16+

«Бәхетле булырга ярамыйдыр, күрәсең...»

Ләйсән белән Ильясның бик бәхетле чаклары. (Фотолар vk.com сайтыннан) Яшел Үзән районының Норлат авылында кинәт чыккан янгында ике сабый үлә. Балаларның әтисе бик нык пешә, хәзер табиблар аның гомере өчен көрәшә. Фаҗига булган урынга без дә барып кайттык. Мәрхүм сабыйларның өчесен үткәрәләр иде ул көнне. Бөтен авыл шул вакыйга турында...

«Бәхетле булырга ярамыйдыр, күрәсең...»

Ләйсән белән Ильясның бик бәхетле чаклары. (Фотолар vk.com сайтыннан) Яшел Үзән районының Норлат авылында кинәт чыккан янгында ике сабый үлә. Балаларның әтисе бик нык пешә, хәзер табиблар аның гомере өчен көрәшә. Фаҗига булган урынга без дә барып кайттык. Мәрхүм сабыйларның өчесен үткәрәләр иде ул көнне. Бөтен авыл шул вакыйга турында...

Ләйсән белән Ильясның бик бәхетле чаклары. (Фотолар vk.com сайтыннан)

Яшел Үзән районының Норлат авылында кинәт чыккан янгында ике сабый үлә. Балаларның әтисе бик нык пешә, хәзер табиблар аның гомере өчен көрәшә.
Фаҗига булган урынга без дә барып кайттык. Мәрхүм сабыйларның өчесен үткәрәләр иде ул көнне. Бөтен авыл шул вакыйга турында сөйли. Әниләре Ләйсән белән сөйләшергә кыймадым, яраларын яңартасым килмәде. Шок хәлендә, сөйләшми дә икән диделәр аның турында авылдашлары. Шуңа да булган хәлләр турында якыннары, күршеләреннән сораштым.
Фаҗига буласы көнне Ләйсәннәр каенаналарында авыз ачтырганнар. Соң гына өйләренә кайткач, ике яшьлек улы Ниязны, яңа туган ике айлык сабыйны мунча кертеп чыгарган ул. Балаларны яткыргач, ире Ильяс та йоклап киткәч, Ләйсән ике туган сеңлесе белән үзе дә мунчага барган, бала киемнәрен дә юып чыгармын, дип уйлаган. Биш минут та узмаган, кинәт мунчада ут шәүләсе уйнарга тотынган. Мөгаен, Ильяс шаярта торгандыр, дип Ләйсән ирен шелтәләргә дип мунча ишеген ачса, йортлары ялкын эчендә... Тәрәзә пыялаларын вата‑вата якыннарын коткарырга тырышкан Ильясның бөтен тәне янганын абайлап алган. Ничек кирәк алай аны тәрәзәдән тартып чыгара алганнар. Янган килеш җирдә озак аунаган Ильяс. Шулай тән ярасы белән бергә җан ярасын да басарга теләгән, күрәсең... Авылдашлары әйтүенчә, борынына булган операциядән соң ул исне начар тоя башлаган икән. Шуңа күрә машина йөртүче булып эшләүче ир арып‑талып йоклап киткәч, янгын башланганны абайламаган да. Ә ике бала әниләре яткырган килеш, төтен исеннән үлгәннәр. Тәннәреннән бары арка өлеше генә калган иде, дип әйтә балаларны күмәргә килүчеләр. Ике бертуган малайны бер кабердә җирләгәннәр.
Күршеләре ис тоеп чыкканда шактый соң булган инде, иске агач йортны тиз арада ялкын камап алган. Балаларны коткарырга дип берничә кеше өйгә керергә талпынып караса да, бөтен яктан үрләгән ялкын аша бу мөмкин булмаган. Янгын сүндерүчеләр дә нарасыйларның гомерләрен саклап кала алмаганнар.
- Төнге беренче бер минутта янгын сүндерүчеләрне чакырттылар. Норлат, Ачасыр, Күгеш, Татар Танае авылларыннан да янгын сүндерү машиналары килде. Ялкынны беренче егерме дүрт минутта сүндерделәр. Нәтиҗәдә, йорт, сарай, мунча янып бетте. 84 квадрат метр мәйдан көлгә әйләнеп, бер миллионлык зыян килде. Янгын төнлә булганга, хәлне катлауландырды, - дип сөйләделәр Яшел Үзәннең янгын сүндерү горнизонында.
Ләйсәннең сыйныф җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Ягудина белән дә сөйләштек.
- Ләйсән кечкенәдән авырлыклар күреп үсте, әтисе эчәргә ярата иде, гаиләләре бай түгел, - диде Роза апа. - Кечкенәдән тырыш, эш сөючән иде ул. Мәктәптә «дүрт»ле, «бишле»ләргә генә укыды. Чиста күңелле, ярдәмчел кыз булды. Аның якын дусты Гөлназ бар иде, ул кызда еш кына эпилепсия өянәге күзәтелде. Ләйсән иптәшен беркайчан да ялгызын гына калдырмас, урамдамы, мәктәптәме, Гөлназның саклаучы фәрештәсенә әйләнде. Өянәге кабатланса, тиз арада тиешлесен эшли: баш астына әйберләр куя, авызына кашыклар тыга... Үзе ябык кына, кечкенә генә, чеби кебек кенә кыз. Ә күңеле киң аның. Өйдә булган авырлыкларны беркайчан да сөйләмәде, зарланмады, артыгын сорамады. Мәктәпне тәмамлаганчы аның әтисе үлеп китте. Соңрак Казанда сәүдә өлкәсе буенча белгечлек алып бер кибеттә зур дәрәҗәгә дә ирешкән иде ул. Әнисе яман шеш белән авырый башлагач, авылга кайтырга мәҗбүр булды. Күп тә тормады, әнисе дә үлеп китте. Укучымның Норлат кибетендә гади кибетче булып эшләгәнен күреп гаҗәпләнгән дә идем, ә ул: «Нигезне бетереп булмый бит инде Роза Илдусовна, авылда торачакмын», - дип кенә әйтте. Шуннан үзеннән ун яшькә кечерәк Ильяс исемле егет белән гаилә корып җибәрделәр. Ильяс - Үзбәкстаннан күченеп кайткан егет. Укырга бик яратмаса да, эшләр өчен туган диярсең, бик тырыш. 30 яшеннән соң гына тапты Ләйсән балаларын, Ниязына хәзер ике яшь, икенчесенә ике ай гына иде әле. Бер көн рәхәт күрмәгән Ләйсәнне ник Ходай шулай җәзалый икән дип аптырыйм. Үз дөньясын тудырган иде ул, беркемнән көнләшмәде, урламады. «Бик бәхетле яши идек, Ходайга гел бәхетемне күпсенмә дип ялвардым, бәхетле булырга ярамый, ахры, миңа», - дип елый Ләйсәнем. Ярты хәсрәтен үземә алсам да, хәлен җиңеләйтә алмыйм шул...
Гаилә дуслары Фәридә Сәләхиева әйтүенчә, Ләйсән хәзер документлар артыннан йөри. Дөресрәге, бертуган сеңлесе тиешле урыннарга йөртә аны. Карак керсә, бер нәрсәне ала, янгын килсә, берни калмый, диләр. Йорт, каралты-кура да юк, этләре дә чиный‑чиный янып үлгән, диделәр. Ләйсән әлегә әнисенең туганы Кәүсәрия апаларда яши. Бер генә минутка да ялгызын калдырмыйлар аны. Иренең кайтуын көтә икән, ул кайтса, хәле җиңеләер иде кебек, диләр. Ә 26 яшьлек Ильясның хәле бик авыр. Тәне 70 процент тирәсе пешкән, ди. Аны район хастаханәсеннән Казанга, республика клиник хастаханәсенә күчерергә тиешләр иде.


Иске агач йорт бик тиз арада янып беткән.

Янгынның нидән чыкканы әлегә билгесез. Кыска ялганыш аркасында дигән фараз да бар. Иске йортта ут чыбыклары күптән яңартылмаган булган, имеш.
Фаҗига булыр алдыннан ике көн элек Ләйсәннәрнең этләре бик улаган икән, диләр, янәсе, моны янгынга юрыйлар, кемдер ничә көн җил тынмады, шайтан оясы котырган кебек иде ди, кайберәүләр төнге 12дә мунчага барырга ярамаган дип кисәтә. Ни өчен гөнаһсыз сабыйлар шулай фаҗигале төстә янып үлделәр, янгын нидән чыккан, ник менә Ләйсәннәр белән булган бу хәл - моны бары бер Алла гына беләдер.
Ходай яраткан кешеләрен сыный диләр. Гөнаһсыз сабыйлар да бу дөньяның газапларын күрмичә, бакыйлыкка күчтеләр. Урыннары җәннәттә булыр, иншалла. Йорт та торгызылыр, Ильяс та хастаханәдән терелеп кайтыр, Ходай кушса. Закировлар яңадан үз куышларын, үз дөньяларын булдырырлар. Балалары да туар әле. Фаҗиганең эзләре йөрәккә мәңгегә уелып калса да, вакыт узган саен аз булса да басылыр ул, бары Ходай сабырлык кына бирсен иде Ләйсәнгә. Фанилектә бәхетле булырга насыйп итеп, бакыйлыкта балалары белән күрешергә язсын иде аңа...

Комментарий
Рамил хәзрәт Миңгәрәев,
«Мәрҗани» мәчетенең имам хатибы:
- Утта янучылар да шәһит киткән булып саналалар. Бу катлаулы тормышның авырлыкларыннан, кыенлыкларыннан арындырып, сабыйларны Ходай үзенә сыендырган. Моны бер гыйбрәт, Раббыбызның сынавы дип санап, дин юлына басарга бирелгән бер мөмкинлек дип кабул итәргәдер бәлки. Төрлечә кичерә бит кеше авырлыкны: кемдер яшәүдән баш тарта, кайсы эчүгә сабыша... Мондый авыр хәлдә калган кеше җан тынычлыгын бары намазда, Коръәндә генә табыр. Берүк, үз‑үзеңә кул салу кебек нәрсәләр турында уйларга ярамый, бу гөнаһсыз сабыйлар оҗмахта әти-әниләрен каршы алырлар, иншалла. Балалары өчен дога кылып, сәдакаларын биреп туры юлдан тайпылмасын иде бу ана. Ходай аны ярдәменнән ташламасын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading