16+

«Бәхетемне читтә таптым»

Газетабызның даими хәбәрчесе Азат абый Сафин хастаханәдә ятканда танышкан аның белән. Үги әтисе Гаяз абыйны хастаханәдә карап ята икән Нәкыя. «Хәзерге заманда кеше үз әтисен дә карамый бит инде, кая ул Америкадан кайтып, үги әтине багу», - диде Азат абый. Эчкә корт керде бит шуннан соң. Телефонын алып, Нәкыя белән...

«Бәхетемне читтә таптым»

Газетабызның даими хәбәрчесе Азат абый Сафин хастаханәдә ятканда танышкан аның белән. Үги әтисе Гаяз абыйны хастаханәдә карап ята икән Нәкыя. «Хәзерге заманда кеше үз әтисен дә карамый бит инде, кая ул Америкадан кайтып, үги әтине багу», - диде Азат абый. Эчкә корт керде бит шуннан соң. Телефонын алып, Нәкыя белән...

Нәкыя - Казан кызы. 7 нче гимназияне тәмамлаган. Мәктәптә яхшы укыган кызның инглиз теле белән кызыксынуы аеруча көчле булган. «Инглиз теленнән бездә бик начар әзерлиләр, дөресен әйтим. Үзем кызыксынганга гына яхшы белдем мин аны», - ди Нәкыя. Аның язмышын үзгәртеп язучы кеше - чит телләр факультетын тәмамлап, оста тәрҗемәче булып киткән иптәш кызы. Чит илдән килгән берәүнең инглизчәсен русчага авыштырырга чакырсалар да, яшь баласы булу сәбәпле, бара алмый ул. Үзе урынына, көйләп-чөйләп дигәндәй, Нәкыяне җибәрә. Башта үзенә кушылган эшне, куркып торса да, уңышлы башкарып чыга ул, иптәш кызының йөзенә кызыллык китерми. Ә чит ил егетенең аны кабат күрәсе килеп кала. Беренче тапкыр эш белән килгәндәге очрашуны санамаганда, Казанга бер ел эчендә тагын өч тапкыр килә Рохелио. Аннан инде Нәкыяне дә Америкага алып китә - алар өйләнешәләр. «Үзеңнән 10 яшькә олы, берничә тапкыр гына күргән кешегә ияреп китәргә курыкмадыңмы?» - дип сорыйм аннан. Курыккан, билгеле. Әмма... Казанда теш табибы булып эшләгән, уч тутырып акча ала торган, чит илләргә йөрү мөмкинлеге булган кыз биредә алга карап эш итә белә торган ир-атны таба алмый. «Яраткан кешем булса да, мин аның белән алдагы көнгә ышаныч белән карый алмый идем. Хәзер мин бәхетле, ирем белән яратышып яшибез», - ди Нәкыя. Ире Мексикадан икән, тамырларында испан каны да ага. Голливуд йолдызларына бизәнү әйберләре ясаучы ювелирның бизнесы яхшы. Нәкыянең алка-йөзекләре дә ире кулы белән ясалган. «Аның белән очрашканчы бриллиантның нинди булганын да белми идем әле. Кайчан да булса бриллиантлар бирерләр дигән уйның да башыма кереп чыкканы булмады», - ди бәхетле хатын. Хәзерге көндә Рохелиога 48 яшь. Абый белән сеңел кебек охшаш парның Әдилә исемле 4 яшьлек кызлары үсә.
Үги әтисе Гаяз абыйны Нәкыя дә, кызы Әдилә кебек, бабай дип йөри. Хәтере начарланган икән инде бабайларының. «Сугышта катнашкан кеше булса да, авырганы юк иде. Кисәк кенә йөрәге авырта башлады менә. Хастаханәдә аны үзем карадым, әнигә авыр, үзе дә олы бит инде», - ди ул алар турында. Әнисе Ләлә апа 65 яшенә кадәр нәшрият системасында эшләгән кеше. Бабалары исә типографиягә нигез салучыларның берсе булган икән.
Нәкыя хәзерге көндә студент. Казанда укып, теш табибы булып озак кына эшләп китсә дә, Америкада аның дипломы бернигә яраксыз. Барлык имтиханнарны да кабаттан бирергә туры килә. Табиб булырга теләгәннәрне бик каты сыныйлар икән анда. Мондагы кебек, «йонлы куллар» эткәнгә генә укый алмыйсың. «Бик авыр, әмма барысын да биреп барам әлегә. Уку бик кыйммәт, елына 3 миллионга чыга. Эш урыннарын читтән килгән табибларга бик аз бирәләр. Инде укып чыгып, эшкә урнаша калсаң, иң югары түләү табиблар белән юристларга», - ди ул.
Яхшы эшең булмаса, Америкада яшәү бик авыр икән. Уртача яшәргә теләгән кешеләрнең ире дә, хатыны да эшли. Декрет ялында да анда 2 ай гына утыралар. Шуннан соң эшкә чыкмасаң, урының югала дигән сүз. Шуңа да баласын күкрәк сөте белән тукландыручылар юк диярлек. Язмыш җилләре Нью-Йоркка ташлаган татарлар күп икән анда. «Күрше йортта да Казаннан бер ханым яши. Дөрес, ул яһүд кызы. Инде биредә 20 ел икән. Дус кызымның туганнан туган сеңлесен дә очраттым әле мин анда. Дөнья түгәрәк бит ул, Казанда очрашмаганны, Америкага баргач табышасың. Миңа Казанның яртысы биредәдер кебек тоела инде», - ди Нәкыя. Ә менә дипломын раслатып, теш табибы булу бәхетенә ирешсә, кыз Казаннан килгән беренче теш табибы булыр, мөгаен. Казаннан гына түгел, бөтен Россиядән дә андыйлар бармак белән генә санарлык икән анда.
Ләлә апа белән Гаяз абыйның бердәнбер кызлары Казанга кунакка гына кайтып китә шул. Әле дә ярый замана техникасы -компьютер бар. «Әнигә минем хакка, 70тән узгач, компьютер серләренә төшенергә туры килде», - ди Нәкыя. Балдан татлы оныклары, кызлары белән скайп аша аралаша алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading