16+

Бишенче бәбкә

Таудай зур корсаклы Фәүзияне, тулгак тота башлагач, район үзәгендәге хастаханәгә китереп җиткерүләре булды, үзенә охшаган саргылт чәчле, зәңгәр күзле игезәк кыз белән малай табып та куйды ул. «Берьюлы ике бәхет - кызлы да, уллы да булдың», - дип сөенде Фәүзиянең хәлен белергә килгән әнисе Мәрхәбә карчык. Иреннән аерылып кайткан егерме...

Бишенче бәбкә

Таудай зур корсаклы Фәүзияне, тулгак тота башлагач, район үзәгендәге хастаханәгә китереп җиткерүләре булды, үзенә охшаган саргылт чәчле, зәңгәр күзле игезәк кыз белән малай табып та куйды ул. «Берьюлы ике бәхет - кызлы да, уллы да булдың», - дип сөенде Фәүзиянең хәлен белергә килгән әнисе Мәрхәбә карчык. Иреннән аерылып кайткан егерме...

Ничек кенә үстерермен инде бу балаларны берүзем?! И, Ходаем, ярдәмеңнән ташлама. Мине кызганмасаң, шушы сабыйларны жәллә, дип, төн йокламый Ходайга ялварды. Кайгырырлыгы да бар иде шул. Рәсимгә кияүгә чыгуына ике ел гына, ә ул инде аңардан аерылып та өлгерде, ике балалы ялгыз хатын да булып калды.
Кулларыннан гармунын төшермәгән чибәр Рәсим белән алар шәһәрдә эшләп йөргәндә таныштылар. Фәүзиянең Рәсимгә күңеле бик ятмаса да, Рәсиме аның артыннан калмады шул. Үзенекен итте - Фәүзиягә өйләнде Рәсим. «Мине карарга кайтыгыз, үләм бит», - дип чакырган әнисе Кәбирә карчык янына яшәргә авылга алып кайтты Рәсим Фәүзияне. Тәүге күрешүдә үк килен кешегә күрешергә кулын бирмәде Кәбирә. «Мәрхәбәнең бер җиреннән төшкән сары кызын» беренче көннән яратмады. Фәүзия нинди генә уңган, тырыш булмасын, бианасына ярый алмады. Хәлле генә мулла гаиләсендә туып-үскән, шунда тиешенчә тәрбия алган Кәбирә, авылда абыстай вазифасын үтәп, дин юлында йөрсә дә, усаллыгы-зәһәрлеге белән аерылып тора иде. Рәсимгә күрсәтеп тә какты киленен, күрсәтмичә дә. Бәйрәмле тормышны үз иткән, салгаларга яраткан Рәсим, ике хатын-кыз арасына кермим, дигән булып, хатынын якламады, сакламады. Мескен Фәүзия, бианасының каһәрле теленә түзә алмыйча, сигез айлык авыры белән ата йортына кайтып китте. Башын бауга салырга әзер булган, тик туасы балалары хакына гына исән йөргән Фәүзияне күпне күргән әтисе белән әнисе кабул иттеләр, ихлас терәк булдылар.
Тупылдап торган игезәк балаларга Илүс, Илүсә исемнәре бирделәр. Фәүзиянең яраланган җанына юаныч иде алар. Илүс белән Илүсә карт әтиләре йортында тәгәрәшеп үсә башладылар, тәүге ыштан-күлмәкләрен аларга карт әтисе белән карт әнисе юнәтте. Ике балага Фәүзиянең күкрәк сөте җитмәгәч, бик нык елаган Илүсәгә, тынычландырыр өчен генә булса да, Мәрхәбә карчык үз күкрәген каптыра башлады. Ходайның рәхмәте, сабый суырганнан Мәрхәбә карчыкның күкрәгенә сөт төште һәм ул да бер баланы имезә башлады. Балаларга ике яшь ярым тулганда Рәсим Фәүзияне, кызы белән улын алырга килде. Башкача эчмәм, әнкәй дә безнең тормышка кысылмас, дип вәгъдә биреп ышандыргач, Фәүзия бәхетен тагын бер кат сынарга булды. Кызына ике бала белән ничек авыр икәнен аңлап торган әнисе Мәрхәбә: «Берсе булса да монда әзрәк үссен. Соңрак килеп алырсыз», - дип, Илүсәне беразга алып калды. Беразга дигәне озакка китте шул. Рәсим баласын алырга килмәде. Фәүзиянең аерылып калган бәбкәсе өчен йөрәге ничекләр сыкранса да, алып кайтыйк баланы, дип иренә күпме ялынса да, ир белән бианай сүзенә ныклап каршы тора алмады. Шул арада бер-бер артлы дөньяга тагын ике кызлары, бер уллары туды. Йорттагы төп хуҗа Кәбирә карчыкның сүзе һәрвакыт сүз булды. Рәсим бервакыт, Фәүзиянең ялваруына чыдый алмыйча, Илүсәне ата-ана йортына алып кайтырга риза булгач, Кәбирә: «Өемне балага батырдыгыз. Дүртәү баштан ашкан. «Алып кайтсагыз да кертмим балагызны», - дип тавыш чыгарды. Шуннан Фәүзия, еракта аерылып яшәгән бәбкәсе өчен сагышын йөрәгенең иң түренә яшереп, башка балалары өчен яшәде дә яшәде. Ерактагы кызы өчен җаны бик сыкранганда, аның алдында үзен бик гаепле тойганда, ул: «Биш баланың берсе булса да башкалары күргән кыерсыту-җәберне күрмәс. Берсе булса да исерек әтисен күрмәс», - дип, үзен тынычландырырга, акларга тырышты. Янында үскән дүрт баласы, әтиле булып үссәләр дә, аңардан якты чырай күрмәделәр, җылы сүз ишетмәделәр. Усал карт әниләренең балаларны җәберсетүенең чиге булмады. Аракы сөйгән, исергәндә тавыш-гаугалы аталарыннан куркып, басынкы-тыйнак булып үсте алар. Әле ярый шәфкатьле, итагатьле әниләренә охшап, эшчән-тырыш булып үстеләр.
Карт әнисенә «әни» дип дәшкән Илүсәгә «яхшы кешеләр» чын әнисенең кем икәнлеген тиз аңлатып бирделәр. Мәктәптә бер малай: «Ятим бәрән!» - дигәч, күңеле тәмам катты кызның. Әнисе аны яратмый. Яратса, әллә кайчан килеп алыр иде инде. Илүсә карт әнисеннән башка беркемгә дә кирәкми. Әти белән әнисенә «әти-әни» дип башкача дәшмәде ул. Ерактагы ике кыз, ике ир туганына күңеле ятмады.
Бу дөньяда беркем дә мәңгелек түгел, Мәрхәбә карчык та нык кына чирләп китте, мәктәпне бетереп, шәһәргә эшкә урнашкан Илүсәне чакыртып кайтарды. Әнисенең хәлен белергә Фәүзия дә килгән иде. Кызы белән оныгын янына утыртты Мәрхәбә. «Илүсә балам, мин сине туганнан бирле карап, сөеп үстердем. Шулай да мин синең алдыңда бик гаеплемен. Шулай килеп чыкты инде, син, әти-әниең исән булып та, ятимә булып үстең. Кичерүеңне сорап, алдыңда тезләнер идем, хәлем юк. Менә сиңа әниеңнең кулы. Бу тормышның нинди генә чагы булмасын, ул - синең әниең. Кичер аны. Рәхәт тормыштан килеп чыкмады ул болай», - диде. Кызы белән оныгының кулларын бер-берсенә тоттырып: «Килешегез, бер-берегезгә рәнҗемәгез», - дип җан биргән Мәрхәбә җеназасы өстендә диярлек, ана белән кыз бер-берсен яңадан табыштылар. Елаша-елаша кичерделәр бер-берсен. Илүсә, үзе дә сизмәстән, беренче тапкыр әнисенә «әни» дип эндәште. Бишенче бәбкә дә ана оясына кайтты.
... Картая инде Фәүзия дә. Балалары үсеп кеше булдылар, төрлесе төрле якка таралыштылар. Инде оныкларының балалары үсеп килә. Ничек кенә булмасын, үкенечле зар тоймый Фәүзия үткән тормышына. Балалары өчен яшәде, алар дип тормышына мәгънә салды. Исән чагында усаллыгы белән үзәгенә үткән бианасына үч тотмыйча, аны соңгы көненә хәтле кешеләрчә карап-тәрбияләп, бәхиллеген алып, җир куенына иңдерде. Эчкән ирен дә, балаларның атасы бит, дип, күпме теләсә дә, ташлый алмады. Менә инде ул да мәрхүм. Язмышыннан күргән барлык кайгы-хәсрәт өчен Ходай Фәүзиягә бәхетле картлык, озын гомер бирде. Балалары атна саен диярлек кайтып торалар, йорт-җирен карашалар, булышалар. Язмыш җиле читтә очырып йөрткән газиз бишенче бәбкәсе Илүсәне исә бала чагында бирә алмаган ана назында йөздерә Фәүзия хәзер. Биш кошчыгы туган ояга җыелышканда, иң беренче булып бишенче бәбкәсе очып килә аның...

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading