте, - дип каршы алды мине Әлмәттә яшәүче күп бала анасы Альмирә.

Әлмәт якларына баргач, анда яшәүче Альмирә һәм Кәрим Баһаветдиновлар өенә дә сугылып чыктык. Өйдә кызлар гына иде. Йорт хуҗасы Назыйм эштә, ә олы уллары Сирень Әлмәт дәүләт нефть институтында укуда, дүрт яшьлек Альберт балалар бакчасында. Диана белән Чулпан мәктәптән кайт­каннар, төпчекләре Фәниягә ун гына ай, апалары аны кулларыннан да төшерми, әле берсе, әле икенчесе ике битеннән үбеп кенә торалар.

- Балалар белән озак­лап декрет ялында утыр­ганым да юк, олылары кечкенәләрен миннән бер дә ким карамый. Кайчан ашатасын да, кайчан йок­латасын да белеп торалар. Әни, дус кызларың белән очрашып, ял итеп кайт дип, мине утырмага да чыгарып җибәрәләр, - дип көлә Альмирә ханым. - Өч бала җиткән, нәрсәгә тагын бала алып кайтасың, дип әйтүчеләр дә булды. Ә әнием, тап, кызым, һәр бала үз бәхете, үз ризыгы белән туа, дип әйтә килде. Әле кичә генә биләүдә яталар иде, кай арада үсеп тә җиттеләр соң, дип, үзебез дә гаҗәпләнеп куябыз. Өйдәге эшләрнең күбесен Диана эшли, Сирень ишегалдында, хуҗалык эшләрендә әтисенең төп ярдәмчесе. Һәр­берсенең үз холкы. Диана миңа охшаган, ул да милициядә эшләргә хыяллана. Сирень әтисе кебек тыныч холыклы.

- Ә мин - әтинең яраткан кызы, - дип сүзгә кушыла сигез яшьлек Чулпан.
- Чулпан апасы белән абыйсыннан соң ­шактый вакыт үткәч туды, кечкенә­ләре туганчы, ул төпчегебез булды. Ә төпчек бала, үзегез беләсез, иркә була, - ди Альмирә, елмаеп.
Назыйм белән Альмирәнең өйләнешкәннәренә 20 ел булган. Альмирә Чаллыда милиция­дә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә хезмәт куя, Назыйм дуслары янына кунакка килгән була, шунда таныша да алар. Озакка сузмый гына өйләнешеп тә куялар. Яңа йорт җиткезәләр. Назыйм 30 елдан артык инде «Елховнефть»тә слесарь булып эшли. «Татнефть» Яңа елга Баһаветдиновлар гаиләсенә җиде урынлы «Соболь» микроавтобусы бүләк иткән.

- Җиңел машинабыз бар иде, әмма аңа ­барыбыз да сыя алмый идек. Гаилә белән җыелышып беркая да бара алганыбыз булмады. Әнием Оренбург өлкәсендә берүзе генә яши. Аның янына да бергәләшеп барган юк. Хәзер инде җәйгә җыелышып аның янына барырга уйлыйбыз, диңгезгә дә бара алачакбыз. Микроавтобус безгә чын мәгънәсендә зур бүләк булды. Менә бу ялларда балалар Әлмәт театрына бара, билетларны бушка шулай ук «Татнефть» биргән. Алар тарафыннан ярдәмне гел тоеп яшибез, бәйрәмнәрдә дә игътибарсыз калдырмыйлар. Балаларны лагерьга урнаштыру мәсьәләсен дә хәл итәләр, - ди Альмирә.

Баһаветдиновларның бакчаларында ике теплица тора, яшелчәләрен дә, бәрәңгесен дә күп итеп утырталар.
- Бакчада барыбыз да эшләргә ярата. Балаларга да, тырышкан кеше ач калмас, дип гел әйтеп торабыз. Булдыклы кеше беркайчан да югалып калмый, - ди биш бала анасы Альмирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading