16+

«Абыйның кырыгын үткәргәннән соң, аның исәнлеге турында хат килеп төште»

Бабам, Биктимер Ибраһимов, 1923 елгы. Утлы елларны искә алып, ул безгә башыннан кичкәннәрне еш сөйли.

«Абыйның кырыгын үткәргәннән соң, аның исәнлеге турында хат килеп төште»

Бабам, Биктимер Ибраһимов, 1923 елгы. Утлы елларны искә алып, ул безгә башыннан кичкәннәрне еш сөйли.


- Сугыш башланган көнне болында печән әзерли идек. Җәй башы гына булса да, билдән печән иде ул елны. Шулчак, бар көченә чаптырып, бер атлы кеше килеп туктады да: «Сугыш! Барыгыз да авылга, хәзер үк!» - диде дә кире китеп барды. Чалгы, тырмаларны җилкәгә салдык та авылга кайттык. Кайгы-хәс­рәткә баткан, күзләре яшьләнгән әниләр безне басу капкасы янына чыгып каршы алды. Иртәгесен авылдан күп кенә ир-егетне фронтка озаттык. Чират безгә дә җитте. Татарстаннан киткәндә үк билгеле булды: без Ленинградны сакларга барачакбыз! Солдатлар төялгән составны юлда бомбага тоттылар, күпләр һәлак булды. Күп газаплар чигеп, ниһаять, Ленинградка килеп җиттек. Төннәрен траншея­лар, окоплар казыйбыз, көндез сугышчан әзерлек үтәбез. 23 майда оборона тоттык. Күк белән җир тоташкан кебек тоелды. Безнең укчы бригадада ничә солдат булганын хәтерләмим, әмма гарасаттан исән калганнар өчәү генә идек. Сугышта берәү дә «үләм» дип йөрми. Дошманга нәфрәт чиксез булганга, үзеңне гел исән калырмын дип тоясың. Үлем белән үлемсезлек арасын мин дә үттем. Каты яраланып, алты ай Соликамск шәһәре госпиталендә дәваландым...

Менә шул вакытта авылга «похоронка» килә, хәтта җеназасын да укыйлар. Бу кайгылы вакытларны бабамның сеңлесе Минҗиһан әби әле дә хәтерли.

- Үлде дип хәбәр килгәч, әни аш үткәрде. Абыйның кырыгын үткәреп, 41 көн дигәндә, әнигә хат килеп төште. «Без сезне сөендерәбез: улыгыз Биктимер исән, хәзер Соликамск госпиталендә дәвалана», - дип язылган иде. Әни моңа ышанмыйча, хатны кочаклап өйдән өйгә йөри. Өч айдан соң абыйның үзеннән хат алгач кына тәмам тынычландык, - ди ул.

Бабам күп михнәтләр кү­реп, 1943 елда култык таягында Өчнарат авылына исән-сау әйләнеп кайта. Инвалид булып кайткан фронтовик ике ел култык таяклары белән йөри. Сугыш яралары бераз ябылгач, 1950 елда Шәмәрдәнгә күченеп килә, нефтебазага каравылчы булып эшкә керә һәм пенсиягә чыкканчы, 37 ел шунда эшли.

Әбиебез Мәхрүсә белән алар өч бала: бер кыз, ике ул үстерәләр. Хәзерге көндә аларның һәркайсы гаиләләре белән Шәмәрдәндә яши. Бабам алты оныгы, 46 оныкчыгы белән һәрдаим элемтәдә тора. Картлык көннәрен генә тигезлек белән каршы ала алмыйлар, әбиебез 16 ел элек вафат булды.

Моннан өч ел элек бабам Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барды. Очрашуга киткәнче, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән истәлеккә фотога төшкәннәр (рәсемдә). Казаннан республика җитәкчеләре белән очрашудан бабам бик канәгать булып сөенеп кайткан иде. «Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бик зурлап кунак итте, өрмәгән җиргә утыртмадылар», - диде.

Хәзерге көндә бабабыз улы Фидәил, килене Сания тәрбиясендә яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading