16+

«Гомер буе газаплап торачакмын»

Арча якларыннан булган дустым Наилнең (исемнәре үзгәртеп бирелде) мәхәббәт учагы тиз кабынып китә. 14 яше дә тулмаган егет район үзәгендә эшләп килгән пионерлагерьга авыл мәктәбенең иң яхшы укучысы буларак җибәрелә. Күрше авылларыннан булган Алсинә белән биредә таныша ул.

«Гомер буе газаплап торачакмын»

Арча якларыннан булган дустым Наилнең (исемнәре үзгәртеп бирелде) мәхәббәт учагы тиз кабынып китә. 14 яше дә тулмаган егет район үзәгендә эшләп килгән пионерлагерьга авыл мәктәбенең иң яхшы укучысы буларак җибәрелә. Күрше авылларыннан булган Алсинә белән биредә таныша ул.

Алсинәнең чәч кыстыргычын ваткан малайны табып, кыз алдында гафу үтендертә Наил. Дуслык шулай башланып китә. Аккан сулар кебек еллар, көннәр үтә тора, 4 ел дуслашып йөргән яшьләргә 18 яшь тула. Наил яшьтән үк төзелештә эшләргә хыялланып үскәнлектән, ике дә уйламыйча, төзүче-инженер һөнәрен алырга дип, төзелеш институтына укырга керә. Балачактан курчакларын «дәваларга» яраткан кыз Казан медицина институтына терапевт һөнәрен үзләштерү өчен килә.
Соңрак исә дипломлы да булалар. Гаилә дә корып җибәрәләр. Хәләл акчаларына алынган «ундүртле» машинасына утырып юлга кузгалганда начар уйлар берсен дә бимазаламый аларның. Алсинәләр авылына кайтып җитәргә 3 чакрымлап ара калганда машина бозлавыклы юлда боргалана башлый. Әти кеше ничек кенә тырышса да, машина аны тыңламый, юл кырыена төшеп каплана һәм ике тапкыр әйләнә. Наил шунда аңын югалта, ә артта утырган Алсинә һәм кызлары Айгөл машина эчендә үк һәлак булалар. Фаҗигадән соң бер сәгать узгач, юлдан узучылар юл читендәге машинаны күреп, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырталар. Табиблар әни белән кызның вафат булганын әйтәләр, ир кешене район хастаханәсенә алып китәләр. Наил исә 6 сәгатьтән соң район хастаханәсендә аңына килә. Кадерлеләренең бу дөньяда инде булмавын аңа бары 2 көннән соң гына җиткерәләр. Үзен-үзе кая куярга белмәгән Наил көне буе елый.
Авыр кайгыларны үз йөрәге аша үткәргән ир кинәт картаеп китә, кап-кара чәчләре ап-ак төскә керә. Әле ярый коллективы яхшы, артык сораулар бирмичә, аның белән киңәшләшеп эшлиләр. Кайгысыннан бөрешеп, шәүлә кебек йөрүче абыйларын энеләре бер кыз белән таныштырырга булалар. Ләйләгә үзенең башыннан кичкән вакыйганы сөйләп бирә Наил. «Әгәр риза булсаң, миңа кияүгә чык», - дип, аның кулын сорый. Инде Наилнең икенче хатыны белән яши башлаганына да ике елдан артык вакыт уза.
Беркөнне кичен эштән арып кайткан Наилне куркынган Ләйлә каршы ала. Ишек бусагасы төбенә кызыллы-каралы туфрак сибелгән һәм туфрак өстенә «Гомер буе сине газаплап торачакмын» дигән язу куелган була. Күршеләре Наилгә көндезен бер әби килгәнен, ишек төбенә туфрак сибеп киткәнен җиткерәләр.
Бу вакыйгадан соң бер атна вакыт үткәч, Наил Алсинәләр авылына кайта. Әби кеше исә, кияүне өйгә дә кертмичә: «Кызым белән оныгымны син генә үтердең. Син генә гаепле, синнән үч алам әле», - дип җаваплый. Соңыннан билгеле булганча, Алсинәнең әнисе фатир ишеге төбенә кызының кабереннән туфрак алып килеп сипкән була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading