16+

Иң ачысы – бала хәсрәте

Үзең тудырып үстергән балаларыңны салкын гүргә, җир куенына салу бик авыр хәл. Кайбыч районы Мөрәле авылында яшәүче Асия апа белән Галим абый Гыйбадуллиннар да олыгайган көннәрендә бала үлеменең ачы хәсрәтен күрербез дип уйламаганнардыр. Тормышлары рәтләнеп, картлык көннәрендә тынычлап яшәрбез дигәндә генә уллары Рифат фаҗигале төстә һәлак була аларның. «Татарстанның йөз...

Иң ачысы – бала хәсрәте

Үзең тудырып үстергән балаларыңны салкын гүргә, җир куенына салу бик авыр хәл. Кайбыч районы Мөрәле авылында яшәүче Асия апа белән Галим абый Гыйбадуллиннар да олыгайган көннәрендә бала үлеменең ачы хәсрәтен күрербез дип уйламаганнардыр. Тормышлары рәтләнеп, картлык көннәрендә тынычлап яшәрбез дигәндә генә уллары Рифат фаҗигале төстә һәлак була аларның. «Татарстанның йөз...

Үзең тудырып үстергән балаларыңны салкын гүргә, җир куенына салу бик авыр хәл. Кайбыч районы Мөрәле авылында яшәүче Асия апа белән Галим абый Гыйбадуллиннар да олыгайган көннәрендә бала үлеменең ачы хәсрәтен күрербез дип уйламаганнардыр. Тормышлары рәтләнеп, картлык көннәрендә тынычлап яшәрбез дигәндә генә уллары Рифат фаҗигале төстә һәлак була аларның.
«Татарстанның йөз гаиләсе» китабы битләренә үрнәк булып кергән гаилә башлыгы Галим абый белән Асия апа тумышлары белән икесе дә шушы авылдан. Галим абый агроном, ә Асия апа китапханәче була. Мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз сала. Бүгенгесе көндә 10 оныкның дәү әнисе һәм дәү әтисе булган Галим абый белән Асия апа 6 бала үстергән. Уллары Рифат олыгайган әти-әнисе янында төп нигездә кала, Кайбычның үзенә эшкә урнаша. Яраткан Гүзәлиясен алып кайтып, гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы ике балалары туа. 1998 елның карлы-буранлы кыш көнендә эштән кайтканда, авыл башына җитәргә 700 метр калгач, борылыш булган урында Рифат машинасы белән дамба астына тәгәри. Ул вакытта үзләрен кая куярга белмәгән әти белән әни кеше бакыйлыкка күчкән улларының балаларын язмыш кочагына ташламыйлар, киленнәренең олы кайгысын бүлешеп, аннан үзләрендә яшәп калуын үтенәләр. Бүген инде оныкларның аякка басып килүләренә куанып яшиләр.
Галим абый белән Асия апага узган елны тагын язмыш сынавы аша узарга туры килә. Икенче уллары Ринатның тормыш иптәше - Биектауда яшәүче киленнәре кинәт кенә үлеп китә. Биектау районы эчке эшләр бүлегендә эксперт булып эшләүче, майор исемен алган уллары Ринат тормыш иптәшсез, ә аларның балалары әнисез кала.
Гомерләрендә кайгыларны, сагышларны җитәрлек күрсәләр дә, алар авылда да үрнәк булып торалар. Кыенлыкларга, авырлыкларга бирешмичә, югалып калмаска дигән максат белән тормыш итә Гыйбадуллиннар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading