16+

Капитан хатыны

Гаиләдә хатын-кызга җиңел түгел, ә капитан хатыны булу икеләтә авыр. Фәүзия апа Яруллина иренең диңгездән кайтуын 45 ел көткән. Инде, ниһаять, пенсия яшенә җиткәч, тынычлап яшәрбез дип хыяллансалар да, бәхетләре гомерле булмаган. «Ирем белән очрашу көтеп гомерем узды, хәзер бакыйлыкта ул мине көтә», - ди Фәүзия апа.

Капитан хатыны

Гаиләдә хатын-кызга җиңел түгел, ә капитан хатыны булу икеләтә авыр. Фәүзия апа Яруллина иренең диңгездән кайтуын 45 ел көткән. Инде, ниһаять, пенсия яшенә җиткәч, тынычлап яшәрбез дип хыяллансалар да, бәхетләре гомерле булмаган. «Ирем белән очрашу көтеп гомерем узды, хәзер бакыйлыкта ул мине көтә», - ди Фәүзия апа.

«Матурым» гына дия иде»

Равил Яруллин хөрмәткә лаек, тәҗрибәле капитан булган. 67 яшенә кадәр диңгездән аерылмый. Ниһаять, лаеклы ялга чыккач, туган ягы Яшел Үзән районының Түбән Урысбага авылына күченеп кайта. Ләкин тигезлектә озак яшәргә насыйп булмый, Равил абый кинәт вафат була.

- Иртә белән торды да: «Кайсыдыр җирем авырта кебек, матурым. Син әни кебек гел әйбәт булдың, рәхмәт сиңа», - диде, кич күзләрен мәңгегә йомды, - дип искә ала Фәүзия апа, күз яшьләрен тыя алмый. - Аны уйламаган бер сәгатем юк, көн саен шулай хатирәләрне яңартып, елап алам. Миңа исемем белән дә дәшмәде, һәрчак: «матурым», - дип әйтә иде...

Фәүзия апа белән Равил абый - икесе дә бер авылдан, бер урамда үскәннәр. Мәктәпне тәмамлауга, Калининградка укырга киткән үзеннән җиде яшькә олырак күршесе белән гел горурланган кыз. Тик Равил абыйны үзенең ире булыр дип күз алдына да китермәгән. Көтмәгәндә өйләнешкәннәр. Башкалар кебек очрашулар, вәгъдәләр бирешүләр булмаган. 18 яшьлек кыз, өч көн уйлаганнан соң, ялга кайткан штурман Равилгә кияүгә дә чыгып куйган.

- Равилне әтисе бик җитди кисәткән: бары татар кызына гына өйләнәсең, дигән. Мине күзләп куйган булган икән. Равил тәкъдим ясагач, каршы килмәдем, бер-беребезгә бер күрүдән гашыйк булганбыздыр, күрәсең, - ди Фәүзия апа.

Калининградка киткәч, яшьләр өчен яңа тормыш башлана. Равил абый океаннар гизә. Корабльдә алтышар айга ерак араларга китә. Аралашу - бары хат, телефон аша гына. Өйне тәртиптә тоту, соңрак туган ике кызларын тәрбияләү Фәүзия апа җилкәсендә була.

- Ярты ел диңгездә булса да, кайтып килгән арада кызларыбызга биргән тәрбиясе озакка җитә иде. Ул аларны идән юарга, кер үтүкләргә дә өйрәтте. Диңгезгә киткәндә миңа гел: «Балаларны артык азындырма, үзең матур киен, ишегалдында иң чибәре бул, һәрчак елмаеп йөр», - дия иде. Минем көннәрем аны уйлап, көтеп узды. Кайтыр көнен бәйрәм кебек көттек, - дип искә ала Фәүзия апа. - Биш катлы йорт биеклегендәге зур траулерлар үзләре бер дәүләт кебек. Алар анда балык тоталар, саталар. Штурмнар, давыллар да кичерергә туры килә. Равил: «ничә тапкыр үлми, янмый калдым», - дип сөйли иде. Аның шаярту катыш әйткән сүзләренә әллә ни игътибар бирмәсәк тә, гомеренә куркыныч янаган чаклар аз булмаган.

Бер очрак аеруча исеннән чыкмый әңгәмәдәшемнең. Шәхси хуҗалыкта эшләгән чорда, хуҗалары салым түләмәгәнгә, Равил абый идарә иткән корабльне тоткарлыйлар. Судно Атлантик океан уртасында шактый вакытка утырып кала. Ягулык юк. Элемтә өзелгән. Капитан Равил Яруллин, чарасызлыктан, Президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итә. Көч-хәл белән читтән ярдәм килеп, ярга чыгу җаен табалар. Ничек кенә булмасын, эшен нык ярата Равил абый. Лаеклы ялга чыккач та, диңгез турында уйлый.

«Бер-беребезне күреп туярга вакыт җитмәде»

Фәүзия апа да зарланмый.

- Капитан хатыны булу - минем өчен горурлык иде, - ди. - Берничә тапкыр Канар утрауларында ял иттем, иремнең корабленә дә кергәнем булды. Анда барысы да чиста, пөхтә. Равил эштә бөтенләй башка кеше. Аны барысының да хөрмәт итүен күреп соклана идем.

Олыгайган көндә Яруллиннар Калининградтан туган якларына күченеп кайтканнар. Махсус агач йорт сатып алганнар. Бүген дә Фәүзия апа пластик тәрәзәләр, тарттырылган түшәмнәргә кызыкмый. Барысы да гади, сыйфатлы, экологик яктан чиста булсын. Капитан хатынының шундый гади генә агач өйдә яшәве баштарак гаҗәп тоелса да, йорттагы җылылыкны, ихласлыкны тоеп, башкача уйлый башладык. Бу йорт Фәүзия апаның ире белән танышкан көннәр истәлеген, яшьлекләрендәге хатирәләрне, чын хисләрне саклый сыман тоелды. Стенадагы сурәтләр дә үткәнгә алып кайта кебек. Әнә «Яруллин» дип язылган корабльне Фәүзия апа үз куллары белән чиккән.

- Капитаны гына иртә китеп барды. Аны күреп туярга вакыт җитмәде. Әйтәсе сүзләрем бик күп калды, - дип елый Фәүзия апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading