16+

Ачы балдай ачы язмыш

Сельпода аракы белән алыш-бирешләрне күп ясаган, шунда эчәргә дә өйрәнгән Хәмидә пекарняда эшли башлагач та җаен тапты. Чүпрәсе, шикәре кулда, җылы урында ачы бал ясап, кирәк булганда өйгә алып кайтып самогон куып, эшне көйгә салды ул.

Ачы балдай ачы язмыш

Сельпода аракы белән алыш-бирешләрне күп ясаган, шунда эчәргә дә өйрәнгән Хәмидә пекарняда эшли башлагач та җаен тапты. Чүпрәсе, шикәре кулда, җылы урында ачы бал ясап, кирәк булганда өйгә алып кайтып самогон куып, эшне көйгә салды ул.

Пекарнясы да бакча артында гына. Төннәрен малае яки ире ике арада йөреп тордылар. Эчәргә яратучы улына да, иренә дә аракыга акча тотасы юк, экономия, дип уйлады хатын. Туганнары, дуслары, хезмәттәшләре белән дә җыелып күңел ачулар ешайды. Кирәкле кешеләргә дә юл ачык. Кибеттә әйбер булмаган заманда урланган чүпрәсе дә ярап куя, оны-шикәре, ипие үз кулында булган кешенең дуслары да күп була. Бушка килгән самогонны эчә-эчә тәмам эштән бизгән уллары, исереп алгач, ата-анасына бәйләнә, урамда сугышып йөри башлый. Бервакыт шулай, пычракка батып кайтып, тавыш күтәргән улына түземлеге беткән ата пычак белән кадый. Ана кешегә исерек булса да бала бала инде, хокук сакчыларын чакырта. Улын - хастаханәгә, ирен участокка алып китәләр. Хәмидә исә кайгысын эчеп «юа». Эшлексез улы терелеп чыга, ә эшләп йөргән ата 3 елга төрмәгә эләгә. Төрмәгә ризык ташып азапланмый хатын, яшь ирләр белән типтерә башлый. Ире төрмәдән туберкулез белән чирләп чыгып, берәр елдан гүр иясе булгач, яшь ирне йортка кертеп, улы белән ирен сыйлап яши башлый. Улы күршесе белән сүзгә килгәч, аңа: «Кара-каршы утырып эчәргә улым бар, синең улың да юк», - диюдән дә тайчынмый. Эчеп-сугышып яшәп туйгач, яшь ир икенче хатынга чыгып китә. Хәмидә үзе дә, пенсия яшенә дә җитә алмыйча, кисәк кенә үлеп китте. Ничек үлгәнен дә тикшереп торучы булмады аның. Ир уртасы малае, 40 яшьләргә дә җитә алмыйча, мәңгелеккә китеп барды. Бушка килгән ачы бал бер гаиләне тулысы белән юк итте.
Хәмидәнең апасы да күңел ачарга ярата. Кызы, гаиләсен - балаларын онытып эчеп йөри торгач, үлеп китте. 3 баласы ятим калды. Аларны ни көтүе билгесез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading