16+

Исереккә диңгез тубыктан

Тагын ашарга пешермәгәнсең, ишек төбендә гайбәт сатасың! Күрмисеңмени кайтканны, салырмын култык таягы белән! Эштән кайтып барышым иде. Баксаң, култык таякларына таянган (бер аягы төптән киселгән) ир хатынына кизәнә. Исерек, яман сүзләр белән сүгенә бу. - Әй Ходаем, бу Фатыйх яңадан эчә башлаган икән, - диде бер апа. Үлемнән калуына рәхмәт...

Исереккә диңгез тубыктан

Тагын ашарга пешермәгәнсең, ишек төбендә гайбәт сатасың! Күрмисеңмени кайтканны, салырмын култык таягы белән! Эштән кайтып барышым иде. Баксаң, култык таякларына таянган (бер аягы төптән киселгән) ир хатынына кизәнә. Исерек, яман сүзләр белән сүгенә бу. - Әй Ходаем, бу Фатыйх яңадан эчә башлаган икән, - диде бер апа. Үлемнән калуына рәхмәт...

Тагын ашарга пешермәгәнсең, ишек төбендә гайбәт сатасың! Күрмисеңмени кайтканны, салырмын култык таягы белән!
Эштән кайтып барышым иде. Баксаң, култык таякларына таянган (бер аягы төптән киселгән) ир хатынына кизәнә. Исерек, яман сүзләр белән сүгенә бу.
- Әй Ходаем, бу Фатыйх яңадан эчә башлаган икән, - диде бер апа. Үлемнән калуына рәхмәт әйтеп, сөенеп кенә яшәргә кирәк иде югыйсә.
Кызыксынуымны сизгәч, «Эчүчелек илгә, балаларга нинди генә кайгылар китерми, - дип сөйләп китте ул. - Күршеләре мин аларның. Фатыйхның хатыны минем киленем белән бергә эшли. Сәйдә белән Фатыйх өйләнешкәч, кысан бер фатирда тордылар. Фатыйх минем улым белән бер мәктәптә укыган иде, армиядә дә бергә хезмәт иттеләр. Тора-бара Татарстан урамында ике бүлмәле фатир бирделәр үзләренә. Берничә ел торгач, Фатыйх эчүчелеккә сабышты. Сәйдәгә кул күтәрә башлады. Шуңа карамастан, Сәйдә түзде, гаиләне сакларга тырышты. Соңгы вакытта Фатыйх өйгә дә кайтмый башлады. Аның үз кайгысы инде, ничек булса да бер яртылык акча табу. Сәйдә бу хәлгә бүтән чыдый алмады. 8 яшьлек улын ияртеп, әнисенә кайтып китте. Шулай да аның язмышы белән кызыксынып торды. Ә Фатыйхка нәрсә? Гаиләсеннән колак кагу сабак булмады аңа, эчүдән туктамады. Шуның аркасында аяксыз да калды әнә...»
Фатыйх ул көнне хезмәт хакы алган булган икән, нык кына эчкән һәм буранлы кыш көнендә трамвай астына эләккән. Сәйдә ике айдан артык Фатыйхны караган.
Хастаханәдән чыгар алдыннан, Фатыйх:
- Кара әле, Сәйдә, айнып карасаң, дөнья бик матур икән. Их, кеше гомере нинди кыска! Ә без шуның кадерен белмибез... - дип, Сәйдәдән гафу үтенә, үткәннәре өчен үкенүен белдерә.
Сәйдә, зур өметләр белән, яңадан ире янына кайта. Тик өметләре генә акланмый. «Әнә үзең күрдең инде, көн саен шул хәл. Әнисе дә шуның кайгысыннан вакытсыз дөнья куйды. Сәйдәсе күпме җәфа чигә. Ә исерекнең берәүдә дә эше юк, аңа диңгез тубыктан», - диде Мәдинә апа. Менә бит, бер кешенең ихтыярсызлыгы никадәр кешенең күз яшен түктерә, гомерен кыскарта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading