16+

Хәзер кызлар үзе килә

Юлдашларым еш кына бәхетсезлек бәласен хәмер колы булудан, эчкечелектән дип саный. Бик күпләре, өметсезлек-чарасызлыктан, багучыларга юл тота. Ә андыйлар хәзер буа буарлык. Үзен Эльвира дип таныштырган юлдашым да, букчасыннан фотоларын чыгарып: - Күрәзәчедән кайтып киләм! - дип сүз башлады. - Энем Зиннур язмышын бәлаләрдән саклау өчен бардым. Сөлек кебек энемне...

Хәзер кызлар үзе килә

Юлдашларым еш кына бәхетсезлек бәласен хәмер колы булудан, эчкечелектән дип саный. Бик күпләре, өметсезлек-чарасызлыктан, багучыларга юл тота. Ә андыйлар хәзер буа буарлык. Үзен Эльвира дип таныштырган юлдашым да, букчасыннан фотоларын чыгарып: - Күрәзәчедән кайтып киләм! - дип сүз башлады. - Энем Зиннур язмышын бәлаләрдән саклау өчен бардым. Сөлек кебек энемне...

Юлдашларым еш кына бәхетсезлек бәласен хәмер колы булудан, эчкечелектән дип саный. Бик күпләре, өметсезлек-чарасызлыктан, багучыларга юл тота. Ә андыйлар хәзер буа буарлык. Үзен Эльвира дип таныштырган юлдашым да, букчасыннан фотоларын чыгарып:
- Күрәзәчедән кайтып киләм! - дип сүз башлады. - Энем Зиннур язмышын бәлаләрдән саклау өчен бардым. Сөлек кебек энемне хатын-кызлар бүлешә башлады. Армиягә киткәнче, Зиннур Алияне яратты. Алия генә, сөйгәне хәрби хезмәткә киткәч, егетләрне перчатка урынына алмаштырып «уйнады». Бер ел эчендә кияүгә дә «чыгып керде». Энем гомерлеккә китмәгән, кайтты да, күрше авылның иң чибәр кызы белән очраша башлады. Менә шулвакыт Алия Зиннурны исенә төшергән дә инде. Туктаусыз шалтырату, очрашу эзләп эзәрлекләү башланды. «Бер генә тапкыр күземә карап яратмыйм дип әйт тә, башка борчымам», - дигән СМСны мин дә укыдым. «Бар, аңлашып кайт», - дип, энемне әнә шул «елан» янына үзем җибәрдем. Шуңа күрә, гаебемне төзәтү өчен, энемә хәлемнән килгәнчә ярдәм итәсем килә. Ул шул төндә кайтмады. Икенче көнне сораша башлагач: «Капка төбендә басып сыра эчтек тә, мин хушлашып китеп бардым. Таң атканда гына авыл башында уянып киттем. Анда ничек барганымны, ни эшләгәнемне бөтенләй хәтерләмим», - диде. Ике атнадан безнең өйгә Алия үзе килде. Йөклелеккә тест һәм медицина белешмәсе күтәреп килгән «кәләш» энемә «тәкъдим» ясады. Әти-әни алдында: «Син миңа өйләнәчәксең! Башка чараң юк!» - дип шәрран ярды.
Без телсез калдык. Энем, ярымпышылдап: «Ярар», - дип кенә әйтә алды. Туй мәшәкатьләрен кызның әти-әнисе үз өсләренә алдылар. Энем исә, өйләнгәч, хатынына якын да килмәде. Бала тугач та йөрәге йомшармады аның. Үзенеке түгеллеген белеп тора бит инде. Кара бөдрә чәчле, шомырт күзлеләр безнең җиде буын нәселдә дә юк. Энем баланың атасы шулдыр, дип шикләнеп йөргән Рөстәмнең фотосурәтләрен алып багучыга бардым менә. Энем аерылышырга карар кылды. Алия Зиннурны алимент түләтү өчен судка биргән икән. «Бала минеке түгел», - дигәч, ДНК анализы тапшырдылар. Анализ нәтиҗәләре энемнең сүзләренең дөреслеген раслады. Алия тагын судка биреп, безне: «Табибларны сатып алгансыз!» - дип гаепләде.
Энем өйләнде инде. Күрәзәче дә: «Зиннур акланачак. Бу бала аныкы түгел», - диде, аңлатыгыз әле, зинһар, бу Алиягә ни җитми: ни өчен ул Зиннур тормышын болгата икән?!
Бу сорау Эльвираның йөрәк әрнүе булып яңгырады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading