16+

«Безнең әле кыз һәм улыбыз туасы бар!»

Бу дөньяда таулар күчерергә сәләтле бер генә нәрсә бар: ул - мәхәббәт! 22 яшьлек Диана Каюмова белән аралашып утырганда да мин шуңа шаккаттым - яратса да ярата, көрәшсә дә көрәшә ала икән кеше. Очрашып йөргән егете - 23 яшьлек Ленар Галимуллин, авариягә очрап, инде бер елга якын вегетатив хәлендә яшәсә...

«Безнең әле кыз һәм улыбыз туасы бар!»

Бу дөньяда таулар күчерергә сәләтле бер генә нәрсә бар: ул - мәхәббәт! 22 яшьлек Диана Каюмова белән аралашып утырганда да мин шуңа шаккаттым - яратса да ярата, көрәшсә дә көрәшә ала икән кеше. Очрашып йөргән егете - 23 яшьлек Ленар Галимуллин, авариягә очрап, инде бер елга якын вегетатив хәлендә яшәсә...

Узган елның 10 сентябрендә Казанның ТЭЦевская урамында юл фаҗигасенә дучар булып, комага киткән егет турында табиблар беренче көнне үк тынычландырырлык бер сүз дә әйтми юкса. Ленар команың дүртенче тәүлегендә тоташтырылган аппаратларсыз гына сулый башлагач, алар да шакката. Егеткә бернинди операция дә ясалмый - тәнендә бер җәрәхәте булмаса да, башына зыян килә аның. Башта берәр айлап 15 нче шәһәр хастаханәсендә яткан Ленарны Республика клиник хастаханәсенә күчерәләр, аннан өйгә чыгаралар. Табиблар аңа «хроник вегетатив халәт» дигән диагноз куя.
Авариягә кадәр берничә ай алдан гына әтисен югалткан Ленарның әнисе Роза Ивановна эшеннән китеп, улы белән генә утыра башлый. Кичләрен аңа алмашка Диана килә. Кайдан нинди генә табиб, нинди генә белгеч чакыртмый алар - бу эштә Диана башлап йөри.
- Татарстанның баш неврологы һәм нейрохирургы килеп карап китте аны, - ди Диана, - әмма ел буена тотрыклы төстә сакланучы югары температураның сәбәбен белә алмадылар. Баштарак 40 температура белән ятты ул, хәзер 38-38,5 температура белән яши. Бөтен булган чараларны кулланып карагач, безнең авыру белән Барселона клиникасы шөгыльләнгәнен белештем. Алар нәкъ менә Ленар кебек авыруларны - вегетатив халәттә яшәүчеләрне дәвалау белән мәшгуль. Анда тәүлегенә яшәү һәм дәвалану 550 еврога төшә. Өч айлык курсны үтәр өчен, 3 миллион сумлап акча кирәк. 500 мең сум кулда бар, калган 500 меңен үз гаиләбез белән, кредит алып булса да, таба алабыз. Ә калган 2 миллион сум өчен безгә ярдәм кирәк шул...
Гаилә дигәннән, Диананың ул яктан әти-әнисенә сокланырлык. Алар, кызлары төсле үк, Ленарны аякка бастыру нисбәтеннән бөтен көчен куя. Яңа ел бәйрәмеме ул, календарьнең башка кызыл датасымы - алар Ленар янында булыр. Аеруча Диананың әтисе ул яктан терәк - кызы кебек үк, булачак киявенең савыгачагына аның тамчы да шиге юк.
- Мин үземне Ленарның хатыны дип саныйм. Әгәр шушы бәхетсезлек булмаса, без быел өйләнешергә тиеш идек, - ди Диана. - Күрәсең, туйга кадәр безгә шушындый авырлыкны бергә кичәргә кирәк булгандыр. Мин уфтанмыйм - һәр бәхетле парның тормышында шундый сынау була ул. Өшкерүче-күрәзәче әбиләр дә миңа әйтте - Ленар аягына баса, әмма моңа биш елдан артык вакыт кирәк була, диделәр. Безгә 22-23 яшь - ул биш ел да мине куркытмый!
Диананың өметле күзләре, ышаныч тулы сүзләренә таяк кыстырып утырам димә - очрашып йөргәннәренә әллә ни күп вакыт узмаган килеш, булачак иренә шуның кадәр җаны-тәне белән береккән кыз баланың сабыр канатларының ныклыгын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. «Мин аны яратам, хисләрем бу халәтендә дә тамчы да үзгәрмәде», - ди кыз бала.
Диана белән Ленарның әлеге бәхетсезлеккә кадәр бергәләп төшкән фотоларына карап сокланып туймаслык - яшьлек, матурлык, мәхәббәт! Бирсен Ходай, савыга күрсен Ленар! Диананың алны-ялны күрми сөйгәнен караулары (икътисадчыга читтән торып укучы кыз банкта эшли, эштән соң һәр көнне кичке уннарга кадәр Ленар янында), сабырлыгы-чыдамлыгы, ябык ишекләргә дә ачкыч ярата белүе заяга китмәсен иде. «Ленар бөтен нәрсәне аңлап-белеп ята бит ул, - ди Диана, сөйгәне турында сөйләп туймыйча. Хәерле иртә теләп, битеннән үбеп алсам да, елмаеп җибәрә. Аннан башын читкә бора - күз яшьләрен миңа күрсәтергә яратмый...»
Реквизиты для оказания помощи:
1 .Реквизиты счета в Сбербанке
ФИО: Галимуллина Роза Ивановна
Банк получателя: Отделение «Банк Татарстан»
№ 8610 гор.Казань
Филиал: Ленинский .
Кор.счет: 30101810600000000603
Расч.счет: 42306810262267287258
Лиц.счет: 42306810262267287258/34
ИНН: 7707083893
Бик: 049205603
КПП: 165702001
2. Реквизиты карты в Сбербанке
ЛЕНИНСКОЕ отделение СБЕРБАНКА 6672/0246
ФИО: Роза Галимуллина
№ карты:639002629011694691
Срок: 12/15
З.БИЛАЙН - +79655916326 (для пополнения)
4.МЕГАФОН: +79377730452 (для пополнения)
Контакты: Роза 89047645341, Диана 89510687087
Группа в контакте: vk.cоm/club55260636

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading